16+

«Хуш бәгърем, хуш, дидем, ул ишеткән соңгы сүзләрем...»

2023 елның азагында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштык. Аңа 72 яшь иде.

«Хуш бәгърем, хуш, дидем, ул ишеткән соңгы сүзләрем...»

2023 елның азагында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштык. Аңа 72 яшь иде.

Халкыбызның бәгырендә сагыштан яралган, шул ук вакытта еллар тузанына күмелеп, онытыла барган җырларны эзләп табып, алтын фондларыбызга бүләк итеп калдырган Искәндәр Биктиһиров, авыруына бирешмичә, дөресрәге авырганын сиздермичә, соңгы сулышына кадәр югары сәнгать сагында хезмәт итте. Яшәү теләге көчле иде аның: елдан артык яман шеш белән көрәшкән, әмма гаиләсенә дә, киң җәмәгатьчелеккә дә сиздермәгән. Хисле күңеле нык рухына буйсынып, зарлана белмәде ул, сызланса да сер бирмәде. 
– Әти, гел матур яшәргә омтылды. Ул үзен шулкадәр карый иде, мин аны ерак картлыккача, кем әйтмешли, 90 яшьләренә җитәр дип уйлый идем. Артыгын ашамады, хәрәкәтчән иде, өйдәге һәр эшне үз куллары белән эшләде. Ике катлы йортны төзегәндә, туганнар да, без дә булышабыз дисәк тә, беребезне дә төзелешкә якын китермәде, стеналарын кирпечтән өйде, эчке ягын да үзе төзекләндерде. Белеме буенча инженер бит ул! Әти күпме вакыт авырып йөргәндер, беребезгә дә сиздермәде. Сәйдәш соңрак белде. Әтине табибларга ул йөртте. Анда да табибларга: “Авыруымны улларыма әйтеп бетермәгез, артыгы белән борчылалар”, – дигән. Гел аяк өсте йөрде, бер атна элек кенә Казан буйлап үзе машинада йөрде. Җәйләрен Сабан туйларында чыгыш ясады, кая гына җырларга чакырсалар да барды. Безнең балалар өчен җанын ярып бирергә риза иде. Камал театрында “Зәңгәр шәл” уйналган көнне, спектакльдән соң сәхнә артына кереп Саҗидә белән Җәннәткә генә түгел, массовкада уйнаган бөтен балалаларга да шоколадлар таратуын сагынып сөйләргә калды. Хәсән тугач: “Мин бу баланы бик көттем!” – дип куанды, – ди җырчының килене, Г. Камал театрты артисткасы Гөлчәчәк Гайфетдинова. 

Ашказаны асты бизендә үскән яман шешкә бирешмәскә тырышып дәваланса да, Искәндәр әфәнде соңгы өч көнендә нык хәлсезләнә, урынга ук егыла. Янында хатыны Факия ханым, уллары чиратлашып кизү тора. 
– Сәйдәш тә авырып китте бит, кеше арасында йөргән грипп килеп ябышты. Үч иткәндәй, температурасы 39 дан төшмичә тилмертте. Аңа карап тормады, әти янына гел барды. Әни: “Искәндәр, әйдә тернәкләнергә тырыш әле. Яңа елны балалар, оныклар белән бергә каршылыйсыбыз бар! Син ничек тә аякка бас”, – дигәч, әти: “Юк, савыга алмам кебек, Факия”, – дигән. Үз хәлен үзе генә белгән инде. Сәйдәш, яктырмас борын әти янына йөгерде, иртәнге сәгать унынчы яртыларда өзелгән, – ди Гөлчәчәк. 

Искәндәр әфәнде энә-җептән киенеп, үз-үзен карап йөртүе, гадилеге, гаиләсен яратып яшәве, тәрбияле булуы белән үрнәк иде. Хәтта бакыйлык чигенә атлаган мәлендә дә дөньялыкта бүленеп калган хәләле, балалары белән матур итеп, яратуы аша бәхилләшкән. 
– Күрәм бит – нык авырайды. “Китмә әле, бәгырем. Ташлама безне. Сагынырбыз бит без сине...” – дидем. Әкрен генә күзләрен ачып, кулларымны тотты да, иреннәренә китереп үпте. Бәхил бул, иркәм, дип берничә мәртәбә кабатладым, ә ул башын гына селкеде. Сүз әйтергә хәле юк иде инде – соңгы мәле. Янымда Сәйдәш. “Әтием, ишетәсеңме мине? Ач күзеңне...” – дип, ул өзгәләнә. Искәндәрнең йомык күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште. Сәйдәш сөртә генә, әтисенең күзләре тагын яшьләнә... Хуш бәгърем, хуш, дидем, ул ишеткән соңгы сүзләрем... Искәндәр тыныч кына өзелде, – ди җырчының җәмәгате Факия ханым. 

Чирмешән районының Югары Чыгтай авылында үскән 8 балалы гаиләнең икенче уллары мәңгелек йортына кузгалды. 15 ел элек Ислам абыйларын җирләгәннәр.
– 89 яшьлек Исхак абыебызның дөм сукыраюына 16 ел, Чаллы шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши, – дип сөйләде җырчының бертуган апасы Әлфия апа Миниярова. – Миңа 75 яшь, Самара шәһәрендә яшим. Искәндәр белән гел сөйләшеп, хәбәрләшеп тордык. Бер ел элек төпчек энебез Илдусның 65 яшьлек юбилеена кайткач, Искәндәргә кунарга кайттык та, бөгелеп кенә төште. Ашказанымның рәте юк, диде. Табибларга бар, иркәм, дидек, хәлен җиңеләйтергә дарулар бирдек. Бездән соң тикшеренгән, авыруын белгәч тә шалтыратып әйтте. “Беркемгә дә бер сүз дә әйтмисез”, – диде. Серен читкә чыгармадык. 83 яшьлек Тәнзилә апабыз бар, аңа узган кышта: “Ашый башладым, тазарып та киттем”, – дип шалтыраткач, бик куанган идек. Быел 15 июльдә янына кайтып, бергәләп: “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруына төштек. Соңгы күрешебез булды. Үләренә өч көн кала шалтыраткач, хәлем авыр әле, диде. Бик әкрен сөйләште. Аннары да шалтыраттым, телефонын бүтән алмады инде. Илдус хәлен белергә килгәч тә, хәлем бик авыр дигән. Туганнар белән дә сөйләшәбез, йөзе белән әтигә, күзләре әнинекенә охшаган иде. Уңганлыгы! Каян энергия алган диген, бер бүлмәсендә тегү машинасы тора, тукымалар. Өйдә кияме, сәхнәдәме – бөтен киемнәрен диярлек үзе текте, халат белән урын-җир кирәк-яракларын тегеп, туганнар саен өләште. 

– Искәндәр белән филармониягә бер вакытта эшкә килдек. Ул башта Татар җыр һәм бию ансамблендә эшләде, аннары эстрада бүлегенә күчте. Икебезне бер төркемгә тупладылар да, гастрольләргә чыгарып җибәрделәр. Юлларда рәхәт иде аның белән, ышанычлы кеше иде ул. Гомер буе аралашып яшәдек. 20 декабрь Чаллыда бергә җырларга тиеш идек, килмәде. 19ы көнне шалтыратып кисәткән. Бер ел эчендә бик ябыкты ул. “Зөһрә, нишлисең син, түгәрәкләнеп беттең бит. Менә мине кара – егетләр кебек, бирешмим бит!” – дип әйтә иде. Мин тегеңә зарланам, булмый бит ябыгып, дигән булам. Югары сәнгать өчен җан атты, онытылган халык җырларын яңартты. Милләтебезнең рухый мирасы баетып калдырды ул, рәхмәтләремнең чиге юк аңа. Тыныч йокласын, ул бик әйбәт кеше иде, – ди Зөһрә Шәрифуллина. 

Урының җәннәттә булсын, Искәндәр абый!

Язмага реакция белдерегез

11

0

34

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading