Татар дөньясында яңа әдәби бәйге игълан ителде. Ул татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларында иҗатка карата кызыксыну уяту, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатын алга куя.
Скопировать ссылку
Татар дөньясында яңа әдәби бәйге игълан ителде. Ул татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларында иҗатка карата кызыксыну уяту, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатын алга куя.
Әлеге конкурсның үзенчәлеге шунда: аның географик чиге дә, яшь буенча да чикләүләр юк. Бәйгене оештыручыларының берсе, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, бу Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән иң зур һәм колачлы әдәби бәйге булачак. – Бәйгеләр күп. Әмма безгә бүгенге әдәби мөмкинлекне, иҗат потенциалын ачыклау, нинди хәлдә булуыбызны белү өчен дә монысы бер күрсәткеч булып торачак. Шуңа да ул бик киң планда алынган, – ди язучы Рөстәм Галиуллин (рәсемдә).
Иҗатка этәрү, яңа исемнәр табу, телебезнең даирәсен киңәйтү мөһимлеге дә кире кагылмый.
– Шуңа тема да чикләмәгән. Әдәбиятта көтелмәгән темалар да кирәк. Мисал өчен, үсмерләр әдәбияты һәм балалар әдәбияты номинацияләре бар. Үзем, язучы буларак, үсмерләр әдәбияты буенча кызыклы әсәрләр килер дип өметләнәм. Дөньяда шактый кызыклы әсәрләр бар, татар әдәбияты буенча да шундый әсәрләр булыр дип уйлыйм. Алар заманча да, тарихи да, көтелмәгән дә булырга мөмкин. Монда бары тик әсәрнең эстетик эшләнеше, әдәби кыйммәте, теле бәяләнәчәк. Жюри яшерен булачак. Бәйге гадел булырга тиеш, – ди Рөстәм Галиуллин.
Комментарийлар