16+

Җыр начарга илтми

Мин аны беренче тапкыр Яшел Үзән районының Норлат авылы Сабан туе мәйданында күргән идем. Моңлы җырлавын тыңлап, бәйрәмгә читтән артист чакыртканнардыр, дип уйладым.

Җыр начарга илтми

Мин аны беренче тапкыр Яшел Үзән районының Норлат авылы Сабан туе мәйданында күргән идем. Моңлы җырлавын тыңлап, бәйрәмгә читтән артист чакыртканнардыр, дип уйладым.

Баксаң, ул күрше Мулла иле авылыннан Фирдания Зарифуллина булып чыкты. Соңрак якташымның җырларын радио-телевидениедән ишетеп, аның өчен сөендем. Фирдания апа күп кенә яшь җырчылар кебек эстрада йолдызы булып кабынырга ашкынмый, ул тамашачысы өчен чын күңелдән җырлый. «Җырсыз яши алмыйм, бу бер - шөгылем, ләкин минем өчен һәрчакта да гаиләм, яраткан эш урыным - балалар бакчасы беренче урында», - ди ул.
Җырлы-моңлы гаиләдә туып үскән кыз кечкенәдән үк җырчы булырга хыялланган. Шуңа да, мәктәпне тәмамлауга, Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Ләкин язмыш дигәнең үзенчә хәл итә бит. Кияүгә чыгып, бала тапкач, яңа диплом алган яшь белгеч балалар бакчасына юл тоткан. Ә анда нәкъ менә музыкаль хезмәткәр кирәк икән. Шул көннән бирле инде менә 18 ел балалар белән эшли Фирдания апа. Аның укучылары төрле халыкара бәйгеләрдә җиңү яулый, шәһәр конкурс­ларында катнаша, «Яңа гасыр» тапшыруында бара торган «Җырлы-моңлы балачак» программасында чыгыш ясый.
Фирдания апаның ире Илһам абый да җырларга ярата, баянда уйный. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илназ быел мәктәпне тәмамлады, музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән. Иң кечкенәләре Зәринә исә 3 яшендә. Уртанчылары Әдилә скрипканы сайлаган. Фирдания Зарифуллинаның Филармониянең концертлар залында күптән түгел узган театральләштерелгән тамашасында өч баласы да чыгыш ясады. Алар барысы да, әниләре кебек, моңлы итеп җырлыйлар. «Балаларымны сәхнәдә күрү - зур бәхет, күземә яшьләр килде хәтта, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Аларга башка артистларга түләгән кебек үк конвертлар әзерләдем, балаларым сәхнә юлыннан китсәләр бер дә борчылмыйм, җыр начарга илтми бит ул», - ди Фирдания апа. Хәзер якташым Совет районының 261 нче балалар бакчасында югары квалификацияле музыка җитәкчесе. Шул ук вакытта ул җырчы, тамада буларак та үзен таныта, шигырьләр яза, дискларын чыгара. Былтыр җырчы Гүзәл Җәләлова белән концерт әзерләгән булса, бу юлы, әйткәнемчә, тамашачысын үзе генә җыйган. «Эстрада өлкәсендә көндәшлек көчле булган заманда концертлар оештыру, зал тутыру бик авырдыр», - дим. «Концертка ярты ел әзерләндек. Бу - бик җаваплы, мәшәкатьле, матди яктан да күп сумма таләп итә торган эш әлбәттә. Бер җыр яздыру гына да 10 мең тирәсе. Ләкин җырлауны күңел халәте таләп итә. Концертлардан соң, үземне чын кеше итеп хис итә башлыйм. Талантлы композиторлар Илдар Ногъманов, Айдар Тимербаев, Илфат Дәүләтшин, Фәрит Хатыйповлар белән эшлим, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова, Гөлфия Шакирова белән иҗатташлык итәм. Концертта яшь талантлар Миләүшә Кәлимуллина белән Данис Зәйнуллинны, укучым Милана Илюхинаны да алып чыктым. Тамашаны алып барган өчен, Яшь тамашачы театры артистлары Фирнат Насыйбуллин белән ТРның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллинга зур рәхмәт. «Сәйдәш» бию төркеме белән дә күптәннән эшлибез. Көндәшлек һәр өлкәдә бар инде ул. Минем өчен иң мөһиме - үз тамашачым булу, җырлап, үзем өчен рәхәтлек алу», - ди Фирдания апа.
Фирдания апалардан киткәндә якташым өчен сөенеп куйдым. Социаль ипотека белән алынган фатирларында ремонт ясаганнар, эшен аңлый торган ире янәшәсендә, өч баласы «әни» дип тора, яраткан эше, җаны теләгән җыры, үз тамашачысы, чын дуслары бар, шөкер, барысы да җитеш, үзләре сау-сәламәт. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading