16+

Җырчылар ярышты, чиратта биючеләр

6-7 февраль көннәрендә Казанда «Большие танцы» дигән яңа телевизион шоуга кастинг узачак.

Җырчылар ярышты, чиратта биючеләр

6-7 февраль көннәрендә Казанда «Большие танцы» дигән яңа телевизион шоуга кастинг узачак.

Россиянең иң эре сигез шәһәрендә йөзәр кешедән торган командалар сайлап алыначак. Репетицияләрдән соң алар Мәскәүнең бию олимпын яуларга барачак. Проектта катнашучылар баш хореограф Пол Домейн җитәкчелегендә үзенчәлекле номерлар әзерләячәк. Хореографның Джордж Майкл, Тина Тернер, Шер, Кайли Миноуг кебек мәшһүр кешеләр белән эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Сигез атна буена «Большие танцы»ны караучы тамашачыларга командалар иң популяр бию юнәлешләрен күрсәтәчәкләр. Һәр шимбә икешәр шәһәрнең коллективлары өч этаптан торган бәйгедә катнаша. Жюри әгъзалары һәм тамашачылар биргән бәяләргә карап, аларның берсе проекттан төшеп кала. Тамашачылар, гадәттәгечә, ошаган коллективлары өчен смслар җибәрер дип ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading