16+

Йөрәгеннән ташкын булып моң агыла

Үзенә унтугыз яшь кенә булуга карамастан, җырчы Чулпан Йосыпова өч ел рәттән зал тулы тамашачы җыя.

Йөрәгеннән ташкын булып моң агыла

Үзенә унтугыз яшь кенә булуга карамастан, җырчы Чулпан Йосыпова өч ел рәттән зал тулы тамашачы җыя.

Бу юлы да филармониянең концерт залына аның моңнарына гашыйк җаннар килгән иде. «Йөрәгендә сайрый сандугач», - дип, нәкъ Чулпан кебек җырчыларга гына әйтәләрдер ул. Сәхнәгә тәүге адымнарын сабый чагыннан ук ясаган кызга моң дигән нәрсә әнисе Илсөярдән күчкән. Заманында ул, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә, үзенең җанга якын тавышы белән Казан сәхнәләрен гөрләтә иде. Шуңа күрә, кызына репертуар сайлауда аның да ярдәме зур.
Узган ел Чулпан «Кыр казы» (Дания Гайнетдинова шигыре, Оскар Усманов көе) дигән җыр башкарып, Милли музыка премиясенә лаек булган иде. Бу юлы ул тамашачы хозурына беркем тарафыннан җырланмаган «Гозер» (Ренат Мөслимов шигыре, Мәсгут Имашев көе) дигән җырын тәкъдим итте. Мәсгут абый сәхнәдән
Ч.Йосыповага уңышлар теләгәндә, аның, биш яшендә үк «Тургайлар» конкурсында җырын яңгыратып, үзен лауреат иткәнен искә төшерде. Инглизчә дә җырлаган Чулпанны «Евровидение» конкурсында да күрәсе килә.
Җырчының йөрәгеннән моң ташкын булып агыла. Ул халыкчанлыгы белән яраттыра. Аның табигатьтән бирелгән тавышы көннән-көн камилләшә бара. Җырчы бүгенге көндә Казан дәүләт федераль университетының өченче курсында белем ала. Аның остазы - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов.
Әлеге концертны караган шагыйрь Рәмис Аймәт тә үз шигыренә язылган җырны Чулпан башкаруында яратып кабул иткән. Җырчы турында аның да әйтер сүзләре бар: «Бүген яшьләр эстрадасында заманча җырлар күбәеп китте. Чулпан алар арасында аерылып тора. Аның үз йөзе, беркемне дә кабатламый торган репертуары булуы сокландыра. Авторлар белән килешеп эшләве күренеп тора. Аңа халык җырлары да, заманчалары да туры килә. Димәк, ул төрле яшьтәге тамашачыны үзенә карата».
Әйе, тамашачы ул көнне Чулпанга үзенең ихтирамын белдерде, аңа канат куйды. Әнә шундый җаннарны кинәндерердәй җырчылар булганда, тамашачы да зәвыклыга әйләнер иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading