16+

Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде

Татмедиа бинасының беренче катында урнашкан әдәби кафеда яңа китапларны тәкъдим итү матур гадәткә әйләнеп китте. Укучы белән язучы арасын якынайта торган мондый чара менә бүген дәүтте.

Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде

Татмедиа бинасының беренче катында урнашкан әдәби кафеда яңа китапларны тәкъдим итү матур гадәткә әйләнеп китте. Укучы белән язучы арасын якынайта торган мондый чара менә бүген дәүтте.

 Ул "Казан утлары" редакциясе сериясендә дөнья күргән, танылган прозаик Зиннур Хөсниярның "Әтием кайда, Суслонгер?!" дигән китабына багышланган иде. Монысы әлеге сериядә чыккан 20нче китап икән инде. Димәк, әдәби кафеда шуның кадәр үк яңа китап туе да уздырылган. Ләкин бүгенгесе башкаларыннан нык аерылып торды. Чөнки бу чарага әсәрнең прототиплары: Хадия белән сеңлесе Зәйтүнә апалар да килгән иде. Кызларның исемнәрен үзгәртсә дә, әтиләренең исемен шул ук Шәйхи калдырган автор Зиннур. Әтиләре сугышка "уен"га киткәндә кызларның олысына 5, кечесенә 3 яшь кенә булган.

Бәләкәе тешсез авызы белән "ишән-шау йөреп кайт!" - дисә дә сабыйның теләге кабул булмый. Әтиләре хәбәрсез югала, соңгы тапкыр күрүләре була кызларның. Сугыш чорының барлык авырлыкларын нәни арык җилкәләре өстендә күтәрергә туры килә бу ятим сабыйларга. Бер алар гына түгел бит, ил белән. Әтиләренең үле хәбәре килмәгәч, исәндер, бер кайтыр дигән өмет яшәтә аларны, шул көч бирә.

Бүген инде сиксәнне узып киткән ак яулыклы бу татар әбиләребез әлеге чарага килеп сүз әйтүне кирәк дип тапканнар. Һәм бик дөрес эшләгәннәр. Үткәннәрне онытырга беребезнең дә хакы юк.

— Юклык чоры иде, ягарга утын, ашарга ризык юк. Әни көне буе эштә. Кичкә 200 грамм ипи алып кайта. Черек бәрәңгедән ясалган күмәчләр, бәрәңге яфрагы салып пешерелгән аш әчесенең тәме әле дә авызымда. Бүтән андый михнәтләрне берәүгә дә күрергә язмасын иде инде! -Һадия апаның тавышы калтырады.
 Әлеге чарага Татмедиа җәмгыяте директоры Шамил Садыйков һәм "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин үзләре кырык эшләрен калдырып килгәннәр икән инде, димәк, китап чынлап та, игътибарга лаек, үзе бер вакыйга.
Әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләгән идек, тиздән сугыш башланган көн. 22 июнь. Җитмәсә, бүген дә сугыш афәте бездән бик еракка китмәгән, теш ыржайтып тора, барыбызны да уяу, хәтерле булырга өнди.

Татарстанның Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов үткән сугышларда гомерләрен биреп шаһит киткәннәр рухына дога кылды.

Суслонгер темасы минем өчен дә ят түгел. Иремнең бабасы Шәрәфетдин дә шундый үлем лагерьларының берсенә озатылган. Селиксага. Анысы Пенза өлкәсендә. Бу хакта үзебезнең "Шәһри Казан" да язып та чыккан идем. Бик күпләр өчен яңалык булган елый - елый укыганнар. Тулырак: Идәндә тычканнар мәш килсә, түбәдә кандала – бет котырган (Суслонгерга Селикса да өстәлде)

Ә бу Зиннур Хөсниярның яңа китабын авылдашымның ак әбисе яраткан укытучым Сәфинә апаның кайнанасы Фәридә апа Алиулловага алып кайтып бирәчәкмен. Аның да абыйсы Суслонгерда булган, ул аңа чана тартып ашарга да илткән.

Әйе, бик күпләрнең йөрәк ярасын кузгатыр әле бу китап. Олысын - да кечесен дә битараф калдырмас.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рэхмэт Суслонгер михнэтлэрен оныттырмыйча истэлеклэр барлап,гэжиткэ язып торганын очен ,Йолдыз сина хэм башка авторларга.Кайнанамнан соенче алдым инде. Китапны котэ. Бер хэрефен дэ калдырмый укый,Аллах телэсэ. Сэфинэ Алиуллова.

    Мөһим

    loading