16+

Үзәктә – Сөембикә

Авторлык мәсьәләсендә дәгъвалар чыгу гел булып тора. Бу уңайдан беренче рәсми законның 1710 елда Англиядә барлыкка килүе билгеле. Россиядә ул бераз соңрак, 1828 елда гамәлгә керә. Низагларның әле булса бетеп торганы юк.

Үзәктә – Сөембикә

Авторлык мәсьәләсендә дәгъвалар чыгу гел булып тора. Бу уңайдан беренче рәсми законның 1710 елда Англиядә барлыкка килүе билгеле. Россиядә ул бераз соңрак, 1828 елда гамәлгә керә. Низагларның әле булса бетеп торганы юк.

Әле шушы көннәрдә генә узган Болгар җыенында Россия Сәнгать Академиясенең Фиринат Халиков җитәкчелегендәге Казандагы иҗат остаханәсе «Сәнгать-Иҗат-Балалар» дип аталган социаль-мәдәни арт-проект кысаларында тәкъдим иткән «Яңару» дигән күргәзмәне карагач, нигәдер кылт итеп, әнә шушы «сакаллы» канун искә килеп төште дә үз алдыма елмаеп куйдым. Ни өчен дигәндә, күргәзмәгә куелган «Кояшлы Татарстан» дип аталган эшне бер түгел, ә 70 (!) бала ясаган булып чык­ты. Димәк, 70 баланың 70е дә чын-чынлап авторлыкка дәгъва белдерә һәм аларның һәркайсысы хаклы бит бу очракта.


Регина Якупова һәм Фиринат Халиков.

- Бу эш Казан Кремлендә узган осталык дәресе вакытында эшләнде. Анда катнашкан иң кечкенә балага ике яшь иде. 2013 елда оештырган «Хыял. Яхшылык. Матурлык» дип аталган күргәзмә әлеге проектның чишмә башы булып тора. Без Казан шәһәренең барлык сәнгать мәктәпләрендә укучы сәләтле балалар белән эшлибез, - ди «Изге чишмә» иҗат үзәге директоры рәссам Регина Якупова.


«Кояшлы Татарстан»

Ә Болгардагы күргәз­мәгә куелган 40тан артык эшнең күпчелеген Сөембикә-ханбикәгә багышланган эшләр алып тора иде. Иҗат остаханәсе 1 июнь - Балаларны яклау көнендә дә Сөембикәгә багышланган эшләрне алып, Казан кирмәненең Сөембикә манарасы янында кечкенә генә күргәзмә оештырырга һәм шунда ук осталык дәресе уздырырга җыена. Казанның соңгы патшабикәсе турындагы тарихи белешмәләр; телдән-телгә күчеп, гасырлардан килгән риваятьләр; Сөембикә манарасы яшь рәссамнарга янә илһам бирәчәк ул көнне.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading