16+

“Үзләре юка булсалар да, эчләре калын булсын”

Татарстан китап нәшрияты яңа форматта яшь шагыйрьләрнең китапларын бастырып чыгарды.

“Үзләре юка булсалар да, эчләре калын булсын”

Татарстан китап нәшрияты яңа форматта яшь шагыйрьләрнең китапларын бастырып чыгарды.

Андый бәхеткә ия булучы авторлар: Булат Ибраһимов, Лилия Гыйбадуллина, Алмаз Мансуров, Ләйлә Фаяз, Гөлназ Газизова. Шушы уңайдан, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасы янында “Әдәби кафы”ның җәйге верандасында китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Галимҗан Гыйльманов сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты соңгы елларда яшь иҗатчыларга игътибарын арттырган. Узган елда 34 яшь авторның әсәрләре тупланган “Яңа гасыр тавышы” дигән калын җыентык дөнья күргән. Шулай ук 2020 елда өч прозаикның (Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов) юка китаплары берьюлы нәшер ителгән.

Яңа басылып чыккан җыйнак җыентыкларга әйләнеп кайтсак, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек редакторы Газинур Морат: “Бу китаплар –  әлеге форматның бисмилласы. Үзләре юка күренсәләр дә, эчләре калын булсын,” - дип фатихасын бирде.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, бу сериягә башта ун яшь шагыйрьнең иҗат җимешләрен кертергә уйлаган булганнар, ләкин биш автордан гына башлап җибәрергә туры килгән. Киләчәктә дә бу эш туктатылмаячак, мондый форматтагы китаплар чыгып торачак дип ышандырды ул.

“Без тиз агышлы, кешенең күңеленә ял җитми торган чорда яшибез. Әлеге кесәгә сыешлы китаплар замана таләпләренә туры килерлек форматта эшләнгән дип уйлыйм. Матур сүзгә, шигърияткә сусаучыларның җанына тәңгәл килерлек җыентыклардыр дип ышанасы килә,” - диде Чаллыда яшәп иҗат итүче, әдәбиятта үз урынын табып өлгергән Лилия Гыйбадуллина.

Әйтергә кирәк, авторлар арасында китаплары тәүге тапкыр дөнья күрүчеләр дә, җыентыклар аша укучылар күңелләрен яулап өлгерүчеләр дә бар. Кичәдә яшь шагыйрьләр үзләре белән таныштырдылар, шигъри тәлгәшләрне укучыларга да бүләк иттеләр.

 Дания Нәгыйм

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading