Авыллар буенча сәфәргә чыккан вакыт. Урта Кирмәнгә кунакка килдек. Җирле халык безне авыл мәктәбенә алып кереп китте. Балалар кардан фигуралар ясарга җыенып яткан мәлгә туры килдек.
Тәнәфес вакыты, ә коридордан 3 бала атлый. Кайда икән ул шау-гөр килгән бүлмәләр?
Авылның хәле ал да гөл булмавын беләбез. Тик тагын да шаккатыра торган мәгълүмат бар. Әлеге унберьеллык мәктәптә 19 укучы укый һәм аларга 12 укытучы белем бирә.
Әлеге хәл бүгенге көн өчен сирәк очрак. Мәктәпләрне ябып, аларны берләштерә торган заман бит. Хәзер 40-50 укучы булган белем йортларын да тугызеллыкка калдыралар. Якын-тирә авылларныкын кушып куялар. Сәбәбе дә бар. Әйтик, 1 мең бала укый торган шәһәр мәктәбен һәм 19 укучылы авыл мәктәбен алыйк. Мәктәпне җылытырга, утка, суга түләргә, мәктәп өчен җиһазлар алырга, ашханәдә бушлай ашатуны һ.б.ын исәпкә алырга кирәк. Боларга түгелгән акчаны шәһәр укучылары санына бүлик тә, 19га бүлеп карыйк. Шуннан чыгып авыл мәктәбен тоту матди яктан отышлы түгел дигән фикер туа. Шулай да, Мамадыш районы башлыгына, мәгариф бүлегенә басып кул чабарлык. Чыннан да, афәрин! Мамадыш – башка районнарга да үрнәк. Алар мәктәпләрнең тормышын саклап калып, мәсьәләне уңай якка хәл иткәннәр.
Авылда мәктәп ябылса, аның киләчәге куркыныч астында дигән сүз. Балаларны тәрбияләү сагында торган авыл укытучысына эш урыны бетмәсен иде.
Канун сөйли
Мәктәпләрне кушу, берләштерүне юридик телдә реорганизация дип атыйлар. Үзгәртеп корулар турында карарны оештыручы функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкаручы орган кабул итә. Гади тел белән әйткәндә, мәктәпләрне берләштерү, ябу өчен муниципаль берәмлекләр җавап бирә.
– Мәктәпләрне реорганизацияләү Россия Федерациясе кануннары буенча үтәлә. Авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрне ябу, берләштерү җирле халыкның рөхсәтеннән башка үтми. Бу турыда “Россия Федерациясенең мәгариф турында” Федераль канунның 22 маддәсендә теркәлгән, – дип аңлатты юрист Марат Гайнуллин.
“Соңгы могиканга кадәр”
19 укучылык мәктәпне җитәкләп баручы Гөлназ Искәндәрова белән хәбәргә чыктык. Ул үзе Кукмарада туып-үскән. Яр Чаллыда белем алган һәм бүген Урта Кирмән мәктәбенең директор вазифасын үти.
– Мәктәпне ничек саклап кала алдыгыз соң?
– Беренчедән, коллектив эшне җиренә җиткереп башкара. Һәр елны олимпиадада призерларыбыз бар. Конференция, конкурсларда актив катнашабыз. Икенчедән, балаларыбыз да актив. Өченчедән, район җитәкчелеге мәктәпләр мәсьәләсен беренче урында тота. Шуның буенча актив эш алып бара. Җитәкчелек мәктәпләрне саклап калу яклы, аларга бик рәхмәтле.
– 19 баланы укыту 100 укучыга белем бирүдән аерыламы?
– Мин 19 укучыны 50 баланы укыту белән чагыштырыр идем. 50 баланы укыту 19 баланы укытуга караганда җиңелрәк.
– Ни өчен?
– Күз алдына китерегез, сыйныфта – бер яки ике бала. Укучыларда матур ак көнләшү булырга тиеш. Ул бит “бишле” алды, мин дә тырышырга тиешмен дигән фикер, мотивация кирәк. Ак көнләшү булмаса, бала үз көе белән генә укып утыра. Укучыны җанландырып җибәрү өчен көндәш, конкурент кирәк. Сыйныфта 10 бала уку– идеалга тиң. Белемне 19, 50, 100 балага да бер төсле бирәбез. Бездә укыту стандартлары бар, алар ярдәмендә эш итәбез.
– Сезнең мәктәптә укучылар белән укытучылар саны тигез диярлек. Бер генә укучылы сыйныфлар бармы?
– Андый сыйныфлар бар. Авылыбыз картая дисәң, дөрес булыр. Башлангыч сыйныфларыбызда берәр бала гына. Быел 11не тәмамлаучыларга алмашка аның хәтле үк бала юк. Өчәү чыкса, берәү керә.
– Мәктәпне ябабыз дигән сүзләр ишеткәнегез булмадымы?
– Юк. Балалар санының нык кимүе соңгы өч елда гына күзәтелә. Безгә күрше авыллардан укучылар да килә. Уразбахтыдан – 2, Кече Кирмәннән– 2, Арташтан – 3 балабыз укырга йөри. Нишлисең, авылларның бетүе шушыдыр...
– Башка мәктәпләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Авыл мәктәпләрен саклап калу өчен балаларда туган туфракка мәхәббәт уятырга кирәк. Аларда шушы җирлектә эшләүче, яшәүчегә карата хөрмәт тәрбияләү мөһим. Белем алгач, авылга кайтып төпләнерлек эш урыннары булдырырга кирәк. Ул яктан да район җитәкчелеге тырыша. Дөрес, алар шәһәр янында. Әмма арабыз зур түгел. Шул ук Казанны алыйк, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче, күпме вакыт үтә. Бөкегә эләксәң... Ә бездә бөкеләр юк. Шәһәрегездә яшәгез, безгә монда да бик рәхәт (көлә). Үзем бу авыл кешесе түгел, иремнең туган авылы бу. Балаларым монда белем алды. Шәһәрдә яшәп, авылга кайтыр идек дип әйтүчеләр дә бар. Яшәргә кирәк, акча түли торган эше генә булсын.
– Шәһәрдә укыгач, авылга кайтып төпләнү авыр булмадымы?
– Авылда – җан тыныч. Капка бикләнгәнме, өйдә газ калмаганмы дигән уйлар борчымый. Шәһәр җиренә караганда, авылда яшәү күпкә рәхәт. Берәр җиргә чыгып китәргә кирәк булганда, күршеңә таянасың. Беркайчан каршы килгәннәре булмады. Авылда кеше белән кеше арасында мөгамәлә бүтән. Якын дуслар шикелле. Хәзер авыл шәһәрдән тынычлык белән генә аерыла. Шәһәрдән кайтканнар да: “Монда рәхәт, бар дөнья ак, чиста”, - диләр. Лаеклы ялга чыкканнар да авылга кайта. Туган як тартадыр. Бүген миңа чит илдән килеп, шәһәрме, авылмы дип сорасалар, шәһәр янындагы авыл дияр идем.
– Иртәгә мәктәп ябыла дисәләр нишлисез?
– Куркытмагыз әле. Минем уйлавымча, бу хәл әле булмас. Президентыбыз да: “ 3 бала булса да, мәктәпне сакларга”, – дигән фикердә . Урысча әйтмешли, соңгы могинканга кадәр.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар
0
0
Безнен районда 30 балалы мэктэпне 9 еллыка калдырдылар. Халык фикерен бер дэ сорап торучы булмады
0
0
0
0
50 бала БН башлангыч ясадылар
0
0
0
0
70 бала узебезнен авылда гына. Мэктэпне 9 еллык итеп калдырдылар.
0
0