Мишәр акцентыннан оялган Пенза татары, «Аллага шөкер» дип сөйләшүче керәшен егете, чеп-чи татар акценты белән русча «сукалаучы» кыз, туган телен юньләп белмәгән татар яшьләре – «Үз телем» бәйгесе финалистларын күзәтү бер кызык, бер кызганыч булды.
“Үз телем” бәйгесе: телебезнең бүгенге халәте биредә тулаем чагылыш тапты кебек.
2 миллион өчен көрәш
Узган атнада татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ике сәгать барырга тиешле проект яклаулары дүрт сәгатькә сузылды. Акча бүлгәндә ашыгырга ярамый бит – сүз 2 миллион сум турында барганда, бигрәк тә.
Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Нәтиҗәдә, Казанда яшәүче яшьләрдән 80нән артык гариза алынган. Шулар арасыннан иң кызыклылары финалга сайланган. 24 проект авторына үз идеяләрен мәртәбәле жюри каршында тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.
Әйтергә кирәк, финалистлар арасында үз проектын тормышка ашыруга грант оту мөмкинлеген кулдан ычкындыручылар да булды – идеяләрен якларга килмәгән 4 авторның проекты шул рәвешле жюри тарафыннан игътибарга да алынмады булса кирәк. Бу аңлашыла да – «Акчаны миңа бирегез», – дип үз проектын тормышка ашырырга җан атып торучылар каршыңда булганда, үз идеясен якларга да килмәүчеләр нинди ышаныч уята алсын, ди.
Яшьләр чынбарлыкка якынайган
Проект авторлары жюри алдында чыгыш ясарга ныклап әзерләнгән. Һәркайсы акча алырга нәкъ үзләре лаеклы булуына дәлилләр китереп, презентацияләр эшләгән. Күбесе үз проектларын тормышка ашыруга нигезне дә салып куйган – белгечләр тапкан, экспериментлар уздырган, материал туплаган, тәҗрибә версияләрен булдырган.
Жюри да үз эшенә бик җитди килде. Алар һәр проектны энәсеннән-җебенә кадәр тикшерде, авторларга мең дә бер сорау яуды. Бу эшне башкарып чыгарга тәҗрибәләре бармы, белем дәрәҗәсе туры киләме, ярдәмгә кемнәр чакырылган, продуктның үзкыйммәте күпме һәм ул көндәшлеккә сәләтлеме, сату юллары уйланылганмы һәм башка бик күп яклары турында сораштылар. Алай гына түгел, киләчәккә үз киңәшләрен дә бирделәр.
– Татар теленә, татар мәдәниятенә багышланган проектлар бүген, глобальләшү чорында, бигрәк тә актуаль. 2021 елда – Туган телләр елында, без тәҗрибә буларак шушы башлангычны тормышка ашырып карадык. Ул вакытта күбрәкне дә көткән идек. Әмма быел кабатлап карарга булдык. Бу юлы тагын да кызыграк проектлар бар, алар чынбарлыкка күбрәк туры килә. 2021 елда реаль булмаганрак суммалар сорыйлар, проектны тормышка ашырырга сәләтле булмаулары күренеп тора иде. Быел презентацияләрдән дә күрәбез – бик яхшы әзерләнгәннәр, үземә берничә проектны теркәп тә куйдым. Мин, әлбәттә, хөкемдар түгел, жюриның сүзен көтәбез. Әмма яшьләрнең тырышлыгын бик тә хуплыйбыз, ныклап әзерләнгәннәр. Барысы да җиңмәячәк, билгеле. Бәлки киләсе елда җиңәрләр. Чөнки “Үз телем»не 2024 елда да дәвам итәсебез килә, – диде Казан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Җырлар альбомы һәм татарча комикслар
Ә кызыклы проектлар, чыннан да, күп иде.
Күпмилләтле Zakaria фолк-төркеме, әйтик, татар этник төркемнәренә багышланган җырлардан торган альбом чыгарырга җыена. Фолк-төркем 2017 елдан бирле эшли, төрле милләт вәкилләрен берләштерә, репертуарларында Идел буенда яшәгән 7 халыкның җырлары тупланган. Төркем вәкилләренең барысы да консерваториядә белем алган. Алар тарафыннан, экспедицияләрдә йөреп, төрле халык җырлары тупланган.
Хәзерге вакытта төркем бу җырларны заманча аранжировкада тәкъдим итәргә омтыла. «ДУС TYGAN» проекты шуны күздә тота да. Кызлар үз иҗатлары белән дә таныштырды. Алар сәхнәдә Пенза татарларының «Әпипә» җырын башкарды. Бу идея жюри тарафыннан югары бәя алып, җиңүчеләр арасына да керде.
Иң яхшы инициативалар арасында комикслар җыентыгы билгеләнде. Идеяне Регина Гаязова тәкъдим итте. 2021 елда алар командасы җиңү яулап, бер җыентык чыгарган иде инде. Бу юлы комиксны татар хатын-кызларына багышларга булганнар. 80 битлек җыентыкта 4 танылган хатын-кыз турында «тарих»лар булачак. Сара Садыйкова, Сара Шәкүлова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мәгубә Сыртланова турында яшьләр комикслар рәвешендә белә алачак. Җыентыкның тиражы 1 мең данә тәшкил итәр дип планлаштырыла. Аны ясауга рәссамнар арасында ачык конкурс үткәреләчәк, шулардан иң яхшы биш иҗатчы сайланачак.
Проектны тормышка ашыруга 288 мең акча таләп ителәчәк, 85 меңне авторлар үзләренекен кулланырга әзер. Бер проектны уңышлы тормышка ашыручы командага жюри икенче башлангычларына да акча бүлеп бирергә кирәк дигән карарга килде.
Алинә Бикмуллина һәм Дания Нәгыйм балалар өчен «Акча иле» китабын чыгаруга акча сорады. Алар да үз проектларын тәкъдим иткәндә төп басымны үз тәҗрибәләренә ясады. Икесе дә китап чыгарган, бу эшнең асылын аңлаган кешеләр. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларга акча турында маҗаралы хикәяләр рәвешендә сөйләргә ниятли. Татар телендәге мондый китаплар юк, ә балаларны акча темасы нык кызыксындыра, дип билгеләде алар. Өстәвенә, авторлар аны татар милләтенә яраклаштырырга, татарларга бәйле фактларны да кертергә ниятли. Жюри вәкилләре, балалар өчен төрле уеннар да өстәлсә, тагын да кызыклы булыр иде дигән киңәш бирде. Бу проект та, нәтиҗәдә, акчалата хуплау табачак.
Җиңү яулаучылар арасында шулай ук – Булат Усмановның «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»сы, Ләйсән Гирфанованың «Сихри Казаным!» квест-променады, Алсу Хәбибуллинаның «САФ әдәбият» проекты, Гүзәл Гарипованың «Нәҗип» график новелласы, Илгизәр Вахитовның «Казан урамнары» открыткалары.
Әйткәнемчә, проектларның барысы да кызыклы, заманчалыкны күздә тотып эшләнгән. Әмма бер нәрсә генә күңелне тырнады. Проектларның барысы да татар телен, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү белән бәйле, аларны яклаган залда гел татарлар гына иде, ә авторларның яртысы диярлек үз идеяләрен рус телендә тәкъдим итте. Кайсы татарчаны камил белми, кайсы аңлый, ә сөйләшә алмый, кайсы диалектыннан ояла. «Я хочу сохранить память о своем бабае, его язык», дип русчалатып сөйләнгән чыгыш күңелне аеруча тырнады...
Гүзәл Насыйбуллина.
Комментарийлар