16+

35 ел укытучы булып эшләүче Резеда Галиәхмәтова: “Укучыларымның балаларын укытам!”

Резеда Галиәхмәтова да менә 35 ел инде 1 сентябрь иртәсен зур дулкынлану белән көтә. Быелгысын бигрәк тә зарыгып. Карантин сәбәпле уку елы тәмамланмас борын экранннар каршына күчкән укучылар да, мәктәп үзе дә бик сагындырган.

35 ел укытучы булып эшләүче Резеда Галиәхмәтова: “Укучыларымның балаларын укытам!”

Резеда Галиәхмәтова да менә 35 ел инде 1 сентябрь иртәсен зур дулкынлану белән көтә. Быелгысын бигрәк тә зарыгып. Карантин сәбәпле уку елы тәмамланмас борын экранннар каршына күчкән укучылар да, мәктәп үзе дә бик сагындырган.

Гомереңне шуңа багышлагач, мөгаллимлек сайлаган һөнәрең генә түгел, яшәү мәгънәңә әйләнгәндә башкача була да алмый торгандыр ул. Биектауның 1нче урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Резеда Галиәхмәтова белән бүгенге заман мәктәбе, укучылары, татар телен укытуның сөенечләре һәм көенечләре турында сөйләшәбез.

 “Бергәләп өйрәндек”
 Беренче тапкыр укытучы булып 1991 елның сентябрендә керә ул класска. Бүгенгедәй хәтерендә. Бу бишенче сыйныфлар була. Бишенчеләр болай да мәктәпнең иң шук сыйныфы ул. Моны мәктәптә эшләгән һәркем белә. Башлангыч укытучысының даими күзәтүеннән ычкынып, зурлар булдык дип йөргән чаклары. Менә шуларның энергиясен, дәртен Тукай телен яраттырырга кулланырга туры килә яшь укытучыга. Дөрес, ул бу вакытта укытучыларны өйрәтә торган район методик берләшмәсенең җитәкчесе дә була әле. “Мәктәпне ныграк белим”, – дип үзе теләп, 1нче мәктәптә дәресләр алып, мөгаллимлек эшен башлый.

– Җиңел булды димәс идем. Бу балалар берсе дә татар телен укымаган иде. Татар халкының әдәбияты, сәнгате, тарихы дигән факультатив курс кына узганнар. Ә мин җырлатып-биетеп кенә утыра алмыйм бит. Миннән белем сыйфаты сорыйлар. Элеккеге укытучыларның тәҗрибәсен дә, халык авыз иҗатын да кулланып, төрле кичә-бәйрәмнәр, кызыклы очрашулар оештырып, Тукай теленә мәхәббәт уятырга тырыштым.

Уңыш сере
 Бик кызык чор була ул. Татарстанның мөстәкыйльлек алып, татар теленең мәктәпкә тулы хокуклы булып, ныклап кергән чоры. Казан дәүләт университетының филология факультетын уңышлы тәмамлаган Резедага рәхәтләнеп, киң колач белән “йөзеп” эшләргә җай чыга. Һәр дәрескә иҗади якын килеп, план төзегәндә үк укучыларының күзләрен күз алдына китереп эшләгән укытучыдан уңышлар да ерак йөрми. Күп кенә укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый. Укытучы Чулпан Галиева, Динара Хисмәтова белән хаклы рәвештә горурлана. Ә менә Әдилә Зиннәтуллина туган тел буенча Халыкара олимпиадада катнашып, призер исеменә лаек булган.

Мондый зур җиңүләргә ирешер өчен укытучыга күпме эзләнергә, күпме китап, интернет актарырга, күпме йокысыз төннәр уздырырга туры килгәнен ул үзе генә белә. Ләкин уңышларының сере укучыларында дип саный тәҗрибәле педагог. Укучыларыңны кызыксындыра алмасаң, үзең укыткан фәнгә мәхәббәт уята алмасаң, уңышлыр турында хыялланып та булмый, ди ул.

Уңышларының тагын бер сере бар. Дәресләре ясалма түгел аның. Ул укучысы белсен, өйрәнсен өчен бар җанын да бирергә әзер. Быел бер кызык хәл дә булган әле. Беренчеләрдә ачык дәрес бирә. Сыйныф тулы укытучы. Биектау телевидениесе дә килгән. Бер малайдан: “Син балык тотарга яратасыңмы?” – дип сорагач, бала күзен дә йоммый: “Белмим, балык тотып караганым юк,” – дип җавап бирә. Барысы да көлә башлый. Берәр укытучы булса, малайның җавабын алдан әзерләп куйган булыр, йә мондый җавап өчен бераз булса да ачуланыр иде. Ә Резеда Илгиз кызы киресенчә, укучысын үз сүзләре белән дөрес җәмлә төзегән өчен мактый.

– Балалар ихлас бит алар. Шуңа күрә яратам да аларны, – ди мөгаллимә. – Ә балалар үзләрен яратканны бик тиз сизә һәм ихтирам белән җавап та бирәләр. Сине генә түгел, фәнеңне дә ярата башлыйлар.
Халыкара олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган Әдиләнең бик тә Резеда апасы кебек укытучы буласы килгән. Ләкин җыр сәнгате күбрәк тарткан, бүген кыз Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган. “Резеда Илгизовнага рәхмәтем чиксез. Ул туган телемне тирәнтен өйөрәтте. Хәзер көллияттә рәхәтләнеп татарча арияләр башкарам. Татар теле үзе дә җырлап тора бит ул!” –ди кыз һөнәр сайлавын яраткан фәне белән бәйләп аңлатып.

Үзме, үгиме?
Болары 35 елллык стажы булган мөгаллимнең сөенечләре булса, төн йокыларын качырган уйлары да күп аның. Бүгенге ата-ананың үз туган телләренә мөнәсәбәте ул. Әйтик, нигә бер татар теле генә гариза язып укытылырга тиеш әле?! Башка фәннәрне сайлап алу юк бит. “Балама өйрәнүе авыр”, – дигәннәрен дә бик аңлап бетерә алмый ул. “Инглиз теле дә җиңел түгел. Ләкин бер генә әти-әнинең дә: “Балама авыр, өйрәнмәсен әле”, – дип килгәне юк. Ә туган телләре булган татар теленә ничек тә ярый. Баласы укыйм, өйрәнәм дип тора. Әнисенең сабыеның үз телен белүеннән коты очкан. Моны аңларга авыр, бөтенләй мантыйкка сыймый бу, – ди ул.

Бүген Резеда Илгиз кызы инде кайчандыр үзе укытып чыгарган укучыларының да балаларын укыта башлаган. “Менә монысы аның барлык дәүләт бүләкләренә караганда зуррак”, ди ул. Әйе, беренчедән, ул балаларда укыткан чакта туган телгә шундый зур мәхәббәт тәрбияли алган. Алар үз чиратларында ата-ана булгач, ул мәхәббәттән үз сабыйларына да өлеш чыгарганнар. Чын мәгънәсендә буыннар бәйләнеше килеп чыккан.

Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның туган телебез татар теленә карата акыллы фикерләрен ишетү 41 еллык хезмәт стажы, шуның 35 елы мөгаллимлектә һәм 27 елы 1нче мәктәптә узган укытучының күңеленә яңа дәрт-көч өстәгән. Узган дистә елларны чигереп, яшьлегенә кире кайткандай, иңендә канатлар тойгандай булган ул. Укытучы һәр сентябрьдә кабат туа диюләре дөрес, күрәсең. Уку елы азагына да канатларын сындырмый, шул ук шатлык хисләре белән килергә язсын аңа һәм укытучыларның барысына да.

Биектау авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading