16+

Абитуриентларны акча белән кызыктыралар

20 июнь көнне вузларда кабул итү кампаниясе старт алды.

20 июнь көнне вузларда кабул итү кампаниясе старт алды.

Татарстан вузлары иң сәләтле абитуриентлар өчен көрәшне башлады. Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручыларга акчалата бүләкләр, стипендиягә өстәмәләр, тулай торакта бушлай яшәү мөмкинлеге вәгъдә итәләр.  

Быел Татарстанның югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Соңгы өч елда аларның саны 5,5 процентка арттырылган. 
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, республикада иң күп бюджет урыннары өч вузга – Казан федераль университеты (7499 урын), Казан технология илкүләм тикшеренү университеты (КХТИ) (4092 урын) һәм Туполев исемендәге Казан техник илкүләм тикшеренү университетына (КАИ) (2700 урын) бүлеп бирелгән. Традицион рәвештә бюджетка кабул итүдә инженер-техник һәм педагогик юнәлешләр өстенлекле булып кала. Абитуриентлар исә гаризаны иң күбе илнең 5 югары уку йортына 5 юнәлеш буенча бирә ала. 

Казан федераль университетына узган елда уртача 72,5 балл белән кергәннәр. Быелгысы тагын да югарырак булыр, дип ышаныч белдерде уку йорты ректоры Ленар Сафин. Хәзерге вакытта вузга 10 меңнән артык гариза килгән, барлыгы исә 200 мең тирәсе булыр дип көтәләр. Сәләтле егет-кызларны җәлеп итү өчен университет кызыктыргыч чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. 100 балл алучыларга – 100 мең, 200 баллыларга – 200 мең, 300 балл җыйган укучыларга 300 мең вәгъдә итә. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр шулай ук 300 меңгә исәп тота ала. Алга таба гел “бишле”гә генә укучыларга югары стипендия түләнә.

Казан технология илкүләм тикшеренү университеты (КХТИ) ректоры Юрий Казаков билгеләп үткәнчә, башка уку йортлары кабул итү саннарын арттырган мәлдә, алар бакалавриат һәм специалитетка урыннарны, киресенчә, киметкән.  Бу үзләрендә белем алуны элитар итү, иң яхшы студентларны гына алу юнәлешендәге максатчан эшчәнлек, дип белдерде ректор.

Казан техник илкүләм тикшеренү университеты исә быел бакалавриат программаларына кабул итү саннарын 183 урынга арттырган. Бу вуз партнерлары булган заводларның эшчеләргә ихтыяҗы арту белән бәйле. Иң яхшы студентларны үзендә күрү өчен бу уку йорты да мотивация алымнарын куллана – 100 балл ияләренә шулай ук 100 мең сум түләргә вәгъдә итәләр, төрле олимпиада призерлары исә керү имтиханнарыннан азат ителә. БДИ баллары стипендия күләмендә дә өстәмәләр рәвешендә чагылыш табачак. 

Казан дәүләт энергетика университетында бюджет урыннары 20 процентка арткан. Белем бирү программалары да быелдан күбәйгән – 10 яңасы өстәлгән. Максатчан укыту буенча кабул ителүчеләр дә бу юлы күбрәк булачак – абитуриентлар илнең һәм республиканың алдынгы компанияләре белән килешү төзеп, укып бетергәннән соң, анда эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булачак. 

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бюджетка 807 студентны кабул итәргә әзер – 150се магистрларга биреләчәк, калганнары бакалавриат һәм специалитетка бүленгән.  Әмма башка вузлардан аермалы буларак, алар үзләренә керүчеләрне финанс яктан стимуллаштырудан баш тарткан. Вуз ректоры Рәшит Низамов билгеләп узганча, аларның студентлары акчага кызыгып түгел, төзелеш тармагына чын күңелдән тартылганга керергә тиеш.

Казан дәүләт медицина университеты бюджетка 508 абитуриентны кабул итәргә әзер. Аларның күпчелеге максатчан укыту юнәлеше буенча алыначак. Специалитет программаларына – 70 процентка якыны, бакалавриатка – 15 проценты, ординатурага керүчеләрнең 92 проценты конкрет эш урыннарын күздә тотып әзерләнә. Укуын тәмамлаганнан соң бу егет-кызлар билгеләнгән эш урыннарында 3-5 ел эшләргә тиеш. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading