16+

Ашың кайнар булмаса...

Башлангыч сыйныфта укучы балаларның бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителеше генә түгел, ә ризыкның сыйфаты, табынга җылы килеш бирелүе дә көн үзәгендә. Хәтта ашалмый калган ризыкны үлчәп тикшерү турында да сүз бара.

Ашың кайнар булмаса...

Башлангыч сыйныфта укучы балаларның бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителеше генә түгел, ә ризыкның сыйфаты, табынга җылы килеш бирелүе дә көн үзәгендә. Хәтта ашалмый калган ризыкны үлчәп тикшерү турында да сүз бара.

Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта сөйләшү шул хакта булды.

Билгеле булганча, бушлай кайнар ризык белән туклану өчен федераль казнадан да, республикадан да акча бүлеп бирелә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, быелның дүрт аенда  1-4 сыйныфларның туклануы өчен 859,9 млн сум акча  тотылган. Республиканың 1403 мәктәбендә 1763 ризык әзерләү блогы бар. Министр әйтүенчә, башлангычта укучы балалар (быелгы уку елында башлангыч сыйныфларда 209 мең бала белем ала) кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу эшне оештыручылар гына түгел, әти-әниләр дә контрольгә алган. Шуңа туклануга бәйле “кайнар телефоннар” (88-43-43-294-95-70) эшли, язмача мөрәҗәгатьләр кабул ителә, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә мобиль кушымта аша фикереңне җиткерергә була.

“Казна акча түләсә дә, өстәлләрдә ризык ашалмый кала. Суык ризык бирелә”, – кебек күп кенә шикаятьләрне министрлыкта да, Казан шәһәренең азык-төлек департаментында да өйрәнәләр. Белгечләр әйтүенчә, төрле аксымнарга, углеводр, микроэлементларга бай итеп төзелгән менюга тел-теш тидерерлек түгел. Бездә аның биш төрлесе расланган, мәктәпләр аларны сайлап ала. Аш-су блогы һәрвакыт тикшерелеп торыла, штрафлар салына. Сүз дә юк, кимчелекләр дә җитәрлек. Әмма алар – хәл ителә торган проблемалар. 
Әти-әниләрнең мөрәҗәгатьләренә килгәндә, сүз күбрәк ризыкны бирү белән бәйле эшкә кайтып кала. Мәсәлән, ризык өстәлгә алдан куелыргатиеш түгел. Күп балалар укучы зур мәктәпләрдә бу мәсьәлә бигрәк тә кискен тора. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә,  табынга куелган ризык 65 градус җылы булырга тиеш. Аннан сәламәтлек өчен файдалы ризыкны ашатырга өйрәтү дә зур мәсьәлә булып торганлыгы ачыкланган.

Роспотребнадзор белгечләре 2-5-10 сыйныфлар арасында анкета уздырган. Сораштырудан билгеле булганча, күп кенә балалар, иртән ашамыйча укырга килә. укучыларының 31 проценты иртән ботка ашамый. Ә төрле фасфудны, чипсыларны көн саен диярлек ашаучылар бар. 14 яшькә кадәр 40 процент мәктәп укучысы симерүдән интегә. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара. Шуңа да мәктәптә дөрес итеп төзелгән ризыкны ашату өчен  баланы өйдә ботка да, аш та ашатырга өйрәтергә туры киләчәк. Ә  СанПинның 2021 елның 1 гыйнварыннан яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Анда мәктәпләрдә кремлы татлы ризык та сатылмаячак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading