16+

Әти-әниләр БДИ тапшырды. Хәтта министр үзе дә

Бүген Казанның 139нчы гимназиясендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе узды.

Әти-әниләр БДИ тапшырды. Хәтта министр үзе дә

Бүген Казанның 139нчы гимназиясендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе узды.

Тарих фәненнән имтиханны ата-аналар белән бергә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре һ.б. тапшырды. Барлыгы тарих фәне буенча үз белемнәрен тикшерергә 60ка якын кеше җыелган иде. Мондый акция республиканың башка мәктәпләрендә дә оештырыла. 

- Әти-әниләр өчен үткәрелә торган Бердәм дәүләт имтиханы аларны имтиханны үткәрү ысуллары, аның мәгънәсе белән таныштыру максатын күздә тота. Балалар ничек итеп имтиханга керәләр, аларны ничек карыйлар,  паспортларын тикшерәләр, аудиторияләргә утырталар,  КИМнарны ни рәвешле тапшыралар, имтихан тапшыруга күпме вакыт бирелә - боларны ата-аналар үз йөрәкләре аша үткәрсен әле.  Чөнки бүген бирегә килгән ата-аналар үз балаларын гына түгел, бөтен республика балаларын кайгыртучы,  аларның киләчәге турында уйлаучылар. Без аларга бик рәхмәтле", - диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 

Барлыгы быел 11нче сыйныфны 14 600дән артык укучы тәмамлый.  Тарих фәненнән имтиханны 2800 кеше тапшыра.  Бу сан узган елгы дәрәҗәдә сакланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading