16+

Бала өйдә яки үзлегеннән торып укырга тиеш(ме)?

Өйдә белем алучылар республикада иң түбән балл күрсәтә икән...

Бала өйдә яки үзлегеннән торып укырга тиеш(ме)?

Өйдә белем алучылар республикада иң түбән балл күрсәтә икән...

Сентябрь башлануга, мәктәп яшендәге балаларыбыз булган гаилә эчендә дөнья купты диярсең. Алдан ук китап-дәфтәр, кием-салым хәстәрен күрделәр. Күңелле мәшәкать, мин сезгә әйтим. Кече кызым да мәктәпкә атлыгып тора үзе. “Укыйсым килми, әмма укытучыны нык күрәсем килә. Сагындым”, ди ул. Балаларны яратучы, хәтта җәйге ялларда да хәл-әхвәлләрен сораучы укытучылар бармак белән генә санарлык шул. Ә менә олы кызыма килгәндә, биредә тупас, дорфа мөнәсәбәт белән очрашырга туры килде. Хәтта берара гаиләдә белем алуга күчерү турында да уйландык. Әмма бала бик аралашучан, спортка мөкиббән, җәмгыятьтән башка йомылып кына яшәп булмый. Шуңа ныклап торып уйлангач, балабызны башка сыйныфка күчерергә мәҗбүр булдык. Ә безнең кебек хәлдә калган әти-әниләр гаиләдә белем алу алымы турында уйланмый дисезме? Ничек кенә уйлана әле. Газизеңнең иминлеге, психик халәте күпкә өстенрәк бүгенге көндә.

 

«Бала мәктәптә булырга тиеш»

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин гаиләдә белем алуны тәнкыйтьләп чыкты. Шундый төр алым буенча белем алган чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе быел шпаргалка кулланган өчен рус теленнән БДИдан чыгарылган булган.

"Быел менә шундый кырыс адымга барырга туры килде. Бу гаилә формасында үзләштерә торган бер укучы. Имтиханны ул сентябрь аенда гына яңадан тапшыра алачак. Баланы мәктәптән читләштерү нәтиҗәсе бу", - диде Һадиуллин.

Министр республикада хәзер 2,5 мең баланың өйдә белем алуын ассызыклады. "Без һәрвакыт социализация булырга, бала мәктәптә белем алырга тиеш, дип сөйлибез. Аңлашыла да, канун тарафыннан рөхсәт ителә. Әмма төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Кемгәдер дәваланырга барып кайтырга, башка берәүнең гаилә эчендә проблемалары, нигезле сәбәпләре бар. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе чоры җиткәч, без баланың моңарчы нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңламыйбыз», - дип ачына Илсур Гәрәевич.

Аның фикеренчә, тәҗрибәле укытучылар белән мәктәпләрдә белем алу кулайрак, ә «акча эшләргә килгән» репетиторларга өметләнмәү хәерлерәк, ди ул. "Бу бөтенесен да гаепләргә ярый дигән сүз түгел, ләкин "вөҗданы чиста булмаган" кешеләр бар, менә шундый нәтиҗә. Моңа әти-әниләр гаепле. Без баланы түгел, әти-әнине гаеплибез», - дип йомгаклады сүзен Һадиуллин.

ГИА-2023 үткәрү тәртибен тупас бозган өчен чыгарылыш сыйныф укучысына Россия административ хокук бозу турындагы кодекс нигезендә 3 мең сум күләмендә штраф салынган.

Белем бирүнең өйдә торып уку дип аталган бу төрен ачыграк төшенү өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем һәм укучыларга йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Илгиз кызы Сәүбановага мөрәҗәгать иттек.

– Лилия Илгизовна, белүебезчә, мәгариф системасында өйдә белем алуның берничә төре бар. Аларның үзенчәлекләренә аңлатма биреп китегез әле. 

– «Гаиләдә белем алу» һәм «үзлектән гыйлем үзләштерү» төшенчәсе бар. Бу очракта,  бала мәктәптә исәптә тормый. Гомуми белем бирү оешмасына укучы контроль эшләре язу (промежуточная аттестация) һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узу чорына гына кабул ителә. «Гаиләдә белем алу» формасы буенча 1-9 сыйныф укучыларына белем алу хокукы бирелә, ә «үзлектән гыйлем үзләштерү» формасы 10-11 сыйныф укучыларына гына кагыла.

 Тагын бер төшенчә – «өйдән торып укучылар». Төрле җәрәхәтләр белән йә бер-ике, йә дүрт-биш ай шулай мәктәптән китеп укырга мәҗбүр булган балалар өйдә укыту системасына күчә. Ул «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль канунның 66 маддәсендәге 10 өлеше белән регламентланган һәм озак дәвалануга мохтаҗ, сәламәтлеге буенча мәгариф оешмаларына йөри алмаган инвалид балалар өчен гомуми белем бирү оешмасында гамәлгә ашырыла. Өйдә белем бирүне оештыру өчен әти-әниләрнең гаризасыннан тыш, диагноз күрсәтелә, табибның бәяләмәсе дә моңа нигез булып тора. Менә болар төп гомуми белем бирү программалары буенча өйдән генә укырга хокук бирә. Авырулар исемлеге Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 30.06.2016 елдагы № 436 номерлы боерыгы белән расланган.

Өйдән торып укучылар төркемендә ике төрле балалар: гомерлек чир белән туганнар да (ДЦП), бәхетсезлек очраклары аркасында алынган яралар (аяк-кулын, умыртка баганасын һ.б. җирләрен имгәтүчеләр) алган балалар да очрый. Бу балаларга, чирләренә карап, табиб тарафыннан хәрәкәтләнергә яраксызлык вакыты күрсәтелгән белешмә язып бирелә. Шушы белешмә һәм әти-әнинең гаризасы нигезендә, мәктәп әлеге укучыны өйдә укытуга күчерү турында боерык чыгара. Менә шуннан соң бала вакытлыча өйдә укуга күчәргә мәҗбүр була, ягъни укытучылар, баланы терелгәнче, аның өенә килеп укыта башлый. Дәваланганнан соң, ул кабат мәктәпкә әйләнеп кайта һәм элеккечә укуын дәвам иттерә. Балалар төрле вакытка – ике-өч, биш-алты айга – өйдә уку формасына күчеп укый. ДЦПлы балалар арасында уку елы вакытында операция кичергәннәре дә бар. Мондый сабыйлар терелгән арада өйдә укуга күчә, аягына басып киткән очракта, ул мәктәпкә, сабакташлары янына әйләнеп кайта.

 

– Татарстанда ничә укучы бала өйдә белем ала? Узган ел аларның саны күпме иде?

– 2024 елның 31 маена булган мәгълүматларга караганда, белем бирү оешмасыннан тыш гаиләдә 4 460 белем ала, шул исәптән 10-11 сыйныфта укыган 360 үсмер мәктәп программасын үзлегеннән үзләштерә.

Узган елда гаилә белеме һәм үзлегеннән белем алучылар саны 3 885 кеше булган.

– Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә дә министр Илсур Һадиуллин гаиләдә белем алуга каршы чыкты. Балаларны өйдә укытуга тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбе нидә?

– Белем алу процессы, күнекмәләр һәм компетенциягә ия булу, эшчәнлек тәҗрибәсе алу, сәләтне үстерү, алынган күнекмәләрне көндәлек тормышта куллану һәм укучыларда белем алуга мотивация формалаштыру гомер буе дәвам итә. Моннан тыш, баланың үз аралашу даирәсе бар, ул сыйныф коллективының әгъзасы булып санала, ягъни белем бирү процессында тулы хокуклы катнашучы булып тора. Гаиләдә һәм үзлегеннән белем алу формасы буенча укыган бала йомык даирәгә эләгә. Аралашудан, үсештән мәхрүм ителә.

Канунда «мәгариф» төшенчәсенә төгәл билгеләмә бирелгән, ул тәрбия бирү һәм укытуның максатчан процессы булып тора. Мәктәп мөһим бурычны – уку процессы барышында үз иленең  гражданинын формалаштыруны хәл итә. Моны бары тик коллективта гына эшләргә мөмкин. Һичшиксез, теләсә кайсы мәктәп коллективы үзенең формалашу һәм үсеш процессын уза. Шәхес үсеше дә нәкъ менә шулай бара.

Танылган укытучы, галим Андрей Макаренконың сүзләрен искә алыйк, «Балалар коллективының тормыш кануны – алга таба хәрәкәт итү» ди ул. Тагын бер кат ассызыклыйм, гаилә коллективы җәмгыятьнең зур булмаган өлеше генә һәм бар нәрсәне да өйрәнеп, үзләштереп булмый.

 

– Балаларын гаиләдә белем алуга күчергән әти-әни белән аралашсаң, алар төп дәлил  буларак мәктәпләрдә балаларның начар гадәтләргә (тәмәке тарту, сүгенү) кереп китүен мисал итеп китерә. Сез моның белән килешә алыр идегезме?

– Бу гадәтләргә теләсә кайда өйрәнергә мөмкин. Сүздә генә түгел, конкрет тормышта да, социомәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләренең өстенлеген, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары көндәлек тормышта да күрсәтә белү кирәк.

Гаиләдә белем алуга һәм үзлегеңнән белем алуга каршы тагын бер дәлил булып әлеге төркем балаларның әзерлек сыйфаты тора.

Өйдә белем алучы балаларның дәүләт йомгак аттестациясе нәтиҗәләренең сыйфаты көндезге формада белем алучы мәктәп укучылары белән чагыштырганда түбәнрәк.

Гаилә белеме алган укучылар 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларда имтихан тапшыру өчен табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне аз сайлыйлар. Бу исә практик юнәлештәге фәннәрне мөстәкыйль рәвештә өйрәнү мөмкин булмавын тагын бер кат ассызыклый.

Үзлегеннән, гаиләдә белем алган балаларның 35 проценты гына профильле математиканы һәм югары уку йортларына керү өчен кирәкле башка фәннәрне сайлап ала.

Елның елында дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча өйдә белем алучылар республикада иң түбән балл күрсәтәләр, бу исә югары уку йортларына керү мөмкинлеге аз дигәнне аңлата.

 

«Бала материалны тиешенчә үзләштерә алмый»

Белем алуның әлеге алымыннан кулланган әти-әниләр үзләре ни сөйли? Казан шәһәре янында яшәүче бер мөселман гаиләсендә тәрбияләнүче ике бала өйдә генә белем ала икән. Язмада исемен үзгәрү шарты белән әни кеше безнең сорауларга җавап бирде. Аның исемен Ләйлә дип куйыйк. Ул декрет ялына киткәнче, математика укытучысы булып эшләгән.

– Өйдә белем алу формасына кайчан күчтегез? Бу карарга килгәнче, ирегез дә сезгә теләктәшлек күрсәттеме?

– Олы кызым 5нчегә, кече улым 3кә бара. Төгәлрәге, алар өйдә торып кына белем алачаклар. Без дини гаилә, биш вакыт намазда. Балаларыбызны кече яшьтән үк дини сабаклар биреп үстерәбез. Алар мәчеткә йөри, быел да мәчетләр каршында оештырылган җәйге лагерьларда ял иттеләр. Кызым ике ел Казандагы мәктәпләрнең берсенә йөреп белем алды. Сыйныфларда бала саны күп, шулай булгач һәрбер бала да материалны тиешенчә үзләштерә алмый. Тагын бер мисал, безнең олы кызыбыз бик оялчан, үз эченә ябык булу сәбәпле, мәктәптә дәресләрдә сүз дә әйтергә куркып утырырга мөмкин. Болар барысы да шәхси укытуны сайларга мәҗбүр итте дә инде. Беренче булып әлеге фикерне ирем әйтте. Өйдә педагоглар һәм яшьтәшләр ягыннан бернинди дә басым юк, низаглар да азрак. Балаларыбызның уку сыйфаты өчен җаваплылык безнең җилкәдә. Без моны аңлыйбыз. Гаиләдә белем бирүне (семейное обучение) еш кына мәктәп дәресләрен өйдә торып уку (надомное обучение) белән бутыйлар. Аларның асылын аңлатып үтим әле. Гаиләдә белем бирү формасында дәрес бирү рәвешен әти-әни үзе сайлый, баланы әти яки әни кеше үзе укыта, белем сыйфаты өчен үзе җавап бирә, ел саен аттестация уза торган мәктәпне дә ул сайлый. Канун буенча гаиләдә белем алучы балалар ел саен аттестация узарга тиеш түгел, алар өчен иң мөһиме – ОГЭ һәм БДИ тапшыру. Әмма без ел саен аттестация узарга карар кылдык. Без аларны онлайн узабыз, аттестация вакытында мәктәпкә беркетеләбез, тестларны онлайн тапшырабыз, соңрак әлеге мәктәптән билгеләр куелган документ җибәрәләр. Бу документ бөтен җирдә кабул ителә.

Аттестация тапшыру өчен һәр укытучы белән аерым килешергә туры киләчәк. Бу авыррак, әмма бушлай. Әгәр аттестация онлайн-платформада тапшырылса, түләүле, уку елы өчен 15-18 мең сум тора.

Көн саен без 15 минут китап укыйбыз, бала аны үзе сайлый. Аннары рус теле, математика китә. Алар буенча 30 минут шөгыльләнәбез. Репетиторлар яллыйсыз икән, биредә инде иркәләнеп тә, сырпаланып булмый. Әйтик, мин үзем, мәсәлән, балаларыма математика фәнен укытам. Калган фәннәр буенча алар репетиторлар белән онлайн шөгыльләнә. Әлбәттә, бик күп чыгымнар таләп ителә. Бу хакта онытмаска кирәк.

 

ФИКЕР:

Казан шәһәре Киров районының "аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 135 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлгенә Хәбибрахманова:

– Өйдә белем алуның төп проблемасы шунда ки, бала программаны тулы күләмдә өйрәнәчәк, үзләштерәчәк дигән ышаныч юк. Көндәлек тормышта «гаиләдә белем алган» укучы репетитор белән шөгыльләнеп кенә әллә нинди уңышларга ирешә алмаган очраклар да бар.

Өйдә белем алуның уңышы ата-анадан, уку процессын оештырудан һәм баланың үзеннән тора. Әгәр ата-аналар барлык мәктәп дисциплиналарын тулы канлы укытуны тәэмин итсәләр, бала белән заманча онлайн-платформаларда шөгыльләнсәләр һәм аның белемгә омтылышын күзәтсәләр, уку нәтиҗәләре мәктәптәгегә караганда да яхшырак булачак.

 

 Саба районы Эзмә урта мәктәбенең тарих укытучысы Наилә Сөләйманова:

– Баланы өйдә укытуга тулысынча каршымын. Бала сау-сәламәт икән, нигә аны аралашудан мәхрүм итәргә? Ни кызганыч, даирәбездә төрле холыклы кешеләр бар. Бала моңа әзер булырга, кирәк чакта каршы тора белергә тиеш. Без, укытучылар, җәмгыятьнең тулы канлы граждининын үстерергә бурычлыбыз. Бала матурлыкны да, караңгылыкны да, мәрхәмәтсезлекне дә, игелеклекне дә күреп үсә, шуннан үзенә гыйбрәт ала. Ә укытучы балаларны үз артыннан ияртә, юлларында якты маяклар кабызырга тиеш. Моны өйдән укып кына булдырып булмый. Хәтта ниндидер кимчелеге булган балалар да мәктәпкә йөрергә, укырга, яшьтәшләре белән аралашырга омтыла. Бу социализациянең бер чагылышы.

 

 БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:

 “Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии биссаалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәссаләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа”.

 Мәгънәсе: “Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла”.

 

“Белгән белән белмәгән бер булырмы?”

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме –  икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш.

Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр – алар барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яраткан икәнен аңлый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсеннән башка була алмый аның.

 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге

 

Ә океан артында ничек?

АКШ

Хәзерге вакытта АКШның һәр унынчы мәктәп укучысы диярлек гаиләдә белем алу алымы буенча укый, әмма 1980 елларга кадәр укуның мондый формасын дини сәбәпләр буенча гына сайларга мөмкин булган. Һәр штатның канун чыгару базасы үзенеке, шуңа күрә балаларын гаиләдә белем алу алымына күчерергә теләгән әти-әниләргә таләпләр дә аерыла. Кайбер Штатларда, гомумән, тиешле органнарга әлеге төр укуга күчәргә теләвегез турында хәбәр итәргә кирәкми, икенчеләрендә хәбәр итәргә генә түгел, уку планын да күрсәтергә һәм тест тапшырырга кирәк. Кайбер җирлектә гаиләләргә өстәмә дәресләргә һәм дәреслекләргә финанс ярдәме бүлеп бирәләр, әмма бу бик сирәк күренеш.  Нәкъ менә Америка Кушма Штатларында хоумскулинг (homeschooling) һәм хоумскулер (homeschooler) дигән гыйбарә барлыкка килгән, алар русча «гаиләдә белем алу алымы» һәм «гаиләдә белем алучы» дигәнне аңлата.

Канада

Гаиләдә белем алу алымы күп яктан Россиянекенә охшаган. Бу төр укуга күчү өчен мәгариф министрлыгының җирле бүлегенә гариза язарга кирәк.
 «Гаиләдә белем алучыларга» мөнәсәбәт, тулаем алганда, уңай, әмма финанс яктан ярдәм итүгә кадәр барып җитми. Бу системага һәр провинциядә үз таләпләре бар.

Бөекбритания

Бөекбритания хакимияте, гадәттә, шәхси тормышка, шул исәптән белем алуга дә тыкшынмый. Англия кануннарында бары тик 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тулы белем алырга тиеш, ә бу таләп ничек итеп үтәләчәк. бу әти-әниләрнең җаваплылыгы, дип кенә күрсәтелгән.

Испания

Гаиләдә белем алу алымы монда киң таралган күренеш. Испаниядә белем бирүнең бу формасын еш кына спорт һәм мәктәпкә системалы рәвештә йөрергә мөмкинлек бирми торган башка эшчәнлек белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре сайлый.

Дәүләт белем бирү процессына тыкшынмый, әмма дәүләт аккредитациясе булган теләсә кайсы уку йортында дистанцион уку мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме, 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар белем алсын, ә бу ничек итеп башкарыла — бу әти-әниләрнең сайлавы.

Франция

Франциядә дистанцион белем зур популярлык казанган. Мәктәп инспекторлары бу форма буенча белем алган балаларны ел саен мәҗбүри рәвештә тикшереп тора. Бала рәттән ике тапкыр "икеле" билгесе алган икән, бу укучыны мәктәпкә җибәрергә мәҗбүр итәләр.

Икенче яктан, француз гаиләләрендә балаларның белем алуына катгый таләпләр юк. Төп таләп- билгеле бер күләмдә белем нигезе, шул исәптән компьютер белеме булу. Инспекторлар укучыларның эрудициялелеген, уйлап таба белүен, әңгәмәдәшенә төпле җавап бирүен һәм бәхәс алып бара белүне дә бәялиләр.

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading