16+

Балалар кедр белән бергә үссеннәр

Соңгы вакытларда яман хәбәрләрне яхшысыннан күбрәк ишетә башладык. Уңга карасаң да, сулга карасаң да... үлем-җитем, фаҗига.

Балалар кедр белән бергә үссеннәр

Соңгы вакытларда яман хәбәрләрне яхшысыннан күбрәк ишетә башладык. Уңга карасаң да, сулга карасаң да... үлем-җитем, фаҗига.

Хәтта без кешеләрне күрәсе килмичә еш кына кояш та йөзен чытып, болыт астына кача бугай инде.  Шуңа күрә дә  Сарман районы Илексаз мәктәбе укучыларының бу гамәлен караңгы тоннель эчендәге яктылык шикелле кабул иттем.

"Кедр белән (татарчасы эрбет була) бергә үсәм" акциясе уздырган алар. Элеккеге ферма янындагы ял паркына 500 төп кедр агачы утыртканнар.  Моңарчы һавадан караганда "Илексаз" дип укыла торган итеп наратлар утыртканнар. Ә бу юлы-кедрлар. 

Агач үсентеләрен сатып алу буенча авылдашлары Илдар Нәбиуллин спонсор булган. Эрбет агачы тайгада гына үсми инде моннан соң.  Әле бит ул бик файдалы чикләвек тә бирә. Киләчәктә аның белән сыйланырга Илексазга гына барырбыз инде. Себергә түгел. Хәер, илексазлылар айга менеп  алмагач утыртканнар дисәләр дә, ышанам. Бу авылда бик тырыш укучылар һәм укытучылар  яшәгәнен алар  мин "Сабантуй" газетасында эшләгәндә үк инде исбат иттеләр.

Газета (әйе, ул чакта ул шактый зур тираж белән чыга торган газета иде) уздырган бер генә  конкурс-ярышта да катнашмый һәм җиңми калмый иделәр алар. Укытучылары Вахит Шәвәлиев хәтта үзләрен Казанга яраткан хоккей командалары " Ак барс"Гагарин кубогын откач,  аны күрсәтергә дә алып килде.  Бик сирәкләргә генә тәтегән бәхет елмайды аларга. Кубокны тотып фотосурәткә төштеләр. Ә  башта  безгә дуслыгыбызны исбатлап,  бик күп ишекләрне ачтырырга рөхсәт алырга туры килде. Илексазлыларның кедр утыртуларын   белгәч тә шул  искә төште.

Соңгы ун елда планетада  урманнар 12 процентка югалган. Сәбәпләре төрле:  киселгән, янган, корыган. Ә бит бу өч Испания территориясе  кадәр. Шундый тизлек белән планетабыз яшел үпкәләреннән колак каккан чакта  500 төп кедр ул бит үзе кечкенә генә бер урман. Аларга башкалар да кушылса, мондый урманнар тагын да күбәер һәм безнең  сулар сулышыбыз киңәер.  

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading