Дистанцион рәвештә укытуга күчүгә Кукмараның 4нче мәктәбендә укучыларның ата-аналары аеруча сөенгәндер. “Безгә кичке мәктәпне кушарга телиләр. Без моңа каршы. Балаларыбызның куркынычсызлыгы өчен борчылабыз”, – дип мөрәҗәгать иткәннәр иде алар редакциябезгә.
Хәзер өйдән генә укырга туры килгәч, күңелләре тыныч. Дөрес, алга таба ничек булыр дип кайгыручылар бар.
Кичке мәктәп куркынычмы?
Баксаң, Кукмара районы мәгариф идарәсе бинасында ремонт эшләре башланган икән. Шул бинада урнашкан кичке эшче яшьләр мәктәбен 4нче мәктәпкә күчереп торырга булганнар. Әмма аларны берәү дә кочак җәеп каршы алырга тормый. 4нче мәктәп укытучылары, әти-әниләрнең дә күбесе теш-тырнаклары белән каршы. Бу хакта мәгариф идарәсенә дә шикаятьләр юллаганнар. “Кукмарада башка мәктәпләр дә җитәрлек. Нигә нәкъ менә безгә күчерергә булганнар кичке мәктәпне?” – дип гаҗәпләнә алар. Көтелмәгән “кунаклар” аларның ничә еллар буе, акча җыешып, тырышып ясаган ремонтларын җимерерләр, дип тә борчылалар. Гомуми урта белем бирү мәктәбендә укый алмаганга кичке мәктәпкә күчәргә мәҗбүр булган балалар 4нче мәктәп укучыларына нинди үрнәк күрсәтер, күбесе тәмәке тарта, тәртипсез, урлау очраклары барлыкка килмәсме, дип хафалана әти-әниләр.
Бу мәсьәләдә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. Матбугат хезмәте белгечләре аңлатуынча, кичке мәктәп ремонтка ябылу сәбәпле, укучыларны вакытлыча Кукмараның 4нче мәктәбенә күчергәннәр. Сыйныфларны кушу турында сүз бармый. Кичке мәктәп укучылары аерым белем алачак. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе бу уңайдан җыелыш җыярга тиеш, диделәр министрлыкта.
Булган ул җыелыш. Тик әти-әниләр дә, укытучылар да үзләрен кызыксындырган сорауга җавап бирмәделәр, ди. Бу сорауларга без җавап таба алмабызмы дип, Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров белән элемтәгә кердек. Вакыты тыгыз булса да, безнең белән сөйләшергә җай тапты үзе.
– Нинди генә мәктәпләр юк хәзер: IT, төрле юнәлешне тирәнтен укыта торган лицейлар, дисеңме, ә менә кичке эшче яшьләр мәктәпләре бетеп бара. Республикада да алар җидәү генә. Бу мәктәпне саклап калыр өчен зур көч куйдым. Әйе, ул рейтингларда югары нәтиҗәләр бирми. Әмма, гомуми мәктәпләрдә укый алмаган балалар өчен бик кирәкле. Мәктәпне тәмамлаган укучылар тормышта үз урыннарын таба, эшкә урнаша. Анда тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Гомумән, балаларны бүләргә, төрле “сортлар”га аерырга ярамый. Тормыш аларны болай да бүлгән инде. Хәзер, киресенчә, үзенчәлекле балаларны яшьтәшләре белән бер шартларда укыту турында сүз бара, – дип аңлатты Роберт әфәнде.
4нче мәктәп укытучылары әйтүенчә, аларда яңа укучыларны сыендырырлык буш урыннар юк. Инглиз, татар телләрен ике төркемгә бүлеп укытырга туры килә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе исә моның белән килешми.
– Кукмараның 4нче мәктәбе 784 урынга исәпләнгән. Хәзер анда 400дән артык кына бала белем ала, 300ләп урын буш. Кичке мәктәптән күчкән 30 балага урын табылмасмыни? Ата-аналарга барысы да аңлатылды. 1 сентябрьгә ремонтны төгәлләр өчен, аны хәзердән башларга туры килде. Яңа уку елыннан кичке мәктәп укучылары яңартылган бинага күченәчәк, – диде Роберт Мансуров.
Иң өлкән укучыга 43 яшь
Кукмарада сакланып калган сирәк саналган бу кичке мәктәп турында тулырак аның директоры Салават Каюмовтан сораштык. Чынлап та данлыклы икән шул ул. Тарихы 1920 елларга ук барып тоташа. Ул чакта завод-фабрика эшчеләре өчен оешкан булган. Сугыштан соңгы елларда әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе районда күренекле җитәкчеләр булган. 1990 елларда мәктәп турында фикерләр үзгәрә башлаган. Группировкалар, бандитизм киң җәелгән елларда моңа гаҗәпләнәсе дә юк.
Хәзер исә мәктәптә 84 бала белем ала. Аларның 50 проценты читтән торып укый. 5-12нче сыйныфта укучыларның иң кечкенәсенә 15 яшь булса, иң өлкәненә – 43 яшь.
Аларны яшькә түгел, белем дәрәҗәсенә карап сыйныфларга бүләләр. Җиңеләйтелгән программа булганга, уку 12нче сыйныфка кадәр сузыла.
– Төрле ситуациядә калган укучылар белем ала бездә. Кайберләре белем дәрәҗәләре түбәнрәк булу сәбәпле, гомуми мәктәптә укый алмыйча килгән. Кемгәдер, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, эшкә урнашкач, хәзер эшендә югарырак дәрәҗәгә күтәрелү өчен, 10-11 нчы сыйныфны тәмамларга кирәк. Икенче берәүләр, хәрби хезмәттән соң укуын дәвам итәргә теләп, БДИ нәтиҗәләре кирәк булганга безгә мөрәҗәгать итә. Аларның күбесе мәктәпкә белем алырга теләп килгән кешеләр. Дөрес, араларында берничәсе балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә тора. Әйе, тәмәке тартучылар да очрап куя. Әмма андый балалар гомуми мәктәптә дә булырга мөмкин. Гомумән алганда, балалар тәртипсез түгел. Тырышып укыйлар. Былтыр бер кыз рус теленнән БДИны 72 баллга тапшырды. Кичке мәктәптә җиде укытучы белем бирә. Барысы да озак еллар укыткан тәҗрибәле педагоглар, – ди Салават Каюмов.
– Элек мәктәпнең үз бинасы булган, ләкин 1985 елда көчле янгын вакытында аннан көл генә калган. Шуннан бирле яңасын салмаганнар. Бүген көн саен укырга йөрүче 40ка якын гына бала булгач, кичке мәктәп өчен аерым бина булдыруны кирәк дип тапмыйлар, күрәсең. Мәктәп районның мәгариф идарәсе бинасында урнашкан. Биредә ремонт эшләре инде башланган.
– Безгә укырга шартлар тудырганнары өчен 4нче мәктәпкә зур рәхмәт. Әти-әниләр безнең күчкәнне бик яратып бетермәделәр анысы. Ләкин аларны аңлыйм. Шулай да балалар арасында бәхәс тудырмаска иде. Балаларны тигез күрик, – диде Салават Каюмов.
4нче мәктәп директоры Азат Хәсәнов куркырлык сәбәп юк, ди. Үзе дә дүрт ел шул кичке мәктәпнең директоры булып эшләгән кеше буларак, ул балаларны яхшы белә.
Дистанцион уку вакытында балалар күрешми. Әлегә онлайн дәресләр кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгесез. Кызганыч, балалар начар гадәтләргә кичке мәктәп укучыларыннан башка да, шул ук үз сыйныфташлары, интернет, телевизордагы кинолар аша да өйрәнергә мөмкин. Балалар аңлы рәвештә акны карадан аера белсен иде. Нинди булсалар да, укучылар үзара аңлашып, дус, тату укысыннар.
Комментарийлар