16+

БДИ тапшыру вакытлары күчерелергә мөмкин

«Чөнки без мәктәп укучыларының сәламәтлеген өстен куярга һәм имтиханны моның куркынычсыз булуына тулысынча ышанган вакытта гына уздырырга тиеш», - министр.

БДИ тапшыру вакытлары күчерелергә мөмкин

«Чөнки без мәктәп укучыларының сәламәтлеген өстен куярга һәм имтиханны моның куркынычсыз булуына тулысынча ышанган вакытта гына уздырырга тиеш», - министр.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын соңрак вакытка күчерү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта федераль министрлык башлыгы «Россия 24» телеканалында «Диалог» программасында белдерде.

«Без бердәм дәүләт имтиханыннан башка югары уку йортларына кереп булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Әлегә имтиханны 8 июньнән үткәрү карары гамәлдә. Әмма бәйрәмнәрдән, 12 майдан соң, бәлки, бу карарга төзәтмәләр кертелер», — дип әйтә Сергей Кравцов.

Ул ачыклаганча, БДИ үткәрү сроклары буенча карар эпидемиологик вазгыятькә карап кабул ителәчәк. «Чөнки без мәктәп укучыларының сәламәтлеген өстен куярга һәм имтиханны моның куркынычсыз булуына тулысынча ышанган вакытта гына уздырырга тиеш», — диде мәгариф министры.

Сергей Кравцов шулай ук искәрткәнчә, 4-8 сыйныф укучылары өчен быел Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрмәү турында карар кабул ителгән, алар киләсе уку елы башында узачак.

«Тугызынчы сыйныф өчен йомгаклау аттестациясе рус теле һәм математика буенча узачак, дигән карар кабул ителде. Бәлки, без укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясеннән азат итү турында карар кабул итәрбез, һәм ул агымдагы билгеләр буенча узачак», — дип йомгаклады ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading