16+

БДИ уза да китә, ә тормыш дәвам итә...

Рәхәт чакта укып калдык без, дип сөенәм: компьютерлар популярлашмаган иде, рефератларны кулдан язабыз, БДИ дигән нәрсә дә юк, итмиханны билетлар ярдәмендә язып яки телдән тапшырабыз. Дөрес, тормыш бер генә урында тормый. Мәгариф системасы да үзгәрешләр кичерә, үсә, заманчалаша. Балалар да элекке түгел шул хәзер. Китап урынына компьютердан укый-укый үзләре дә...

БДИ уза да китә, ә тормыш дәвам итә...

Рәхәт чакта укып калдык без, дип сөенәм: компьютерлар популярлашмаган иде, рефератларны кулдан язабыз, БДИ дигән нәрсә дә юк, итмиханны билетлар ярдәмендә язып яки телдән тапшырабыз. Дөрес, тормыш бер генә урында тормый. Мәгариф системасы да үзгәрешләр кичерә, үсә, заманчалаша. Балалар да элекке түгел шул хәзер. Китап урынына компьютердан укый-укый үзләре дә...

Мәктәпләрдә урак өсте башланды. Укучылар, тырыша-тырыша, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Татарстанда, төрле сәбәпләр аркасында, вакытыннан алда БДИны 8 майда ук тапшырдылар. 16 чыгарылыш укучысы, имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулына аттестат алачак. Ә БДИның төп дулкыны 26 майдан башланачак.
Яңалыклар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан БДИның тестка корылган «А» өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк.Имеш, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Имтиханда иң җиңел булып саналган бу өлеш укучыларда фикерләү сәләтен киметә дигән фикерләр дә бар. Моны тулырак аңлар өчен, мәсәлән, рус теленнән имтиханны күз алдына китерик. Ул 3 өлештән тора. «А» өлешендә - 30 тест формасындагы бирем, һәр сорауга дүрт җавап бирелгән, арасыннан дөресен сайлап алырга кирәк. «В» өлеше исә катлаулырак. Җавапларны үзеңә формалаштырырга туры килә. «С» өлешендә инша язасың. Имтиханнан «А» өлешен алып ату белеме саерак булган укучылар өчен файдага түгел. Чөнки кайберәүләр, нәкъ менә «А» өлешендәге сорауларга җаваплар ярдәмендә баллар җыеп, БДИны тапшыра торган булганнар. Дөрес, бу үзгәрешләр быел БДИ тапшыручыларга кагылмый әле.
Интернетта бер социаль челтәрдә имтихан вакытында ярдәм итәрдәй ысуллар турында әйтелгән бүлеккә тап булдым. Нәрсә генә уйлап чыгармый икән укучылар.
...телефонның колакчаннары шнурсыз, борчак зурлыгы гына, аны колакка тыгып җибәрәсең. Репетитор өйдән биремнәрне тиз-тиз эшләп җиткереп тора. Шулай җайлы гына имтихан тапшырырга була. Ахырдан теге колакчаннарны колактан магнит ярдәмендә суыртып аласың.
...тесттагы биремнәрне лазер белән тәрәзә аша якындагы йорт стенасына төшерергә була. Алдан сөйләшенгән танышың җавабын да шул ук стенада чагылдыра.
...имтихан бүлмәсеннән биремнәрне чыгарып, әзер җаваплар белән керергә мөмкин. Дөрес, бу хезмәт 20 мең тирәсе тора.

БДИны күпмедер дәрәҗәдә ришвәтләрдән котылу өчен уйлап чыгардылар кебек югыйсә. Икенче яктан, элек югары уку йортларында гына ришвәтчелек күзәтелсә, хәзер мәктәпләргә дә үтеп керә башлады дип уйларгамы? Хәер, җитәкчеләр моның белән ныклап көрәшә. Менә быелдан да имтихан тапшыручылар өчен катгый таләпләр керткәннәр.
Бу юлы исә имтиханны видеокүзәтү астында тапшырырга туры киләчәк. Белгечләр фикеренчә, ул барысы да гадел булсын өчен эшләнә. Имтиханнан туры трансляцияне хәтта укучыларның әти-әниләре дә күзәтеп бара алачак.
Имтиханда еш кына кесә телефоныннан файдалану очраклары турында ишетергә туры килә. Бу юлы исә моңа да нокта куярга җыеналар. Мәктәпләрдә укучыларны имтиханга металл эзләү җайланмасы аша тикшереп кертәчәкләр.
БДИны тапшыру өчен, мәктәптә ел буе үзләштергән белем җитә дип саный белгечләр. Ә менә югары уку йортларына керергә хыялланган, зур балл җыярга теләгәннәргә өстәмә шөгыльләнү кирәк булачак. Укытучы белән дәресләрдән тыш әзерләнергә яки репетитор ялларга була.
Дулкынлануны ничек җиңәргә?
- имтиханга ныклап әзерләнегез;
- БДИны туплаган белемнәрегезне башкаларга күрсәтү мөмкинлеге, ел буе укыганның нәтиҗәсен күрү итеп кабул итегез;
- имтихан алдыннан туйганчы йоклау да файдалы, имтиханга азрак алдан килергә тырышыгыз;
- иртәгә имтихан дигән көнне туган көннәр, дискотекаларны башка вакытка калдырып торыгыз, иң яхшысы - саф һавада йөреп керегез, башыгызны шулай азрак ял иттерегез;
- имтиханга ач килеш бармагыз, конфет яки шоколад булса да кабып куегыз.
Имтиханда:
- уңайлы итеп утырганнан соң, сорауны һәм җавапларны игътибар белән укырга кирәк. Җавапларны иләк аша үткәрегез. Туры килми торганнарын алып ату ысулы белән дөрес җавап табарга да була;
- имтихан вакытында дулкынланмаска, ашыкмаска тырышыгыз;
- аңлашылмаган сорауны калдырып торып, икенчесенә күчегез;
- укытучыларны алдалаудан, күчерергә маташудан файда юк, иң яхшысы - булган белемнәрегезне файдаланыгыз, җиңел юллар эзләмәгез.
Ата-аналар колагына:
Психологлар фикеренчә, имтихан балалар өчен зур стресс, шуңа да бу вакытта аеруча игътибарлы булу сорала. Балагызның имтиханга әзерләнүен билгеле бер системага салырга тырышыгыз, әзерлек барышын контрольдә тоту да зыян итмәс. Ләкин бу басым ясау, орышу, ачулану, куркыту рәвешендә булырга тиеш дигән сүз түгел. Үсмернең психологик халәтен истә тотып, дусларча аралашырга тырышыгыз. Балада үз-үзендә ышаныч тудырырга кирәк, борчылса, аны тынычландырыгыз, юату, ярату сүзләрен әйтергә онытмагыз.
БДИны ел саен катлауландыралар, үзгәртәләр, шул ук вакытта тесттагы сорауларга да игътибар бирелсен иде, күп укучылар һәм укытучылардан, сорауларга җаваплар төгәл бирелмәгән, икеләнү калдыра, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Алга таба БДИ сораулары камилләшер, укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен арттыра торган биремнәр, телдән җавап бирүгә корылган өлешләр дә кат-кат уйланып эшкәртелер дип ышанып калам.
Ә инде имтиханны ниндидер сәбәпләр аркасында тапшыра алмасагыз яки начар билгеләргә бирсәгез, артык борчылмагыз. Бу әле барысы да бетте дигән сүз түгел. Тестларны кабат тапшырырга була. БДИ уза да китә. Ә тормыш дәвам итә...
БДИның төп дулкыны расписаниесе:
26 май - география, әдәбият.
29 май - рус теле.
2 июнь - чит телләр, физика.
5 июнь - математика.
9 июнь - информатика, биология, тарих.
11 июнь - җәмгыять белеме, химия.
16-19 июнь - җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаганнар өчен резерв көннәр.
Укучылар математика һәм рус теленнән итмиханны мәҗбүри бирәчәкләр. Бер фәннән өстәмә имтихан сайлап алына.
Имтихан барышы турында мәгълүмат җыю һәм анализлау, хокук бозуларны ачыклау, төбәкләр белән элемтәдә тору максатыннан, БДИ буенча ситуация-мәгълүмати үзәге дә булдырылды. Аңа журналистлар өчен ачык матбугат үзәге, барлык имтихан тапшыру пунктларында сынау барышын күзәтеп торырга мөмкинлек биргән видеокүзәтү системасы, бертөркем җәмәгать күзәтчеләре һәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» керә. БДИ буенча туган сорауларны +7 (843) 294-95-62 телефоны аша җиткерергә була.Үзәк 18 июльгә кадәр эшләячәк.

Быел 11нче сыйныфны тәмамлыйм. Әгәр дәүләт имтиханнарын тапшыра алмасам, нишләргә? Тиешле балл җыя алмыйча, югары уку йортына керә алмасам, БДИны кайчан кабатлый алам?
Камилла Кәримова, Яшел Үзән

- Быелгы чыгарылыш укучылары рус теле һәм математикадан минималь баллардан да түбәнрәк балл җыйган очракта, имтиханны бары икенче елда гына тапшыра алачак. Шул рәвешле, ул быел БДИ нәтиҗәләре турында таныклык алмаячак, аттестат урынына аңа мәктәптә укыган дип белешмә биреләчәк. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганга аттестатыгыз булган очракта, һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә була. Аны тәмамлаганнан соң, белем алуны югары уку йортында дәвам итү мөмкинлеге дә бар. 1 мартка кадәр гариза тапшырып, ел саен теләгән фәнеңнән БДИ тапшырырга була.

Инглиз теленнән имтиханны 3 сәгать ярымга озайтырга телиләр, дип ишеткән идем, бу дөресме? Һәм ул быел мәҗбүри имтихан булып саналамы?
Марат Сафин, Чаллы

- 2014 елда инглиз теле мәҗбүри имтиханнар исемлегенә кертелмәгән, вакыты да өч сәгать ярымга озайтылмаган.

Укытучыбыз, имтиханга үзегез белән бернәрсә дә алып керергә ярамый, ди. Ләкин 4 сәгатькә сузылган имтихан укучы өчен зур стресс, хәл китәргә, баш әйләнергә мөмкин.
Альбина Мөхәммәтова, Казан

- БДИга үзең белән пластик шешәдә су, шоколад алып керергә рөхсәт ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading