16+

БДИның яхшысына да, начарына да әзер идек

Быел уку елы да, имтиханнары да гадәттәгечә булмады. БДИның вакыты да берничә тапкыр үзгәрде.

БДИның яхшысына да, начарына да әзер идек

Быел уку елы да, имтиханнары да гадәттәгечә булмады. БДИның вакыты да берничә тапкыр үзгәрде.

Кайбер имтиханнар, мәсәлән, математикадан база сынавы үткәрелмәде. Гомумән, быелгы ирекле БДИда хәтта имтиханнан баш тартырга да мөмкин булды.  Шунысы мөһим: быелгы имтиханнарның нәтиҗәсе канәгатьләнерлек. Матбугат очрашуында Татарстан Мәгариф министры Рафис Борһановның та имтихан нәтиҗәләренең яхшысына да, начарына да әзер булганнарын белдерде. “Дистантта уку дүртенче чиреккә туры килде, гадәттә ел азагында материалларны кабатлауга күбрәк вакыт бирелә. БДИ нәтиҗәләрен өйрәнгәч, шунысы ачыкланды: укытучы ярдәме кирәк булган  инглиз, немец теле кебек фәннәрдән нәтиҗәләр түбәнрәк, ә укучы мөстәкыйль дә әзерләнә ала торган фәннәрдән югарырак баллар җыелды. Бүген БДИ бирүнең төп вакыты тәмамланып килә. 8 августта имтихан бирүне төгәллибез”, – диде министр.

Быелгы мәктәп укучылары БДИдан югары балларны рус теле, тарих, география,  химия, француз теле, җәмгыять белеменнән туплаган. Шул ук вакытта фәннәрдән иң түбән чикне уза алмаучылар саны да арткан. Мәсәлән, химиядән 14,96 процент, биологиядән – 9,33, җәмгыять белеменнән – 7,43, информатикадан – 5,85 процент укучылар имтиханны тапшыра алмаган.  Имтиханнарны алар  киләсе елга гына тапшыра алачак.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading