16+

БДИның көннәре билгеле

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы көннәрне билгеләде.

БДИның көннәре билгеле

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы көннәрне билгеләде.

Имтиханнарны түбәндәге тәртиптә вакытыннан алда да бирергә мөмкин:
рус теле - 20 апрель;
чит телләр, география, химия, тарих - 23 апрель
математика - 26 апрель;
информатика, ИКТ (мәгълүмати коммуникатив технологияләр), биология, җәмгыять белеме, әдәбият, физика - 2 май.
Әгәр кем дә булса тиешле биремнәрне үтәп бетермәсә яки имтиханга ниндидер мөһим сәбәпләр аркасында гомумән килә алмаса, БДИны теләсә кайсы фән буенча 4 май көнне тапшырырга мөмкин булачак.
БДИның төп дулкыны 28 майда башлана. Көннәре түбәндәгечә:
информатика, ИКТ, биология, тарих - 28 май;
рус теле - 31 май;
чит телләр, химия - 4 июнь;
математика - 7 июнь;
җәмгыять белеме, химия - 13 июнь;
география, әдәбият - 16 июнь.
БДИның беренче дулкынына мөһим сәбәпләр аркасында эләгә алмаучылар аны июль аенда икенче дулкында бирәчәк.
Тагын шунысы да бар, әгәр мәктәп укучысы рус теле яки математика буенча БДИдан «ике»ле алган икән, ул аны рус теленнән - 31 май һәм 7 июль көннәрендә, математикадан - 7 июнь һәм 10 июльдә кабат тапшырып карый ала. Әгәр алай да килеп чыкмаса, ятып калганчы атып калыйм дип, 16 июль көнне ике фәнне бер көндә тапшырырга мөмкинлек булачак.
БДИ тапшыру иртәнге сәгать унда башлана. Үзең белән линейка, калькулятор һәм транспортир алып керергә рөхсәт ителә.
Элек барлык абитуриентлар да, ташламаларга ия булу-булмауларына карамастан, БДИ нәтиҗәләре белән берьюлы биш уку йортына документлар тапшыра алалар иде. Әле анысында да бер вузга өч һөнәр буенча рөхсәт ителде! Хәзер исә хәл башкачарак, уку йортына керергә теләүче барлык абитуриентлар да берьюлы биш вузга документ тапшыра ала, әмма ташламага ия булучылар аларның дүртесендә конкурс аша үтәчәк.
Татарстанда мәктәп тәмамлаучылар БДИ тапшырачак фәннәрнең исемлеген 1 мартка кадәр тапшырырга тиешләр. Рус теле һәм математика бөтен кешегә дә мәҗбүри. Әгәр имтиханны өстәмә вакытта икенче дулкын белән бирергә җыенасың икән, 5 июльгә кадәр гариза язарга кирәк (гадәттә, бу категориягә узган ел мәктәпне тәмамлаучылар, училище, техникумнарда укучылар керә).
Быел Татарстанда 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар - 21773, шуларның 6056сы Казан шәһәренә туры килә. Статистика мәгълүматларына күз салсак, узган ел республикабызда 21594 укучы мәктәпне тәмамлаган, аларның 4675е башкаладан. Моннан чыгып, балалар нык арткан икән дип уйларга кирәкми, былтыр 11 нче сыйныфны тәмамларга тиеш булганнарның күпчелеге тугызынчы сыйныфтан соң ук урта һөнәри белем бирүче уку йортларына киттеләр. Татарстанда быел БДИны 110 урында тапшырачаклар, аларны оештыруда 7330 кеше катнашыр дип көтелә. Быел тапшырган БДИның нәтиҗәләре 2013 елның 31 декабренә кадәр көчендә кала.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова республиканың Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта: «Булачак абитуриентларның, ата-ана һәм укытучыларның БДИ тапшыруга бәйле сораулары һаман да күп. Җавапларны www.ege.edu.ru, www.fipi.ru сайтларыннан, 8(843)292-24-32 телефоны аша ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясеннән белеп була», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading