16+

Белем күп булмый: галимнәрне укыта башладылар

Белем алу бишектән ләхеткә кадәр дәвам итәргә тиеш, диләр.

Белем күп булмый: галимнәрне укыта башладылар

Белем алу бишектән ләхеткә кадәр дәвам итәргә тиеш, диләр.

Галимнәр өчен дә, алар никадәр генә гыйлемле булсалар да, уку һәм тәҗрибә уртаклашу комачау итми, билгеле. Шуңа күрә табигый фәннәр һәм инженер-техник юнәлешләрдә эш иткән “акыллы баш”лар өчен Татарстанда махсус мәктәп оештырып җибәрделәр.  

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни-белем бирү комплексы оешмалары кафедралары һәм лабораторияләре мөдирләренең республика мәктәбен ачу тантанасы узды.

Нинди генә өлкәне алсак та, төп байлыгыбыз – кешеләр, дип даими кабатлап киләбез. Фәнни-техник өлкәдә дә кеше, галим роле бәяләп бетергесез. “Завлаблар мәктәбе” Татарстанның кадрлар потенциалын үстерүгә көчле импульс булырга тиеш, диләр.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров бу перспективалы белем бирү проекты нәкъ менә безнең республикада башлангыч алуына сөенеч белдерде. Алга таба ул бөтен Россия күләменә масштабландырылуына ышаныч белдерде.  

-  Татарстан территориясендә илдәге дөньякүләм дәрәҗәдәге 10 фәнни үзәкнең берсе эшли, 6 инженер мәктәбе икътисадның иң мөһим юнәлешләре өчен югары квалификацияле белгечләр әзерли, республиканың 6 вузы “Өстенлек-2030” стратегик һәм академик лидерлык программасында катнаша, тикшеренү лабораторияләре челтәрләре киңәя бара, университет кампуслары модернизацияләнә, –  дип уңышларны санап китте Әсгать Сәфәров.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп узганча, быел Татарстан илкүләм фәнни-технологик үсеш рейтингында барлык төбәкләр арасында, Мәскәүдән генә калышып, икенче баскычка күтәрелгән. Иң беренче чиратта, вузлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге исәпкә алынган. Әмма проблемалы зоналар да юк түгел. 

-    Иң зур чакыру ул фәннең финанслануын бермә-бер арттыру бурычы. Бу, беренче чиратта, бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү хисабына эшләнергә тиеш. Без икътисадның реаль секторы белән элемтәләр булдырып, предприятиеләрдән заказлар күләмен үстерергә тиеш. Инструментларның берсе – технологик эшмәкәрлек платформасы, - ди Рифкать Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, Завлаблар мәктәбе – өстәмә һөнәри белем бирүдәге яңа программа. Бу квалификация күтәрү. Аның дәвамлылыгы – 72 сәгать. Ул максималь күләмдә практикага корылырга тиеш. Программа даими эшләячәк. Ел саен финансланачак, диде Гыйльметдинов. Мәктәпне уңышлы тәмамлаучылар Татарстан Фәннәр Академиясенең дәүләт үрнәгендәге сертификатын алачак. 

Быел табигый фәннәр һәм инженер-техник профиль лабораторияләре мөдирләре — 430 кеше укулар узачак. Киләсе елда квалификацияләрен иҗтимагый һәм гуманитар профиль җитәкчеләре күтәрәчәк. 

Төп фото: Татар Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading