Инде менә Мәскәүдән тагын бер китап кайтып төште. "Татар галимнәре" дигән әлеге басма рус телендә. Анда 120 татар галиме турында бай мәгълүмат тупланган. Аны кулга алып, беренче битләрен ачу белән күңелдә горурлык хисе туа башлый. Бу дөнья күләмендә исемнәре яңгыраган зур ачышлар ясаган галимнәр - барысы да үзебезнекеләр бит: татар ул-кызлары! Китапны күбрәк укыган саен ул хис арта бара.
Иң куанычлысы китапта чишмә башы да онытылмаган - мәгърифәтчеләр, танылган дин галимнәре дә үзләренең лаеклы урыннарын алган. Ризаэтдин Фәхретдинов, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласый, Каюм Насыйри...
Роалъд Сәгъдиев та безнең горурлык. Мәскәүдә студентлар гаиләсендә туган егет ул. Академик. Аның энесе Ренад Сәгъдиев та профессор, химик, академик. Бер атаның ике улы һәркайсы үз өлкәсендә бар дөньяга билгеле. Татар егете иң яшь академик Роальд СССР Фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институтын җитәкләгән. Хәер, болары хакында азмы-күпме белә идем инде. Буа шәһәрендә Роалъд Сәгъдиев исемен йөрткән мәктәп тә бар.
Ә менә шагыйрь Дәрдмәнднең оныгы Бәшир Искәндәр улы Рәмиев хакында әлеге китаптан укып кына белдем.
Башкортстанның Баймагында туган ул. Беренче электрон исәпләү машиналарын (ЭВМ) уйлап табучыларның берсе. Тагын яңа ракета комплексларын эшләүдә зур өлеш керткән. Шуңа күрә дә бу комплексларны аның әтисенең исеме белән Искәндәр дип атаганнар. Моны белгәч баш тагы да югарырак күтәрелеп китә.
Китапка кергән галимнәр арасында табиблар да, экономистлар да, юристлар да, техника фәннәре белгечләре, филологлар да бар. Россия Фәннәр академиясенең 25 институты турында да тулы мәгълүмат бирелгән. Аларны төрле елларда татар галимнәре җитәкләгән булган. Менә үзегез уйлап карагыз: Роберт Ннгъмәтуллин дигән галимебез физик-математика фәннәре докторы, профессор 2006 елдан 2016 елга кадәр Ширшов исемендәге океанология институтын җитәкли. Шунысын да әйтергә кирәктер, институт составына Калининградтагы Атлантика, Геленджиктагы Көньяк, Санкт-Петербургтагы бүлек, Архангельскидагы Төньяк Көнбатыш һәм Әстерхандагы Каспий филиалы керә.
Аның шәкертләре арасында 25 фән докторы, 50 фән кандидаты, академия институтларының 3 директоры һәм 1 Россия Фәннәр Академиясе әгъза -корреспонденты. Китапка кергән 120 галим турында да кызыклы гына язмалар урын алган. Араларында таныш йөзләр, фамилияләр очравы аеруча сөендерә.
Китапны төзүче аның җаваплы редакторы Үтәмышев Илдар Рөстәм улына рәхмәтнең иң зурысы барлык татар милләте исеменнән. шундый зур һәм бик кирәкле эш башкарган ул. 1954 елда Казанда туган. Мәскәү физик- технология институтын тәмамлаган, техник фәннәр докторы . Россия Академиясенең табигый фәннәр академигы , аның Вице-президенты. Ул академик Рөстәм Үтәмышев гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе ягыннан нәселе Шиһабетдин Мәрҗанига барып тоташа. Бабасының әтисе Мөхәммәтҗан Кәримов атаклы сәүдәгәр һәм китаплар нәшер итүче булган.
Әтисе Рөстәм Исмәгыйл улы профессор, академик. Космик корабль экипажларын күнектерү техникасын уйлап табуда катнашкан. СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина техникасы фәнни тикшеренү институтын җитәкләгән.
Бу саллы басма тагын бер фикерне кузгатты әле. Бу бар дөньяга билгеле, зур-зур фәнни институтларны җитәкләүче татар егетләре алар барысы да совет мәктәбендә тырышып белем алган. БДИ бирми генә вузларга кергән. Менә моннан соң совет мәктәбен яманлап авыз ача алмаслар инде.
Тәкъдим итүне мәктәпнең директоры Роберт Мансуров алып барды. Мәҗлестә "Татар дөньясы" газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев та катнашты. Юнеско Мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров татар һәм төрки халыклар милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалеевка академик исемен биреп, Мактау Дипломы тапшырды. Бу мәртәбәле җыенда катнашучыларга китап бүләк итеп бирелде.
Басма һичшиксез үз укучысын табар. Бүген һөнәр сайлау кебек җитди гамәл алдында торганнарга да бик файдалы булыр.Туган телебезне - татар телен никадәр генә яратсак та, китапның русча басылуы бу юлы сөендерә. Башка милләтләр дә укый алачак һәм татарның шундый зыялы халык икәнен беләчәк. Минемчә, бу китапны татар булуыннан, татарча сөйләшүдән оялып йөргән һәркем укып чыгарга тиеш. Шуңадыр бу басманы тәкъдим итүне яшьләр, укучылар арасында да уздырырга кирәк дигән акыллы фикер дә яңгырады.
Комментарийлар
0
0
Шундый китап чыкканга бик сөендем. Безнең татар фамилияләрен спортсменнар арасында, музыкантлар арасында, эйтеп бетергесез... ишеткәч алар өчен горурланабыз. "Менә бит, ул татар малае яки кызы",- дип әйтәбез. Шундый эш башлагач, дәвам итегез!
0
0