16+

"Бүген иртән биш укытучыны сәхнәгә менгереп кабаттан карадык": Татарстанның "Ел укытучысы" ачыкланды

Өч сайлап алу этабыннан торган «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча нәтиҗәләре билгеле булды. Аның абсолют җиңүчесе дип Казан шәһәре Мәскәү районы 2 лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин табылды.

Аңа 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Икенче урынны Бөгелмә шәһәре Мостафа Энджель исемендәге лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Сабиров яулады. Өченче урынны Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова алды. 2 урынга – 100 мең сум, 3 урын яулаучыга 70 мең сум тапшырылды. 

Конкурс ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә.

«Бүген иртән биш укытучыны сәхнәгә менгереп кабаттан карадык. Ис китәрлек, чөнки алар шулкадәр тырыш, шулхәтле матур! Ул педагоглар яхшы тапшыруларны алып баручы да була алалар, чөнки укытучы халкы үзен күрсәтә белә. 
Шунысы куанычлы: татар теле һәм әдәбияты укытучылары 11 регионнан килгән, шулай ук Татарстанның 15 районыннан да 21 укытучы бар. Бу безне бик сөендерә. 
Жюри, бик яхшы эшләп, үзенең нәтиҗәләрен ясады. Бу, бик объектив рәвештә бәяләнеп, җиңеп чыккан укытучылар», - дип сөйләде журналистларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading