16+

Бүгенге чор яшьләрен хезмәт белән тәрбияләүне кире кайтарыргамы?

24 августа 2023, 15:03
1064
0
2
Уку өчен 7 минут

Хезмәт тәрбиясе бүгенге заманда чуанга әйләнеп бара. Йөз каршылык, мең тәнкыйтьләү. Кул арасына керә башлагач та эш белән үскән безнең буын яңа сынау кичерә – үзебезнең балалалар хезмәтен куллану закон карамагында. 

Бүгенге чор яшьләрен хезмәт белән тәрбияләүне кире кайтарыргамы?

Хезмәт тәрбиясе бүгенге заманда чуанга әйләнеп бара. Йөз каршылык, мең тәнкыйтьләү. Кул арасына керә башлагач та эш белән үскән безнең буын яңа сынау кичерә – үзебезнең балалалар хезмәтен куллану закон карамагында. 

Бала тугач та аның үсешен, формалашуын тәэмин итү өчен хезмәт тәрбиясеннән дә отышлы алым юк...

Баланы хезмәт белән тәрбияләргәме дигәндә гаиләләрнең дә җавабы төрлечә. Шәхсән үзем, эш белән үстерергә таләп итәм дә. Ә мәктәпләр канун чигенә күз төшерә – уку-укыту методикасы рөхсәт иткәннән алар да артыгына өметләнә алмый. Нишләргә? Хезмәт тәрбиясе кирәкме? Әллә соң балаларны бүгеннән тәхетле итәргәме?

“Хезмәт тәрбиясеннән баш тартырга...”
Тормышлар җитешләнгән саен адәм баласының җәмгыятьтә тоткан урынын, яшәү асылын аңлавы авырлаша бара. Яшь буынны мәгърифәтле итүдә юлыбыз түмгәкле дә, ләкин туры кебек. Белем бирү сыйфаты ягыннан да сынатмаслык. Мәгәр хезмәт тәрбиясе аксый. Совет елларын хәтерләсәк, мәктәпкә нәкъ менә хезмәт тәрбиясе терәк иде. Гектарлаган мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүдән тыш кырда кызыл чөгендер, бәрәңге үстерү, күмәк хуҗалык белән үзара килешенеп фермаларда дуңгыз-бозау карау ише тәҗрибәләр укучыларны мәктәп партасында чакта ук эш сөяргә өйрәтте, тормышка яраклаштыра белде.

Телиме, теләмиме эшкә таләп катгый иде. Тик шул катгыйлык белән бергә мәгариф хезмәттән баш тартты. Мәктәп яны тәҗрибә участокларының мәйданы киметелде, алай гына да түгел, шул бакчада үстерелгән яшелчәләрне хәзер мәктәп укучыларына ашату да тыелды. Катлауланганнан катлаулана барган мәгариф тормышында әле дә хезмәт тәрбиясен югалтмаган мәктәпләр бар, шунысы куандыра. Кукмара районының Түбән Үрәс урта гомуми белем бирү мәктәбе әнә шундыйлар рәтендә. 

Һәм без махсус кайттык. Күрәсебез дә килде. Мәктәп яны тәҗрибә участогында сибелеп эшләүче укучыларны да, үстергән уңышларын да. Күңелгә өелгән сораулар, шикләр дә бар, җавап табасына өметләндек. Алгарак китеп булса да әйтим, шөкер, дияргә кала, кыйбласын югалтмаган шәхесләр барында киләчәк буын тәрбиясе бүген дә ышанычлы кулларда.

Якын-тирәдәгеләргә үрнәк күрсәткән милли мәктәптә 4 милләт вәкиле белем ала: удмуртлар, татарлар, руслар, керәшеннәр. Барлыгы 69 укучы. Мамадыш районы белән чиктәш булганлыктан ут күршеләренең дә ике авыл – Яңа Оча һәм Түбән Оча авылы балаларын укырга кабул итәләр. Ни гаҗәп, бер йодрыктай бердәмлектә эшлиләр.

– Хезмәт тәрбиясеннән баш тартырга ярамый. Бүген ул элеккеге күләмдә дә түгел, күпкә җиңелрәк шартларда үтәлә. Ә бит мәктәпне бетергәч тә тормыш каршы ала. Алар эш рәтен белмичә аптырап калырга тиеш түгел. Мисал өчен генә әйтәм, безнең мәктәп кишәрлегендә 2 000 баш кәбестә үстерелә. Орлыгын ук үзләре чәчәләр. Укытучылар күзәтчелегендә билгеле. Күчереп утыртканда гына никадәр белем бирелә – суын өстән сибәргә ярамый, төбенә генә билгеле бер күләмдә, дигәндәй. Һәр яшелчәнең үз сере, – ди мәктәп директоры Ирек Гайнетдинов. 

Үзләре үстергәнне ашыйлар
Ә мәктәп янындагы тәҗрибә участогында байлык җитәрлек – 60 төп карлыган, 40лап алмагач, кызыл чөгендер, суган, кишер, дисеңме, болгар борычлары бигерәк эре! Әле яңгыр юк елны.

– Ике ай яңгыр яумады бездә. Техник хезмәткәрләр дә, укытучылар да көннәр буе су сибүдә, укучыларның ярдәме дә бик ярады. Аларны күп тә эшләтмибез, көненә 3-4 сәгать, аның да бер сәгатен ял итәләр. Балалар бергә очрашкач шаярышып та куялар, китәләр уйнап... Безнең якта ташлы туфрак, ел саен тирес кертмәсәң уңыш алып булмый. Рәхмәт, мондый эшләрдә әти-әниләр көче ярдәм бирә. Җирне хезмәткәрләр казый, без үскәндә мәктәп бакчасында кулдан көрәк төшмәде дә. Утырту, су сибү, чүбен утауларның да бер өлеше генә балалар җилкәсенә төшә – шундый заман. Хезмәттән йөз дә чөермибез, күп тә эшләтмибез, – ди Ирек әфәнде.

Бәрәңгене ул үзләренә җитәрлек итеп кенә утыртабыз, ди. Кәбестәне иркен тоталар. Борычны исә авыл халкына саталар. Кишер, суган, чөгендер дә балалар өстәленә килә. Кыяр белән помидорны ашаудан артыгы гына банкага маринадлана. Аптырарлык шул, башкалар тендер откан оешма кулыннан ашау көткәндә, Кукмара районының Түбән Үрәс урта белем бирү мәктәбе үз көче белән үстергән яшелчәләрне, элеккеге кебек, укучыларның үзләренә үк ашата. Юлы бик гади икән.

– Уңышны җыеп алынгач, никадәр яшелчәнең ашауга әзерләнгәнен төгәл күләмен күрсәтеп, һәр яшелчәне санитар эпидемиологик үзәккә тикшерергә илтәм. Тиешле экспертиза кәгазьләре юллангач бер каршылык юк, рәхәтләнеп үзең үстергәнне ашатасың. Кыярны теплицада үстерүдән тыш ачык грунтка да утыртабыз. Күрәсез, 10лап түтәл! Сентябрьгә өлгереп бетәләр, кыяр-помидор салаты өзелми өстәлдән. Кәбестәдән дә мартка кадәр салат ясыйлар, аннары пешереп ашатабыз. Артыгын күмәк хуҗалык ашханәсенә бирәм. Мәктәпнең өч базы бар, кәбестә базы аерым – кызыл балчыктан гына ясалган. Цемент кертелмәгәнгә күрә кәбестә язга кадәр шыгырдап тора, әйбәт саклана. Кишер базы да, бәрәңгенеке дә аерым. Кәбестәне, банкага маринадланган кыяр-помидорны күргәзмә-ярминкәләрдә сатабыз. Кәбестәнең бәясе – 5 сум, сугыша-талаша алалар. Мәктәпнең бюджеттан тыш счетына әзме-күпме акча эшләсәк тә, максатыбыз ул түгел, балаларга тормыш терәге – хезмәт, ә хезмәт канаты тырышлык икәнлеген аңлатып, куйган хезмәтнең нәтиҗәсе татлы икәнлеген күрсәтү – табын тулы мул ризыкны үзләре үк ашасыннар, – ди Ирек Зыятдин улы. 

Күп кенә мәктәп директорларыннан: “Үзебез үстергәнне ярминкәдә бушка диярлек бирәбез, ә мәктәп ашаханәсенә мөрешеп беткән чөгендер килә, шуны балаларга ризык итәбез”, – дигән сүзне еш ишетәм. Менә бит, тырышып ташка кадак каксалар, укучыларга үзең үстергәнне ашату мөмкинлеге дә бар икән. Тендер – Кукмара районының кулланучылар җәмгыяте кулында, ә үз уңышлары табында. Афәрин! 

Мәктәбе дә яңара
Хезмәт җимеше димәктән, ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп бакчасына бер төп алмагач утырталар икән. Тамыр төпләгәнче мәктәп укучылары су сибә – бу да эстафетаны яшьләр кулына тапшыру, тормыштагы буыннар чылбыры алмашуга бер нигез икәнлеген аңлата. 

Түбән Үрәс урта мәктәбе дә яңарыш кичерә. 26 ел буена ремонт күрмәгән бинага, 9 ел элек директор итеп билгеләнгәч, Ирек әфәнде Гайнетдиновка шактый тырмашырга туры килгән. 60 тәрәзә алмаштырган, электр чыбыкларын яңырткан, яңа светильник-лампалар куйганнар. Сатып алуы акчага, ә менә урнаштыру эшләре техник хезмәткәрләр, укытучылар белән берлектә, эш сәгатьләреннән тыш башкарганнар. Фанатлар!

– Авылда балалар бакчасы юк иде. Төзекләндерү эшләренә керешкәнче мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачтык, балалар бакчасы. 20 урынга исәпләнгән. Мәктәпнең бер канатына фельдшерлык пункты урнашты. Аның кул астында булуына куандым гына, балалар, мәктәптәге укучылар белән ни булмас, – ди җитәкче.

Балалар бакчасы ачу да мәктәптә зур үзгәрешләр алып килгән. Ашарга пешерү, ашханә блогы яңартылган, заманчалаштырылган. Пешекчеләр өчен душка кадәр бар. Балалар бакчасына кергәч тә, хезмәткәрләр өчен булдырылган уңайлыкларны күреп таң каласың. Кер бер бүлмәдә юыла, икенче бүлмәдә киптерелә, өченчесендә үтүкләнә. Тагын да сөендергәне – капкадан ук домофон. Балалар бакчасына да шалтыратмыйча гына кереп булмый, чат саен камералар, кыскасы Европадагыча яшиләр.

Шул искә төште, элек без көзен күмәк хуҗалык кырларында берәр ай бәрәңге алырга йөри идек. Салкыны да туңдыргандыр, билсез иткән хезмәтенә дә түзгән. Кызык иде, эшкә өйрәнгәнбез. Ә бүген? Әнә Түбән Үрәс авылы мәктәбе теплицасында да карбызга кадәр үстерәләр. Мәктәпнең кыйбласы анык – үзең үстергән ризык мәктәп табынына килгәндә нигә эшләмәскә ди әле? Нигә дип эш серенә төшенмәскә? Нигә әле белгән саен күбрәк белмәскә? Ә төп хикмәт яшь буынны эшкә өйрәтүдә.

Һөнәр сайлау нигезе – хезмәт тәрбиясендә
Бүгенге яшьләрне хезмәт белән тәрбияләүгә карата Педагогика фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, КФУның мактаулы профессоры, педагог Әнвәр Хуҗиәхмәтовның да фикере кызыклы. Аның остазлык стажы 53 ел. Шуның 31 елын КФУ да хезмәт куйган шәхес.

– Жан-Жак Руссомы, Генрих Песталоции, Константин Ушинский, Антон Макаренкомы, кайсының гына тәрбия методикасына күз салсаң да нигезе бер – бала тугач та аның үсешен, формалашуын тәэмин итү өчен хезмәт тәрбиясеннән дә отышлы алым юк. Әхлаклылыкны үстерү дә, мәдәни мәсьәләләр урнаштыру да, хезмәт кешесенә карата мәхәббәт, табигатьне саклау да хезмәт тәрбиясенә салынган. Кытай кебек үсешкә баручы илләрдә дә хезмәт тәрбиясе беренче урынга куелган. Советлар Союзы чорында бездә дә шулай иде, һөнәр сайларга өйрәтү беренче урында торды. Яңа төзелгән һәр мәктәп янында үз бакчасы булдырылды. Мин ул елларда авыл мәктәбендә директор булып эшләдем. 5 гектар алма бакчасы, 200 оя бал корты умартачылыгы бар иде, шуңа өстәп ферма төзеп, сыер, сарык асрадык, куяннар, чәшке белән саз кондызына кадәр үстердек. Укучылар көче белән мех җитештердек, аларга хезмәт хакы түләдек. Мәскәүнең мәгариф министрлыгы безгә автобус бүләк итте. Укучыларны кайларга гына алып бармадык. Һөнәр сайлау нигезе иде бу. Кызганычка каршы, туксанынчы елларда Совет хөкүмәтен таркату белән бергә хезмәт кешесенә карата игътибар дигәне дә төбе-тамыры белән корыды. Төрле елларны күрдек, ил байлыгы аерым кулларга күчте, гади хезмәт кешесе хезмәт хакын ала алмыйча тилмерде. Минем Мәгариф министрлыгында эшләгән чор ул, укытучыларга хезмәт хакын колбаса белән бирделәр. Иң асыл остазлар, авырлыкка түзә алмыйча чит илләргә китеп барды. Тагын да аянычлысы, авыл мәктәпләре кулында булган теплица, мини-фермаларны тартып алдылар. Хезмәт тәрбиясе тыелды. Нигезендә ни ятканлыгы анык иде, нәтиҗәсен дә бирде. Бүгенге чор яшьләренә акыл хезмәте дә авыр, кул хезмәте дә ирендерә. Иртәме-соңмы акылга киленде, бу җәһәттән җитәкчелек тезгенне кыскарак тотарга тырыша да. Ләкин соңгарак калдык кебек... – ди Әнвәр әфәнде.

Тукай хаклы, иң мөкаддәс нәрсә эш тә. Канун үгете үзгә. 
Юрист Җәлил Мостафин: 
– Балаларны мәҗбүри эшләтү тыела. Бу хакта Конституциядә дә, “Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль Законда да әйтелә. Уку һәм укыту программасында каралмаган очракта әлбәттә. Әгәр дә хезмәт дәресендә кызлар тегәләр, малайлар нәрсәне дә булса төзекләндерәләр икән, монысы укыту программасы нигезендә расланган, рөхсәт ителгән. Ләкин укыту программасыннан тыш, өстәвенә каникул вакытында, баланы берничек тә эш эшләргә мәҗбүр итәргә ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading