16+

Чистайдан Никита Доброхотов биш фәннән БДИ тапшырып, аның икесеннән 100әр балл җыйган

Республикада БДИ буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан.

Чистайдан Никита Доброхотов биш фәннән БДИ тапшырып, аның икесеннән 100әр балл җыйган

Республикада БДИ буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан.

Узган ел иң югары балл алучылар саны 105 булса, быел - 135. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Татарстанда рус теленнән (узган ел 57 кеше, быел 88), профильле математикадан (былтыр 2 кеше, быел 16), информатикадан (былтыр 5 кеше, быел 8), географиядән (былтыр 3 кеше, быел 6), биологиядән (былтыр 3 кеше, быел 4) БДИны 100 баллга тапшыручылар саны арткан. Рус әдәбиятыннан иң югары билге алучылар үзгәрмәгән, быел да алар - 2.

Ике һәм аннан да күбрәк предметтан 100 балл җыйган укучылар саны Татарстанда - 4. Шуларның 1се - Чистай шәһәренең 1 нче номерлы лицей укучысы Никита Доброхотов. Ул рус теленнән һәм математикадан 100әр балл җыйган.

Никитаны инглиз теленнән БДИга әзерләгән укытучысы Ольга Подмогова сүзләренчә, егет бик тырыш һәм белемгә омтылучан. "Ул минут саен яңалык алырга, яңа белем өстәргә омтыла. Кызыксынучанлыгы да зур. Гадәттә, кешеләр бер юнәлештәге әйберләр белән генә кызыксына, Никитага исә барысы да кызыклы. Искиткеч тырыш бала", - дип бәяләде укучысын инглиз теле укытучысы.

Никита Доброхотов "Татар-информ" МА корреспондентына билгеләп үткәнчә, фәннәрдән югары балл алу өчен ныклап әзерләнергә кирәк. "Инглиз телен мин күбрәк укытучы белән өйрәндем, аның белән шөгыльләндем. Рус теленнән дә шул ук хәл. Физика һәм математика буенча исә өстәмә өйрәнергә, олимпиадаларда катнашырга туры килде. Синең кызыксынуыңны күрә икән, укытучыга аңлатуы, өйрәтүе дә күңеллерәк", - ди Никита Доброхотов.

Инглиз теленнән ул 93, физика 92 һәм химиядән 76 балл җыйган.

tatar-inform.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading