16+

Дефицитлы укытучылар: быел Татарстан мәктәпләренә 2,3 меңнән артык педагог җитми

Мәктәп директорлары укытучылар штатын ни рәвешле тутырырга белмичә баш вата. Быел Татарстан мәктәпләренә 2,3 меңнән артык педагог җитми.

Дефицитлы укытучылар: быел Татарстан мәктәпләренә 2,3 меңнән артык педагог җитми

Мәктәп директорлары укытучылар штатын ни рәвешле тутырырга белмичә баш вата. Быел Татарстан мәктәпләренә 2,3 меңнән артык педагог җитми.

Булганнары да кайсы инде лаеклы ялда булырга тиешле кешеләр, кайсы пенсия яшенә якынлашып килүчеләр. Уйлап кына карагыз, республикадагы укытучының уртача яше – 48, ә 35 яшькә кадәргеләр нибары 21 процентны тәшкил итә.  

Мәгарифтә кадрлар мәсьәләсе яңа туган проблема түгел, ел да шул бер хәл.  Кытлыкны каплау өчен чаралар күрелми түгел, күрелә. Иң күп бюджет урыннары педагогик юнәлешләргә каралган, 15 мең күләмендә спипендия түләп студентларны максатчан рәвештә укытучылыкка әзерләү бара, мәктәпләрдә педагогик-психологик сыйныфлар санын арттыралар. Ә вазгыять үзгәрешсез кала.

Кирәкмәгәне – күп, кирәккәне – юк
Хәзерге вакытта республиканың мәгариф өлкәсендә 77 меңнән артыграк хезмәткәр эшли. Шуның 32 меңнән артыгы – укытучылар. Хатын-кызлар тармакта, билгеле, күпчелекне тәшкил итә. Ир-атлар өлеше нибары 11 процент.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, иң зур кытлык башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, химия һәм чит телләр укытучыларына күзәтелә. Казан, Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнарындагы уку йортларында вазгыять аеруча катлаулы.

-    Республика югары уку йортларында педагогик юнәлешләрдә 17 меңнән артык студент белем ала. Ел саен бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укуын тәмамлаучылар 3 меңнән артык кеше тәшкил итә, шуларның 50 проценты көндезге бүлекләрдә укучылар.  Шулай ук Татарстанда 6 педагогик көллият исәпләнә, ел саен аларны 1 меңнән артык кеше тәмамлый, - дип саннар китерде Гүзәл Гатауллина.

Димәк, ел саен уку йортлары якынча 4,5 укытучыны әзерләп чыгара. Республикада 2,3 мең педагогка ихтыяҗ артыгы белән капланырга тиеш кебек. Әмма саннарны җентекләп анализлау педагогик кадрлар әзерләүдә баланс бозылуын күрсәткән.

-    Мәгариф тармагындагы ихтыяҗны һәм 10 төп мәктәп предметы буенча уку йортларында әзерләнгән укытучылар санын чагыштыргач, кайбер дисциплиналар буенча уку йортларын тәмамлаган педагоглар кирәк булганнан бермә-бер күбрәк икәнен күрдек. Шул ук вакытта математика, информатика, физика, биология, химия юнәлешен тәмамлаучыларның ихтыяҗны каплар дәрәҗәдә булмавы ачыкланды, - дип төп проблеманы ачып салды Гүзәл Гатауллина.

Өметсез шайтан диләр
Якындагы елларда хәлләрнең уңай якка үзгәрүенә өметләр шулай ук зур түгел. 2023-2024 уку елында укытучылар әзерләү белән шөгыльләнгән ике вуз 3 меңнән артык абитуриентны кабул иткән, шуларның 1900дән артыгы бюджетка укырга кергән, 113е максатчан белем алу юнәлеше буенча белем алачак. Әмма күп өлеше гуманитар юнәлешләрне сайлаган. Өстәвенә, укытучылыкка укып чыгу әле мәктәпкә эшкә килү дигән сүз түгел. Статистика буенча бары тик 55 проценты гына алган белгечлеге буенча эшкә урнаша. Шулай булгач, якындагы 4-5 елда мәктәпләр математик-физиклар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителүе ай-һай шикле.

Укытучылар җитмәү проблемасын мәктәпләр булган педагогларның йөкләнешен арттыру юлы белән хәл итәргә омтыла. Бүген мәктәптә эшләүчеләрнең 32 проценты 1,5нан артык ставкада исәпләнә. 5,5 проценты икеләтә йөкләнеш белән эшли. Шулай ук югары уку йортларында педагогик юнәлешләр буенча белем алган өлкән курс студентларын мәктәпкә эшкә җәлеп итү дә бушлыкны тутырырга ярдәм итә. Балалар мәктәп эскәмиясеннән үк укытучылыкка йөз белән борылсын өчен республикада психологик-педагогик сыйныфлар да оештырыла. Бүген аларда 6,5 мең бала белем ала. 2023 елда бу сыйныфларны беренче укучылар тәмамлаган. 298 егет-кызның нибары 100гә якыны, 35 проценты, киләчәген укытучылык белән бәйләргә теләп, уку йортларына кергән.

Беренче ел – иң авыры
Мәктәпкә килгән яшьләрне укытучылыкта калдыру өчен бер төркем ярдәм чаралары да каралган. Әйтик, яшь белгечләргә өч ел дәвамында ай саен 2,5 мең сум күләмендә өстәмә каралган, сыйныф җитәкчелеге  өчен федераль бюджет хисабыннан 5 мең сум өстәлә, шулай ук республика хисабыннан ай саен  сыйныф өчен 550 сум һәм һәр укучы исәбеннән 80 сум каралган. Авыл җирлегендә яшәгән укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирелә, кайбер муниципаль берәмлекләр яшь белгечләргә җирле бюджет хисабыннан өстәсә акчалар бүлеп бирә, торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә. Шулай ук укытучылар “Социаль ипотека» программасы буенча яшәү шартларын яхшырта ала, узган елда “Безнең яңа укытучы” гранты кире кайтарылды. Педагогның кәгазь эшләрен киметү юнәлешендә дә алга китешләр бар, хәзер укытучы 5 төп документны гына тутырырга тиеш. 

Күпьяклы ярдәм төрләренә карамастан яшьләр укытучылыкка килергә ашыкмый, килгәннәре дә берничә ел эшли дә, китеп бара. КФУның Педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин билгеләп үткәнчә, яшь белгечнең үз вазыйфаларына керешү чоры аеруча сизгер вакыт. Мәктәп администрациясенең, тәҗрибәлерәк коллегаларының мөмкин булганча ярдәм күрсәтүе мөһим.

-    Беренче ел, беренче чирек иң авыры. Безнең бурыч аларда үз-үзенә ышанычны арттыру, ярдәм кулы сузу, аларны һөнәргә алып керү. Шул очракта алар һөнәрдә калачак, - ди Айдар Кәлимуллин.

Укытучылар эштә “яна”
Казанның 182нче политехник лицее директоры Руслан Дуженков сүзләренчә, ел саен мәктәптәге 1 педагог укытучылыктан гомумән китү турында карар кабул итә. Китү сәбәпләрен белешә башлагач, “Мин ардым, эш юнәлешен алмаштырырга телим”, ди. Берсе хәтта 5 ел эшләгәннән соң “Бу минеке түгел икәнен аңладым” дип белдергән.

Шул ук вакытта лицей үз укытучыларын иң яхшы эш шартлары белән тәэмин итәргә тырыша: күптөрле укытулар, треникглар оештыра, аларга фатир арендалый, һәр югары нәтиҗә өчен премияләр түләнә. Әмма бу очракта да мәктәп җитәрлек күләмдә укытучыларны җәлеп итә алмый.  Хәзерге вакытта лицейда 4 математика, 4 рус теле, 2 тарих, 1 инглиз теле, 7 башлангыч сыйныф укытучысы һәм психологлар җитми. Тәҗрибә күрсәткәнчә, уку елы башланганчы бу ставкалар ябылыр дигән ышаныч юк, ди Руслан Дуженков. Күп булса, 1-2 укытучы киләчәк. Кадрлар җитмәү проблемасын белем йорты икенче смена оештыру юлы белән генә хәл итә ала дигән сүз бу. 

-    Укытучы 7-8 дәрес укытып, кичке 6-7гә өенә кайтып ава. Ә бит әле аңа алдагы көнгә дәрескә әзерләнәсе бар. Мондый эш шартларында ниндидер конкурсларда катнашырга аның вакыты да, көче дә калмый. Ә без, ни өчен укытучылар психологик яктан “яна” дибез... -   дип аңлатты проблеманы лицей директоры.

Укыганнарны – эшләтергә 
“Мәрхәмәт-Милосердие” депутатлык берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева 2023 елда Дәүләт Советы совет чоры тәҗрибәсен кире кайтарып, студентларны эш урыннарына беркетү тәкъдиме белән чыгыш ясавын искәртеп узды. Әмма бу инициатива федераль дәрәҗәдә үтми, бу мәсьәләгә бәйле бер төркем сораулар була. Шуңа да бүген максатчан кабул итү юнәлешен үстерү эшчәнлеге башланган. Быелдан эш бирүчеләр “Работа России” сайтында кирәк булган кадрлар, аларга ярдәм чаралары турында мәгълүмат калдыра ала.

Кызыксынган укучылар эш бирүче белән элемтәгә кереп, килешү төзи һәм укуын тәмамлагач, шунда эшкә урнашырга тиеш. Беренче коймак төерле була дигәндәй, быел шушы рәвешле педагогик белгечләргә укырга керүчеләр күп түгел. Вакыт аз бирелү сәбәпле эш бирүчеләр гаризаларын тутырып өлгермәвенә зарлана. Алдагы елларда эш масштаблырак оештырылыр дигән исәп бар.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading