16+

Рус, татар, чуваш һәм башкорт...барысы бергә дүрт чемоданда

Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасы өлкәннәре һәм нәниләре быелның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителүенә бик сөенгәннәр.

Рус, татар, чуваш һәм башкорт...барысы бергә дүрт чемоданда

Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасы өлкәннәре һәм нәниләре быелның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителүенә бик сөенгәннәр.

Бу уңайдан күп төрле кызыклы һәм файдалы эшләр башкаралар. «Мультфест» республика фестивалендә дә катнашканнар. 1 урынны алу аларны яңа идеяләргә  рухландырган. Бу бакчада “Чемоданда халык мәдәнияте” дигән  мобиль проект тормышка ашырыла башлаган. Әлеге проект белем бирү максатын күздә тота,  Идел буе  һәм Урал халыкларының традицияләрен саклап калырга  һәм киләчәккә алып барырга  булышыр дип уйлыйлар монда.  Рус, татар, чуваш һәм башкорт халыкларының көнкүреше әйберләрен, милли киемнәрен һәрберсен аерым бер чемоданга тутырып, барлыгы дүртәү, күчмә милли музей шикелле ясаганнар.  Болай күрсәтеп сөйләгәч, әти-әниләргә дә, балаларның үзләренә дә кызык һәм истә дә ныграк кала.

Төрле милләтләр арасындагы дуслыкка да нигез салына. Ә болай  бу бакчада  8 төрле милләтнең җыр - биюләрен, уеннарын өйрәнәләр, мәгълүмат туплыйлар. Ә менә дүртесен чемоданга салып, башкаларга да алып барып күрсәтергә булганнар. Сабыйларга һәм  аларның тәрбиячеләренә бу бик тә кирәкле һәм вакытлы шөгыльләрендә уңышлар телик.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading