16+

Күчтәнәчле бәйрәм: әбекәй-бабакай бездә кунакта

Балтач районының күпчелек мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре үз эшчәнлекләрен татар телендә алып бара, шул исәптән безнең балалар бакчасы да. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы була аладыр ул.

Күчтәнәчле бәйрәм: әбекәй-бабакай бездә кунакта

Балтач районының күпчелек мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре үз эшчәнлекләрен татар телендә алып бара, шул исәптән безнең балалар бакчасы да. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы була аладыр ул.

Безнең Карадуган балалар бакчасында үткәрелгән һәр чара балаларга үз туган теленең матурлыгын тоярга, аны яратырга өйрәтү, халкыбызның иҗади байлыгына кече яшьтән үк кызыксыну тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелә. 

Ә язмабыз инде бакчада 30 елдан артыграк эшләгән тәрбиячеләр буларак, элеккеге елларда да һәм хәзер дә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ел саен үткәрелә, алар тарафыннан яратып кабул ителә торган фольклор бәйрәме турында. Бәйрәмнәрнең исемнәре төрле елны төрлечә булса да, максаты бер үк: халкыбызның онытыла барган йолаларын, гореф-гадәтләрен яңарту, элеккеге чорның матурлыгын күрсәтү, татар халкының җырлы-биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, үз милләтеңә карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Быелгы бәйрәмебезне “Әбекәй-бабакай бездә кунакта” дип атадык. Дөрес, балаларның әби-бабайларын билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә чакыра алмасак та, кунак әби-бабабыз сабыйлар янына милли ризыгыбыз – кош телен күчтәнәч итеп алып килделәр, һәм кичәбездә балалар белән бергә җырлап-уйнап күңел ачтылар.

Балалар барысы да матур милли киемнәрдән иде. Әбекәй үзенең яшь чагын сагынып искә алып, аулак өйләр, анда уйнаган уеннар турында әйтеп узды. Үзенең яшь вакытта чиккән кулъяулыкларын күрсәтте, нинди милли киемнәр киюләре турында сөйләде. Бабай балаларга бүләк итеп чиккән түбәтәй тапшырды. Ә сабыйлар исә татар халык уеннары “Тимербай”, “Без, без, без идек”, “Түбәтәй”, “Яшел яулык”, “Капкалы” уеннарын уйнап күрсәттеләр. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек хәзерге заманда бигрәк тә кирәк булган күркәм сыйфатлар тәрбияли. Һәр уенның җәзасы да үзенчәлекле булды: җәза үтәүче бала такмак әйтергә, татар халкының милли ризыкларын санарга, бармак уены уйнап күрсәтергә, яисә татар халык бию көенә бию хәрәкәте күрсәтергә тиеш иде. Балалар әби-бабай каршында сынатмадылар, барлык биремнәрне дә үтәп чыктылар. Ә әби белән бабай балаларга яшь чакларында яратып уйнаган “Тукмак тәгәрәтеш” уенын өйрәттеләр. Бу уен да балаларга бик ошады, алар бу уен белән әти-әниләрен дә таныштырырга теләүләрен әйттеләр.

Бабакай элек аулак өйләрдә, кичке уеннарда “Наза” уенын яратып уйнаулары турында сөйләде. Элегрәк елларда без дә бакчабызга олырак буын әбиләрен чакыра идек. Алар балаларга “Наза” уенын җырлап-биеп күрсәтәләр иде. Хәзер әбиләребезнең күбесе яшьләр, ул уеннарны ишетеп кенә беләләр. Ә менә балалар “Шома бас” җырлы-биюле уенын башкаргач, әби белән бабайның да күңелләре күтәрелде, алар яшь вакытларына кайтып килгән кебек дәртләнеп киттеләр.

Бәйрәм ахырында балалар “Зилем-зиләле” җырлы-биюенә әбекәй белән бабакайны да чакырдылар. Ахырдан күчтәнәч кош теле белән авыз итәргә чәй өстәле янына җыелдылар.

Шундый күңелле, күп төрле җыр-бию, такмак-уеннарны үз эченә алган һәм зур тәрбияви көчкә ия булган бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанасы килә. Ә без киләчәктә дә балаларда әхлаклылык, намуслылык сыйфатлары тәрбияләүдә, аларда үз туган телен ярату, хөрмәтләү хисләре уятуда халык авыз иҗаты әсәрләренә таянырбыз, эшебезне дәвам итәрбез дип ышандырабыз.

Дилә Гарипова,
Раушания Нигъмәтуллина.

Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading