16+

Электрон көндәлек маҗаралары: “Җәмәгать, мин ике көн утыра торгач, кердем бит!”

Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта шушы темага аңлатма бирделәр.

Электрон көндәлек маҗаралары: “Җәмәгать, мин ике көн утыра торгач, кердем бит!”

Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта шушы темага аңлатма бирделәр.

Балалары булган гаиләләр өчен Яңа ел каникулларыннан соң башланган өченче чирекнең беренче атнасы тынгысызрак булды. Бер атнага тынып торган мәктәп чатлары шау-гөр килде. “Ә Сез теркәлә алдыгызмы?”, “Минеке һич булмый, хата чыгара”, “Җәмәгать, мин ике көн утыра торгач, кердем бит!” ише хәбәрләрдән телефон тынып тормады диярлек. Яңартылган мәгариф системасына күчеш җиңел генә булып чыкмады.

8 гыйнвар көнне үк сыйныф чатларына электрон көндәлеккә керү өчен теркәлү инструкцияләре “килеп төште”.  Бер сәгатьлек видеосы да, дистә битлек язмача инфографикалары да бар – чәйнәп авызга каптырдылар кебек. Әмма барысы да шулай җиңел генә булса иде ул. Иң зур кыенлык теркәлүнең фәкать Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылу аркасында килеп чыкты. Кемнеңдер шәхесе расланмаган, кемнеңдер балалары турында мәгълүмат кертелмәгән һәм ЗАГС аша дәлилләнмәгән, кайберәүләр исә, гомумән дә, Россия системасында теркәлмәгән. Меңләгән кешенең берьюлы системага «штурм» ясавы аның эшендә тотрыксызлыклар да китереп чыгарды. Яңа кушымталар да йә эшли, йә юк. 

Борчылырга әллә ни сәбәп тә юк иде кебек. Үзем һәрхәлдә артык хафаланмадым. Беренчедән, яңартылган системада бүген-иртәгә үк теркәлергә кирәк диюче, ашыктыручы булмады. Электрон көндәлеккә атна-ун көн керә алмаудан да тормыш тукталмый бит. Уку елы башында электрон көндәлекләр сентябрь буе эшләмәде әнә, уңайсызрак булса да, яшәдек ич. Балага бирелгән өй эшләрен һәм куелган билгеләрен көнгә өч-дүрт карарга, тикшереп торырга күнеккән әти-әниләргә кыенрак булгандыр, билгеле. Балаларга да берничә ай элек үк ерак киштәгә яшергән кәгазь көндәлекләрен яңадан чыгарырга туры килде. Без укыганда электрон көндәлекләр бөтенләй юк иде әле – түзәрләр алар да.

Башка ата-аналар арасында да үзем кебек тыныч калучылар шактый күп булып чыкты. Гөлназ Хәлиеваның ике баласы да мәктәп укучылары, ике төрле уку йортында белем ала. Кызының да, малаеның да укытучылары әлегә яңа системада теркәлеп баш катырмаска кушкан. 

- Кызымның укытучысы яңа системага үзе дә керә алмый әле, шуңа күрә теркәлергә кушучы да булмады. Ә улымның мәктәбендә иң башта ук теркәлеп интекмәскә куштылар, тиздән логин-пароль өләшәчәкләрен әйттеләр, - дип сөйли ул. Гөлназ үзе Россия Дәүләт хезмәтләре порталыннан, гомумән, кулланмый, анда аның шәхси бите дә юк икән.

Гөлия Хәсәнова исә Россия системасыннан шактый күптән файдаланса да, яңа көндәлеккә керү омтылышын ясап та карамаган.
- Барысы да тынычлансын, тәртипкә килсен әле. Аннары теркәлербез. Ашыгыч түгел бит ул. Ата-аналарның нигә шулкадәр шау-шу куптаруын һич аңламыйм, - ди ул. 

Укытучылар шулай ук яңа системага әле ияләшеп кенә килә. Яңа ел алдыннан алар өчен махсус дәресләр, укытулар уздырылды.
Казанның 64нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мортазина сүзләренчә, Яңа елга кадәр укытучылар өчен яңартылган системада эшләү буенча бишләп онлайн-дәрес үткәрелгән. Аңламаганнарын һәм истә калмаганнарына төшенергә коллегалары булышкан. Үзгәртелгән платформада эшләүнең уңайсызрак яклары бар, әмма өстенлекләре дә җитәрлек, ди ул. 

- Билгесезлек, яңалык куркыта диләр бит. Яңа платформада эшләргә туры киләчәген белгәч, без, укытучылар да, бераз куркуга калдык. Әмма һәр нәрсәгә өйрәнәсең, күнегәсең. Бераз кыенлыклар бар әле. Россия Дәүләт хезмәтләре порталына компьютер аша кергәндә кат-кат парольләр сорап, кодлар таләп итеп йөдәтүе уңайсыз. Аннары мәктәптә ноутбуклар, интернет белән проблемалар булгалый.  Платформа үзе дә 100 процентка эшләми әлегә. Шул ук вакытта уңайлыкларын да күрдек. Бер урында бик күп мәгълүмат тупланган, видеодәресләр, онлайн чыганакларга сылтамалар өстәп була, өй эшенә бирергә әзер тестлар, дәрес темасы буенча әзер конспектлар бар, теманы аңлатканнан соң, видеодәрес белән ныгытырга мөмкин һәм башкалар, - ди Язгөл Мортазина.
Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры Роберт Мансуров электрон мәгариф системасының үзгәрүенең көн кадагында булган мәсьәлә булуын билгеләп узды. Моннан 15 елга якын элек эшләнгән система инде искергән, артта калган иде, шуңа аны яңартуга уңай карашта булуын әйтте ул. Системаны камилләштерү, күп кенә процессларны автоматлаштыру укытучылар эшен җиңеләйтүгә адым булуын билгеләде.

Электрон көндәлеккә керә алмаганнан төн йокыларын югалткан, аптырашта калган әти-әниләрне исә түрәләргә тынычландырырга туры килде. 11 гыйнварда онлайн режимда гомумреспублика ата-аналар җыелышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы вәкилләре ата-аналарда туган сорауларга җавап бирде. Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта да ике сәгать дәвамында шушы темага аңлатма бирделәр. Камилләштерелгән платформаның өстенлекләрен бәйнә-бәйнә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

2009 елда гамәлгә кертелгән  "Татарстан Республикасы электрон мәгарифе" системасы физик яктан да, мораль яктан да искергән иде. Яңартылган платформа исә укытучыларга да, мәктәп администрациясенә дә, укучыларга да зуррак мөмкинлекләр ача, дип искәртеп узды Илсур Һадиуллин.

- Проблемалар бар. Без система белән 9 гыйнвардан гына шөгыльләнә башладык. Шуңа күрә система эшендә тотрыксызлыклар булды. Әмма бүгенге көндә инде 150 мең ата-ана теркәлү узды. Кайбер ата-аналар теркәлүне ахырына кадәр узып бетмичә, "Керә алмыйбыз, эшләми" дип чаң суга. Тыныч кына ахырына кадәр һәр адымны узарга кирәк. Шул ук вакытта белем бирү процессына бернинди хилафлыклар да килмәде дип билгелисе килә, ул штатлы режимда бара. Ата-ана берникадәр вакыт баланың билгеләрен карый алмый икән, моның бернинди зыяны да юк. Хәзер системаның эше ахыргача рәткә китерелә, якындагы вакытта ул штатлы режимда эшли башлаячак. Ияләшкәч, системаның уңайлыгын күргәч, сөенәчәксез әле, - дип тынычландырды Илсур Һадиуллин. 
Аның сүзләренчә, яңартылган системага Россия дәүләт хезмәтләре аша керә алмаганнарга да кайгырырга сәбәп юк, 22 гыйнвардан логин-парольләр өләшенәчәк, ата-аналар һәм балалар электрон көндәлекләргә шуның ярдәмендә керә алачак.

- Без көн саен төрле каналлар аша килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртәбез. Техник ярдәм күрсәтүчеләр көчәйтелгән режимда эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкәртелә. Без яңартылган системада эшләүне үзләштерүдә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Әгәр дә кыенлыклар бар икән, 525-70-99 яки 294-96-22 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, - диде Илсур Һадиуллин. 

Айрат Хәйруллин шулай ук моңа кадәр гамәлдә булган электрон мәгариф системасына шелтәләр күп булуын билгеләде. Укытучылар платформада билге кую һәм беренчел аттестация узудан тыш башкасын эшләп булмый, планнарны элеккечә кәгазьдә язабыз, хисапларны кәгазьдә эшлибез, дип зарланган. Яңартылган система исә бик зур мөмкинлекләр ача, ди Айрат Хәйруллин. Аның сүзләренчә, система тулаем гамәлгә кертелгәнче, Татарстанның өч мәктәбендә апробация үткән һәм алардан бик уңай фикерләр килгән. Яңа платформада күп кенә процесслар автоматлаштырылган, җиңеләйтелгән, бар кирәкле мәгълүмат күз алдында, дәрес өчен бай китапханә тупланган, татар телендә дә өстәмә материаллар бар, дип сөйләде ул. Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү кирәклеген, ул шәхси мәгълүматларны саклау, аларны читкә чыгармау бурычы белән аңлатылды. Цифрлаштыру министры да теркәлү вакытында кайбер ата-аналарда проблемалар килеп чыгуын таныды, әмма техник хезмәтләр мөрәҗәгатьләрне эшкәртеп, барлык хаталарны төзәтә, дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading