16+

Энергетика университеты кабат «кара исемлек»тә

КДЭУ белем бирү нәтиҗәлелеге түбән булган уку йортларының яңартылган исемлегенә кергән. Исемлектә шулай ук КДТУның Бөгелмә филиалы да бар.

Энергетика университеты кабат «кара исемлек»тә

КДЭУ белем бирү нәтиҗәлелеге түбән булган уку йортларының яңартылган исемлегенә кергән. Исемлектә шулай ук КДТУның Бөгелмә филиалы да бар.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында вузлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан мониторинг уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышына материаллар басылган. Анда вузлар дүрт төркемгә бүленгән: «эшчәнлегенең үзенә генә хас үзенчәлеге белән бәйле нәтиҗәсезлек билгеләре булган учреждение», «учреждение нәтиҗәлелеге түбән һәм ул оптимальләштерүгә мохтаҗ», «учреждение нәтиҗәлелеге түбән һәм ул үзгәртеп коруга мохтаҗ». Дүртенче төркемгә исә эшче төркемнең эш нәтиҗәләре буенча үзара килешенгән карарга киленмәгән уку йортлары исемлеге кергән. КДЭУ белән КДТУның Бөгелмә филиалы икенче төркемдә искә алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading