16+

Эшләргә теләмәсәң, акчаңны чыгар...

Узган атнада ТР Дәүләт Советында «РФдә мәгариф турында» дигән булачак закон проектын сүтеп җыйдылар. Дөресрәге, журналистларга нәрсәнең дөрес, нәрсәнең дөрес түгеллеген аңлаттылар.

Эшләргә теләмәсәң, акчаңны чыгар...

Узган атнада ТР Дәүләт Советында «РФдә мәгариф турында» дигән булачак закон проектын сүтеп җыйдылар. Дөресрәге, журналистларга нәрсәнең дөрес, нәрсәнең дөрес түгеллеген аңлаттылар.

1992 елда ук гамәлгә кергән «Мәгариф турында»гы законны озакламый яңасы алыштырачак. Тиздән проектны икенче укылышка әзерли башлаячаклар. Яңа законны инде ике елдан артык әзерләп киләләр. РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов проектны министрлыктагы түрәләр түгел, мәгарифкә кагылышлы төрле өлкә белгечләре әзерләвен билгеләп үтте. Министрлык сайтында эленгән беренче вариантка 20 меңнән артык төзәтмә кертелгән. Беренче укылышта төп идеология кабул ителгәннән соң, үз сүзләрен әйтсеннәр өчен, проект төбәкләр карамагына тапшырылган.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, ТР Дәүләт Советы проектка 17 төзәтмә керткән. Алар арасында туган телне укытуга басым ясау, авыл укытучыларының мәнфәгатьләрен кайгырту, уку йортларында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кебек пунктлар бар. Законны кабул иткәндә Татарстанның сүзенә колак сала калсалар, студентлар шатланмас, мөгаен. Ник дигәндә, ТР Дәүләт Советы шундый тәкъдим кертә: югары уку йортын тәмамлаган белгечләрне (бюджет бүлеген. - Авт.) юллама белән авылга җибәрергә. Әлбәттә, моның өчен анда тиешле шартлар тудырырга кирәк. Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, «монда мәҗбүрият тә, кызыксындыру да булырга тиеш». Вуз тәмамлаган белгеч авылга кайтырга риза түгел икән, үзен укытуга тотылган акчаны кире кайтарырга, өстәвенә, штраф та түләргә тиеш була. Илдар Гыйльметдинов закон проекты тирәсендә барган хаталы фикерләргә аерым басым ясап үтте. «Милли мәгариф һәм башка мәсьәләләр турында ялгыш фикер мәгълүмат азлыктан килеп чыга. Тегеннән-моннан ишеткән гайбәтләргә ышанганчы, безгә чыгарга кирәк. Без барысына да төгәллек кертергә әзер. Мин белем бирү өлкәсендә зур борчылуларга җирлек күрмим. Борчылырга кирәк, тик паникага бирелергә ярамый», - дип, үз фикерен белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading