16+

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кытай теле укытучыларын да әзерли башлыйлар

20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. Быел да КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты тел белгечләре, укытучылар һәм журналистларны әзерләүне дәвам итә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кытай теле укытучыларын да әзерли башлыйлар

20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. Быел да КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты тел белгечләре, укытучылар һәм журналистларны әзерләүне дәвам итә.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 48 белем бирү программасы (30 бакалавриат, 18 магистратура) буенча абитуриентлар кабул итә. Быел институт кытай теле укытучыларын әзерли башлаячак. 
– Без, ата-аналар һәм укучылар фикерен исәпкә алып, педагогик белем бирү өлкәсендә яңа программалар ачабыз. Быел рус теле программасы буенча чит тел буларак кытай телен дә өйрәнәчәкләр, - дип белдерде институт җитәкчесе Рәдиф Җәмәлетдинов. 

Чит ил студентларын кабул итү 2 ай элек башлаган. Хәзерге вакытта 700гә якын гариза килгән.
 – Безнең программаларга Татарстан, Россиядән тыш та ихтыяҗ зур. Институтта белем алучы 5 мең студентның өчтән бере – чит илдән. Чит ил студентлары нигездә рус телен өйрәнәләр, – ди Р.Җәмәлетдинов.

“Татмедиа” һәм Бөтендөнья татар конгресы белән берлектә, өченче ел рәттән реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлеше буенча кабул итү дәвам итә. Быел яңа профильләр: эвент-дизайн, саунд дизайн һәм продюсерлык, этно-дизайн һәм мода өстәлә. Нәшриятчылык эше юнәлешендә дә яңа профильләр бар. Мәсәлән, анимация һәм медиа-дизайн. Әлеге ике юнәлеш Татарстан Рәисе һәм хакимият органнары ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Узган елны ике юнәлеш буенча да 20 грант урын бирелгән иде. Бу программа быел да гамәлгә ашырыла.
– Мин бу студентларны күреп кызыгам да, чөнки аларга татар журналисты булып үсәр өчен мөмкинлекләр күбрәк. Бу институтта татар телендә телевизион, театраль студияләр эшли, татар теленең иң көчле белгечләре бу кафедраларда тупланган. Үзен татар журналистикасы, әдәбияты, коммуникацияләр өлкәсендә табарга теләгән яшьләргә Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына керергә киңәш итәм. Студентлар даими рәвештә “Татмедиа” АҖдә практика үтәләр, уку тәмамлануга алар профессионаллар булып чыгалар. Бу балаларның республиканың барлык матбугат чараларында да эшләү мөмкинлеге бар, – дип белдерде “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Әлеге юнәлешләрнең мөһимлеген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та ассызыклады.
– Җәмәгатьчелек белән элемтәне булдыру, копирайтинг, нәшриятчылык эше массакүләм мәгълүмат чараларында гына түгел, гомумән, татар баласына лаеклы хезмәт хакы алырлык ихтыяҗга ия. Һәр теләгән кеше дә бу юнәлешләргә керә алмый билгеле. Әмма абитуриентлар арасында конкурс та зур, монда чит төбәктән килгән татар балалары да, Татарстанда яшәүчеләр дә бер дәрәҗәдә бәяләнә, – диде Данис Шакиров.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында бу уку елында 498 бюджет урын каралган (292 бакалавриат, 206 магистратура). 
– Быел да туган тел дәресләрен укыту буенча татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле; татар теле һәм журналистика юнәлешләрендә 20шәр бюджет урыны. Бу юнәлешләргә рус теле, җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырырга кирәк, моңа өстәп татар теленнән эчке имтихан да узачак. 8-15 июль бу имтиханга әзерлек курслары да була, - дип белдерде Рамил Мирзаһитов.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында билингваль һәм полилингваль укытучылар әзерләү буенча 7 юнәлеш буенча 25әр максатчан уку мөмкинлеге бар. Һәр көнне институтка керергә теләгән абитуриентларга, әти-әниләргә экскурсияләр дә оештырыла. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading