16+

Һөнәри уку йортын тәмамлаучылар белгечлеге буенча эшкә урнашамы?

Узган атнада урта һөнәри уку йортларында абитуриентлардан гаризалар кабул итү төгәлләнде.

Һөнәри уку йортын тәмамлаучылар белгечлеге буенча эшкә урнашамы?

Узган атнада урта һөнәри уку йортларында абитуриентлардан гаризалар кабул итү төгәлләнде.

Әмма кайберләрендә студентларны хәтта ноябрь ахырына кадәр колач җәеп көтәргәргә әзерләр. Бер төркем көллият һәм техникумнарда “Килегез, бушлай укытабыз”, дип торсалар да, урыннар буш кала.

Элегрәк 10-11нче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортында белем алырга ашкынучылар күпчелек булса, бүген инде 9дан соң мәктәптән китеп, эшче һөнәрләрне үзләштеререргә омтылучылар артты. Моннан дистә ел элек көллият-техникумнарда “өч”легә укыганнарны да ике куллап алырга риза торсалар, бүген кайбер юнәлешләр буенча бюджетка аттестатыңда гел “дүрт-биш” булса гына керә аласың. Вузларга гына түгел, һөнәри уку йортларына да шактый зур конкурс булган заман җитте. Хәтта түләүле нигездә һөнәр үзләштерүчеләр дә шактый. Элек бу хыялда гына иде.

Әмма абитуриентларга кытлык кичергән урта һөнәри уку йортлары да юк түгел, билгеле. Чиратка тезелгән абитуриентлар, күпчелектә, шәһәр җирендә генә, ә район үзәкләрендә урнашканнарында хәлләр авыррак. Бюджет урыны бүленә торып та кабул итүнең контроль саннарын үти алмаган уку йортлары бар. Узган атнадагы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бу төп мәсьәләләрнең берсе булды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Татарстан территориясендә 100 һөнәри белем бирү оешмасы эшли, аларда 78 меңнән артык кеше һөнәр үзләштерә.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең контроль саннары ихтыяҗны исәпкә алып, эш бирүчеләрнең турыдантуры катнашында раслана һәм ел саен якынча 10 процентка арта. Узган уку елында урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә, бюджеттан тыш урыннарны исәпкә алып, 25 меңнән артык кеше кабул ителгән иде, дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Быелгы уку елында, әйтик, кабул итү контроль саннары машина төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм IT белгечлекләр буенча арттырылган. Министр ассызыклап узганча, аларны үтәүгә зур көч куелырга тиеш, узган елда бу күрсәткеч 98 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта 12 һөнәри оешма, шул исәптән 3 ресурс үзәге контроль саннарны 95 проценттан кимрәккә үтәгән. Министр сүзләренчә, бу аларның һөнәри юнәлеш бирүдә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве, дөрес планлаштыру һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек булмау турында сөйли.

Шулай ук уку йортларының нәтиҗәлелеге укып чыкканнарның белгечлеге буенча эшкә урнашуы буенча да билгеләнә. Республиканың 7 техникумы һәм көллияте әлеге күрсәткеч буенча аутсайдерлар рәтендә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларның җитәкчеләрен кискен тәнкыйть утына тотты. “Бу һөнәри уку йортлары җитәкчеләренә үзләренә туры килгәнрәк эш табарга кирәк. Нигә аларны тотарга? Мондый җитәкчеләр нәрсәгә кирәк?”, - дип белдерде ул.

Кабул итүнең контроль саннарын үти алмаган һәм уку йортын тәмамлаучыларның белгечлеге буенча эшкә урнашуы аксаганнар исемлегенә күз төшерсәң, нигездә, бер үк техникум-көллиятләрне күрәсең. Әйтик, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында узган елда бүленгән 110 урынга нибары 70 студент кабул ителгән. Укып бетергәннәрнең эшкә урнашу күрсәткече дә нибары 44 процент. Техникум белән элемтәгә кереп, быелгы вазгыять турында белештек. Уку йортында бар җитәкчелек тә ялда, дип җавап бирде сәркәтип. Аның сүзләренчә, 15 августта абитуриентлардан гаризалар кабул ителгән, әмма кайбер юнәлешләр буенча студентлар тупланмаган, шуңа да аларга документларны кабул итү дәвам итә. Бүгенгә логистлар һәм механиклар гына тупланып бетте, башка белгечлекләргә урыннар әле бар, дип җавап кайтардылар уку йортында.

Чирмешән аграр техникумы шулай ук ике күрсәткеч буенча да артта сөйрәлүчеләрдән. Биредә узган елда 75 урынның 57се генә тупланган. Ә студентларының эшкә урнашуы күрсәткече нибары 33 процент. Быел да абитуриентлар әлеге уку йортына керергә ашкынып тормый дип аңладык. Техникумның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Вәлиева сүзләренчә, абитуриентлардан гаризалар кабул итү бара. Хәзерге вакытта документларын шәһәргә укырга керә алмаучылар тапшыра, диде ул. Иң күп гаризалар әлеге вакытта “Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау” юнәлешенә кабул ителгән – бүлеп бирелгән 20 урынга 16 кешедән гариза алынган, “Поварлык һәм кондитерлык эше” юнәлешендә 20 урынның 12сенә студентлар кабул ителгән, калган ике юнәлештә хәлләр тагын да мөшкелрәк.

Укырга керергә теләүчеләрнең аз булуын уку йортының тулай торагы булмау белән дә бәйлибез. Студентларны торак белән тәэмин итә алсак, абитуриентлардан гаризалар күбрәк булыр иде. Ә белгечлеге буенча эшкә урнашучылар проценты түбән булу яшьләрнең күпчелеге шәһәргә китәргә омтылуы белән бәйле. Алар уку йортын тәмамлый да, башкалага юл ала, дип аңлатты вазгыятьне Татьяна Вәлиева.
Бөгелмә аграр көллиятендә студентлар былтыр шулай ук кирәк кадәр тупланып бетмәгән – 145 урынның 8е буш калган. Бу юнәлештә хәлләр артык начар да түгел кебек, әмма менә уку йортын тәмамлаучыларның нибары 43 проценты гына эшле булуы зур сораулар уята. Уку йорты җитәкчесе Фәрит Гатин исә сорауларыбызга җавап бирүдән баш тартты. Көллияткә күпме гариза кабул ителүе, кайсы белгечлекләр популяр булуы турындагы мәгълүмат 5 йозак астында саклана булса кирәк.

Студентларын эшкә урнаштыру күрсәткече буенча артта сөйрәлүчеләр исемлегендә шулай ук Баулы аграр көллияте (41 процент) Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте (44 процент), Чүпрәле тармак технологияләре техникумы (47%) бар. Түбән нәтиҗәгә ия булучылар арасына ресурс үзәк статусын йөрткән Түбән Кама индустриаль техникумы (37 процент) да эләккән.

Татарстан Рәисе урта һөнәри уку йортларына студентларын эшкә урнаштыру күрсәткече 90 процент булырга тиеш дигән бурыч куйды.

Белем бирүче ресурс үзәкләрне эш бирүчеләр белән никадәр якынайта алуыбызга һөнәри кадрлар әзерләүдәге сыйфат һәм нәтиҗәләр бәйле. Эш бирүчеләр белән элемтәләр булган ресурс үзәкләрендә нәтиҗә бар, үзүзе өчен генә яшәгән ресурс үзәкләрендә ул юк. Шуңа күрә никадәр күләмдә нинди белгечлекләрнең кирәк икәнен игътибар белән карарга кирәк. Яңгыратылган саннар бу мәсьәлә белән берәү дә шөгыльләнмәвен күрсәтә, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Хакимият вәкилләренә, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул хезмәт ресурсларының – иң мөһиме булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, акчасын да табарга, ниндидер проектларны да гамәлгә ашырырга була, әмма югары квалификацияле белгечләр булмаса, боларның барысы да юкка.

Без зур сәнәгатьле республика. Без хезмәт ресурсларына бик мохтаҗ. Алдынгы предприятиеләребез белгечләргә кытлык кичерә. Шуңа күрә бу мәсьәләләр бик мөһим. Мәгариф ул – безнең киләчәгебез. Берәү дә безгә беркемне китереп бирмәячәк, бездән, әлбәттә, алачаклар. Моның зыяны юк. Әмма безнең потенциалыбыз бар, без илебез масштабларында мәгариф һәм фән үзәге булырга тиешбез. Мондый мөмкинлекләребез бар, диде Татарстан Рәисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading