16+

Иң  яхшы татар теле укытучылары билгеле

Татарстанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” бөтенроссия конкурсынының  җиңүчеләрен игълан иттеләр. Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия  Корбанова  һәм  Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты мөгаллиме Чулпан Шәрипова  җиңүче булып танылды.

Бәйгедә быел  барлыгы 32 укытучы (шуларның 12се – төрле төбәкләрдән) катнашкан. Алар арасыннан  регионнардан, Татарстаннан берешәр иң яхшысын сайлап алганнар.

Чулпан Шәрипованың гимназиядә укыта  башлавына – 7 ел. Соңгы вакытта ул әдәбият дәресләрен 3 D күзлекләр ярдәмендә алып бара. Виртуаль дөнья балаларга  әсәрләрне яхшырак тоярга ярдәм итә.“Әдәбият дәресләре буенча  мультимедиа кушымталары аз, шуңа күрә аны үзебез эшлибез”, – ди ул.

Галия Корбанова Башкорстанның Нефтекама шәһәрендәге 10 нчы мәктәп “белем бирү үзәгендә” 15 ел  белем бирә.  Эш стажы  – 20 ел. Аның укучылары биш ел рәттән республика, халыкара олимпиадаларда җиңү яулый.  
– Дәрестә генә телне  өйрәнә алмыйлар.  Шуңа күрә өйдә дә сөйләшергә кирәк. Әти-әниләр белән бергәләп эшлибез. Шәһәрдә – рус мохите булса да, укучыларым татарча сөйләшә, –ди Галия Корбанова.

Таңсылу Габидуллина, magarif-uku.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading