Тиздән бар мәктәпләрдә аерылышу сагышы катыш, якты киләчәккә өметләр баглаган Соңгы кыңгырау чыңлар.
Бер караганда, шушы мизгелне тизрәк җиткерәсе килә, имтиханнарны биреп, яңа, олылар тормышы башларга омтыласың. Икенче яктан, унбер ел кайгысын да, шатлыгын да бүлешкән, инде туганлашып өлгергән сыйныфташларыңны, тирән белем, төпле киңәшләрен биргән укытучыларны, балачак хатирәләреңне саклаган мәктәбеңне ташлап китәсе килми. Әле киләчәкнең билгесез булуы да куркыта. Тик шулай да соңгы кыңгырау чыңлаган мизгелдә якты киләчәккә әзер булуыңны сизәсең.
Анысы шулай да, ләкин күп кенә кичәге мәктәп укучылары яңа тормышны үзләренчә аңлый. 25 май халык телендә Соңгы кыңгырау бәйрәме дип түгел, шаяртып, «исерек бантиклар» көне дип йөртелә. Ул көнне чат саен кулына сыра, шампан шәрабе тоткан яшь егет-кызларны күреп, менә шушылардамы безнең киләчәк, дип, көрсенеп куясың. Бәйдән ычкынган эт котырган кебек, алар да «ирек»ләрен ничек кенә бәйрәм итми. Фонтаннарда, шәһәр уртасындагы сулыкларда сыра чөмерә-чөмерә су коенулар дисеңме, җәмәгать транспортында исерек җырларын җырлаумы... Соңыннан, өлкән буын безне аңламый, гел безне начар атлы күрсәтәләр, дип зарланабыз. Моңа без яшьләр үзебез гаепле түгелме соң?!
Әле мин йодрык кадәрле, төчкерсәң дә бар халык белә торган авылларда андый тамаша юктыр дип уйлый идем. Ялгышканмын. Былтыргы Соңгы кыңгырау бәйрәме ел буе сөйләргә җитте. Чыгарылыш сыйныф укучылары барлык мәктәпнең «яшел» укучыларына ничек ял итәсен өйрәтеп китте. Ата-анаңны танымаслык дәрәҗәдә исерү дисеңме, агулану дәрәҗәсенә җитеп тәмәке, әфьюн тарту, кызларның, өске киемнәрен салып, учак тирәли биюе дисеңме (соңыннан егетләр ел буе кайсы кызның күкрәге зуррак дигән темага гәп куертты) - барысы да булды.
Бәйрәм итәсе килгән кешене полиция хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә тыя алмый шул. Яшьләр барыбер алдау җаен таба. Бер иптәшемнең әти-әниләре Соңгы кыңгырауга бик җаваплы караган. «Без дә сезнең белән утырабыз», - дип, яшьләрнең күңелләрен төшергәннәр. Әти-әни янәшәдә булганда, сыра чөмереп тә, башыңа ни килә, шуны эшләп тә булмый бит инде. Ләкин яшьләр хәйләсен тапкан. Берничә «кока-кола» шешәсен бушатып, коньяк тутырганнар. Әлбәттә, бер-ике сәгатьтән балаларының өстәл астында йоклап ятуын, кайсының, чайкала-чайкала, урам буйлап йөргәнен күреп, ата-ана эшнең нидә икәнен аңлаган. Ләкин яшьләр үзенә кирәк кадәр кәеф-сафа корып калырга өлгергән инде. «Шулай итеп, ике куянны бергә тоттык. Әти-әниләр күзендә дә «тәртипле» балалар булып калдык, үзебез дә рәхәтләнеп бәйрәм иттек», - дип шатлана-шатлана сөйли танышым.
Соңгы кыңгырау гомергә бер генә чыңлый шул. Аны яхшылап бәйрәм итмичә булмый. Ләкин катырак бәйрәм итеп, кемдер өйгә корсак «күтәреп» кайтырга, кемдер, «ирек» тәмен тоеп, бөтенләй айнымаска мөмкин. Бер рәхәтнең бер михнәте бар икәнен дә онытмасак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар