16+

Каникуллар кыскармаячак

Республикабызның кайбер мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, мәктәп укучыларының каникуллары кыскарачак яки бөтенләй булмаячак, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү вакытында уку процессы өзелмәячәк», - дип белдерде. Төзекләндерү эшләре 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.

Капиталь төзекләндерү программасындагы исемлеккә кертелгән мәктәпләрдә эш югары сыйфатлы итеп башкарылачак. Иң беренче чиратта, биналарның җылыту системасын тәртипкә китерәчәкләр, аннары чират ишек-тәрәзәләргә... Чөнки балалар тиешле шартлардагы сыйныфларда белем алырга хокуклы.
Татарстанда әле беркайчан да моның кадәр күп мәктәпне берьюлы төзекләндерүгә алынганнары булмады. Бу проектны тормышка ашырганда төптән уйлап эш итү сорала. Теләкләре һәм мөмкинлекләре булган иганәчеләрнең ярдәмнәре дә сорала.
Әгәр проектка бөтен иске мәктәпләрне дә керткән булсалар, өч тапкыр күбрәк акча кирәк булыр иде. Әмма андый акчалар әлегә юк.
Бүгенге көндә капиталь төзекләндерү программасында бөтен 45 муниципаль берәмлек тә катнаша. 2012 елга республикадагы мәктәпләрне төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акча - 2 миллиард 204 миллион сум. Бу акчага 163 мәктәп капиталь төзекләндереләчәк.
Мәктәпләрдә барлыгы алты төрле эш башкарыла. Болар: түбә һәм тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү, мәктәп алларын тәртипкә китерү, ишекләрне алыштыру, санитария системасын төзекләндерү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading