Быел әлеге белгечлек буенча көндезге бүлеккә 25 бюджет урынга барлыгы 137 гариза кабул ителгән. Институт ректоры вазыйфаларын башкаручы доцент Татьяна Леонтьева сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны арткан. “Узган ел көндезге бүлеккә – 10, читтән торып уку бүлегенә 10 бюджет урыны каралган иде. Быел һәр бүләккә 25шәр урын бирелде”, - ди ул.
Бюджет урыннарының буш калуы нәрсә белән бәйле соң? Әйтергә кирәк, бу хәл моңарчы булмаган. “2021 елдан документларны берьюлы 5 уку йортына бирү мөмкинлеге кертелде. Моннан тыш, югары уку йорты белгечлекләр әзерләүнең максималь санын үзе билгеләгән. Алар буенча абитуриент 2-10 юнәлештә бәйгедә катнаша ала. Шуңа бездәге бюджет урыннар буш калды да инде”, - дип аңлатты Татьяна Леонтьева.
“Бу – иң борынгы белгечлекләрнең берсе. Әмма ул бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсен кадрлар белән тәэмин итә. Бездә укып чыккан студентлар хәтта Россиядән читкә барып урнашып эшли. Китапханә дигәч, күпләр шәлгә төренеп, чәчен өскә җыеп куйган әбине күз алдына китерә. Бу алай түгел. Әлеге һөнәр актив рәвештә үзгәрә. Бездә аның ике юнәлеше бар: китапханә менеджменты һәм мәгълүмати ресурслар белән идарә технологиясе. Шулай ук бездә фәнни мәктәп тә бар”, - ди Людмила Савич.
18-24 август көннәрендә бюджет һәм түләле урыннарга өстәмә кабул итү узачак. Абитуриентлар бәйге нигезендә кабул ителәчәк.
Комментарийлар