Киләсе 2013 елда Татарстан башкаласында җәйге Универсиада уеннары үткәрелү сәбәпле, быел Казанның югары уку йортларында укулар август аенда ук башланачак.
Универсиаданың ишек шакуы хәзердән үк сизелә башлады. Күп кенә вузларда V курс студентлары дәүләт имтиханнарын инде тапшырып та бетерде. Диплом яклаулар апрель азагына билгеләнде. Башка елларны исә дәүләт имтиханнарын апрель...
Киләсе 2013 елда Татарстан башкаласында җәйге Универсиада уеннары үткәрелү сәбәпле, быел Казанның югары уку йортларында укулар август аенда ук башланачак.
Универсиаданың ишек шакуы хәзердән үк сизелә башлады. Күп кенә вузларда V курс студентлары дәүләт имтиханнарын инде тапшырып та бетерде. Диплом яклаулар апрель азагына билгеләнде. Башка елларны исә дәүләт имтиханнарын апрель азагында тапшыралар, дипломны июньдә генә яклыйлар иде.
Студентлар быел җәй бер генә ай ял итәчәк. Укулар бер айга алдан башлангач, бер айга алдан тәмамланачак та.
Тулай тораклар системасында да үзгәрешләр шактый. Универсиада авылын быелдан төзекләндерүгә ябалар. Инде хәзердән үк аны студентлардан бушата башладылар. Җәй көннәрендә югары уку йортларының үз тулай тораклары да төзекләндереләчәк, яңа җиһазлар да кайтыр дип көтелә. Чөнки киләсе уку елында студентлар үз вузларының тулай торакларында гына яшәячәк. Ә Универсиада авылында исә спортчылар һәм башкалага килгән кунаклар торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар