16+

Казанда мәктәпкә баручы балалар саны арта

1 сентябрь көнне мәктәп кыңгыравы 160 меңгә якын Казан мәктәп укучысы өчен яңгыраячак. Парталар артына, үткән ел белән чагыштырганда, 11 меңгә күбрәк укучы утырачак. Шул ук вакытта мәктәпкә беренче тапкыр 20 меңгә якын бала барачак. Икенче сменада чыгарылыш сыйныф укучысы булмаган 17%-тан артыгы укыячак

Казанда мәктәпкә баручы балалар саны арта

1 сентябрь көнне мәктәп кыңгыравы 160 меңгә якын Казан мәктәп укучысы өчен яңгыраячак. Парталар артына, үткән ел белән чагыштырганда, 11 меңгә күбрәк укучы утырачак. Шул ук вакытта мәктәпкә беренче тапкыр 20 меңгә якын бала барачак. Икенче сменада чыгарылыш сыйныф укучысы булмаган 17%-тан артыгы укыячак

«Мәктәп укучылары саны арта бару – безнең барыбыз өчен дә җитди мәсьәлә. Укучылар армиясенең 11 мең балага артуы, әлбәттә, шатландыра, шул ук вакытта бу безнең алга җитди бурычлар куя», – дип билгеләп үтте бүген Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Белем көнендә Казанда ике яңа мәктәп – 1501 урынга исәпләнгән «Арт-Сити» торак комплексындагы «Унбер» һәм «Салават Күпере» микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән 188-нче номерлы «Бионика» мәктәпләре ачылачак. Шәһәрдә ел саен яңа мәктәпләр төзелүгә карамастан, Татарстан башкаласында элеккечә гомуми белем бирү учреждениеләре җитми. Шулай итеп, бүгенге көндә шәһәрдә 193 мәктәп бар, шул исәптән 169 муниципаль мәктәп, шуларның 79-ы бик зур йөкләнеш белән эшли. Икенче сменада 1 сентябрьдән башлап чыгарылыш сыйныф укучылары булмаган 17%-тан бераз гына күбрәге укыячак, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

«Без мәктәпләр төзү өчен теләсә нинди мөмкинлекләр эзлибез, генплан буенча шәһәрдә 40 участок резервланган. Әмма, кызганычка каршы, бөтен җирдә дә инфраструктура юк: кайдадыр челтәрдә җитди кертемнәр кирәк, кайдадыр дистәләгән километр су торбалары, канализация һ.б. сузарга кирәк. Шуңа да карамастан, бу безнең планнарда бар, һәм без моның өстендә эшлибез. Шул исәптән уку йортларын киңәйтү мөмкинлеге дә эшләнәчәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Ул мисал итеп 93-нче номерлы мәктәп, 114-нче номерлы мәктәп һәм «СОлНЦе» мәктәбен китерде – әлеге уку йортларында янкормалар төзелде. Шундый ук карар Салмачы бистәсе мәктәбендә дә кабул ителәчәк – бүгенге көндә янкорма өчен техник бирем әзерләнә. Мэр сүзләренчә, бу мәктәпкә Салмачыда яшәүче балаларны гына түгел, Вознесение, Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләрне дә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Үз чиратында Мәгариф идарәсе башлыгы Вишневка бистәсендә мәктәп төзелеше мәсьәләсе хәл ителүен искәртте – гомуми белем бирү учреждениесе өчен җир кишәрлеге билгеләнгән, мәктәпкә ихтыяҗ турында мәгълүмат ТР Мәгариф министрлыгына юлланган, дип хәбәр итте Ирек Ризванов.

Халык саны тыгыз торак микрорайоннарда һәм бистәләрдә мәктәпләрдәге йөкләнешнең югары булуы билгеле, укучылар һәм аларның ата-аналары уңайлылыгы өчен яңа уку елында мәктәп автобуслары оештырылачак. «Шул рәвешле 200-дән артык беренче сыйныф укучысын йөртү оештырылачак. Мәктәп автобуслары беренче тапкыр Вишневка, Привольный һәм «Салават Купере» микрорайонында барлыкка киләчәк», – дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы. Барлыгы 6 яңа маршрут эшләнгән, алар ЮХИДИ белән килештерелә.

Яңа уку елына 43 ашханә ремонтланган һәм җиһазландырылган
Җәйге каникуллар вакытында Казан мәктәпләрендә агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрелгән. Аерым алганда, 43 ашханә ремонтланган һәм җиһазландырылган – хәзер алар мәктәп рестораннары форматында эшләячәк. 16 мәгариф учреждениесендә спорт залларын капиталь ремонтлау, бер учреждениедә – түбә катламын ремонтлау эшләре төгәлләнә, 13 учреждениедә – коймалар, 128 мәгариф объектында вентиляция шахталары торгызыла. Агымдагы ремонт 201 мәгариф учреждениесендә төгәлләнеп килә.

1 сентябрьгә кадәр мәктәпкә 400ләп яшь белгеч киләчәк. И.Ризванов сүзләренчә, педагогик һөнәр белән кызыксыну саклана. «2021 уку елына максатчан укыту өчен педагогик әзерлек юнәлешләре буенча стипендия ярдәме белән Казанның белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучы 51 кеше һәм стипендия ярдәменнән башка максатчан юнәлеш буенча 10 кеше катнаша», – дип хәбәр итте ул.

Белем көнендә тантаналы линейкаларда укучыларга бүләкләр тапшырачаклар
1 сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак. Беренче сыйныф укучылары шәһәр исеменнән «Игелекле эшләр көндәлеге», икенче сыйныф укучылары «Яшь эколог көндәлеге», моннан тыш, республика исеменнән башлангыч мәктәп укучыларына «Укучының мәдәни көндәлеге»н тапшырачаклар. Укытучылардан соң ачык ОБЖ дәресе һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм ГТОның 90 еллыгына багышланган тематик дәресләр үткәрәчәкләр.

4 сентябрьдә барлык сыйныфларда теләктәшлек көненә һәм террорчылыкка каршы көрәшкә – Бесландагы фаҗига истәлегенә багышланган дәрес узачак.

4-12 сентябрьдә Казан мәктәпләрендә «Игелеклелек атнасы» узачак, укытучылар хайваннарга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча дәресләр үткәрәчәк.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, белем бирү процессы һәм тәрбия эше мәсьәләләре мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәр август конференциясендә тикшереләчәк, ул 26-нчы августта узачак.

Быел Казанда 1690 урынга исәпләнгән 8 мәктәпкәчә учреждение ачылачак. 5 балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә, тагын 3 – «Торак һәм шәһәр мохите». Алар шул исәптән Константиновка бистәсендә, «Седьмое небо» һәм «Лето» торак комплексларында төзеләчәк.

Балалар бакчасына беренче тапкыр 17 меңнән артык бала барачак

"Бүгенге көндә барлык объектлар да төзелеш тәмамланып килә", дип таныштырды мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. 9 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара – 1360 урынлык 10 бина. 7 балалар бакчасында барлык эшләр дә төгәлләнгән инде, калганнарында капиталь ремонт тәмамланып килә, дип ассызыклады И.Ризванов.

Шул ук вакытта шәһәрдә балалар бакчаларында урыннар кытлыгы күзәтелә. Мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 7286 мәктәпкәчә яшьтәге бала бакчага чиратта тора, шуларның 5721-е – 3 яшькә кадәрге һәм 1565-е – 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге. Урыннарның иң зур дефициты – «Весна», «Победа», «Арт Сити», «Изумрудный город», «Солнечный город», торак комплексларында, «Салават күпере 1» микрорайонында, Завойский урамы районында.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шәһәрдә аерым игътибар бирелә. Киләсе уку елында Казан балалар бакчаларында үсешләрендә үзенчәлекләр булган 942 бала өчен 32 өстәмә төркем ачылачак. Ә мәктәпләрдә тәүге тапкыр психик үсеш тоткарлыклары, Аутистик спектр бозылулары, Даун синдромлы балалар өчен аерым класслар ачылачак.

Быел уку елында балалар бакчасына беренче тапкыр 17 меңнән артык бала барачак. Шәһәрдә 80 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге балалар яши, алар өчен 351 мәгариф учреждениесе – 312 балалар бакчасы, дәвалау педагогикасы үзәге, 2 прогимназия, 10 мәктәпкәчә белем бирү бүлеге булган мәктәп һәм 26 шәхси балалар бакчасы эшли. Ирек Ризванов шәһәрнең мәктәпкәчә урыннардагы ихтыяҗы даими үсә, шуңа күрә яңа объектларны файдалануга тапшыру темпларын киметмәү мөһим, дип белдерде.

Чыганак: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading