16+

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада башланды

Кичә К. Тинчурин исемендәге театр бинасында татар теленнән IX Халыкара олимпиада ачылышы тантанасы узды. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра, чараның операторы булып Россия кооперация университетның Казан кооперация институты тора. Бүген инде анда катнашучылар беренче биремнәрне үтәделәр.

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада башланды

Кичә К. Тинчурин исемендәге театр бинасында татар теленнән IX Халыкара олимпиада ачылышы тантанасы узды. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра, чараның операторы булып Россия кооперация университетның Казан кооперация институты тора. Бүген инде анда катнашучылар беренче биремнәрне үтәделәр.

Тантаналы ачыш вакытында укучыларны һәм аларның мөгаллимнәрен, укучыларның әти-әниләрен ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. 
- Кәрим Тинчурин исемендәге мәшһүр театрда олимпиаданы ачып җибәрү – үзе бер тарихи вакыйга. Безнең күңелебездә телгә булган мәхәббәт һәм, әлбәттә, үзебезнең кыйблабызны саклый белүче яшьләрнең шушында килүләре безне бик нык сөендерә һәм без моның белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте ул. - Олимпиада 2-3 көн дәвам итә. Сез, монда килгәнсез икән, инде барыгыз да – җиңүчеләр. Барыгыз да – телне үстерүчеләр. Барыгыз да – киләчәккә зур өмет белән яшәүчеләр.

Шулай ук министр олимпиаданың географиясе киңәюен дә билгеләп үтте. “Яшьләр арасында аларның телгә булган мәхәббәте арта, бу бигрәк дә регионнарда сизелә. Мөмкинлекләр азрак булган саен, әйтик, сәгатьләр саны кими икән, ул вакытта халыкның үзаңы арта. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 5 чит илдән катнашучы бар. 4-се читтән торып, Төркиядән бер кыз Казанга килеп катнаша. Бу олимпиаданың дәвамлы булачагына ишарәли”, - диде ул интервьюда. 

Министр әйтеп узган Төркия кызы – Гамзе Нур Налбант олимпиадада беренче тапкыр катнаша. Татар телен мәктәптә 2018 елда өйрәнә башлаган. “Мин татар телен, Татарстанны бик яратам, шуңа олимпиадага килергә булдым. Бу хыял минем йөрәгемдә күптән бар инде. Татар дусларым  белән көн саен татарча сөйләштем, грамматика китапларын укыдым – шулай әзерләндем. Казах телен дә беләм”, - дип уртаклашты ул. 

Олимпиада биремнәреннән курыкмыйм, кулымнан килгәнен барысын эшлим, дип йомгаклады сүзен Гамзе Нур. Укучыларны көтәчәк авырлыклардан Чаллы кызы Нина Иванова да курыкмый: “Олимпиадада икенче тапкыр катнашам. Бу юлы тагын да ныграк әзерләнеп килдем. “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә дә яхшылап әзерләндем. Әтием белән Уфага барып архивларны алдык. Әби-бабаларымны барлап, шәҗәрәмне төзедем”, - диде Нина. 

Ачылыш тантанасыннан соң укучыларга театрның “Син бит минем бергенәм” спектакле тәкъдим ителде. Олимпиада катнашучылары спектакльне яратып кабул итте һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Белешмә:
Олимпиадада 12 илдән, РФнең 27 төбәгеннән һәм Татарстанның 45 муниципаль районыннан 537 бала катнаша. Катнашучылар язма биремнәрне үти, шулай ук «Минем шәҗәрәм» дигән иҗади презентация әзерли.
Әйтеп үтәргә кирәк,  Казан кооперация институты базасында Татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. Ел дәвамында биредә иҗади очрашулар, күргәзмәләр һәм экскурсияләр үтә.

Казан кооперация институты матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading