16+

Казанның 84 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырды

Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен 6017 унберенче сыйныф укучысы һәм 11 мең 800 тугызынчы сыйныф укучысы үтте. Бердәм дәүләт имтиханы өчен – 25 пункт, төп дәүләт имтиханы өчен – 48 пункт һәм дәүләт йомгаклау имтиханы өчен 10 пункт әзерләнгән иде, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 пункт эшләде.

Казанның 84 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырды

Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен 6017 унберенче сыйныф укучысы һәм 11 мең 800 тугызынчы сыйныф укучысы үтте. Бердәм дәүләт имтиханы өчен – 25 пункт, төп дәүләт имтиханы өчен – 48 пункт һәм дәүләт йомгаклау имтиханы өчен 10 пункт әзерләнгән иде, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 пункт эшләде.

Аттестацияне үткәрү гадәти пандемиягә кадәрге форматка кайтты. Барлык имтихан пунктлары да Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан тикшерелде.

Казанлылар белән беррәттән имтиханны Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан килгән 7 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 9 унберенче сыйныф укучылары тапшырды.

9 нчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен укучылар ике мәҗбүри имтихан (рус теле һәм математика) һәм икесен сайлау буенча тапшырырга тиеш иделәр. Сайлап алынган имтиханнар арасында информатика (51,8%), җәмгыять белеме (46%) һәм география (33%) иң популяр имтиханнар булды. Имтихан нәтиҗәләре буенча математика буенча уртача билге – 3,8 (2021 елда – 3,76), рус теленнән 4,2 (2021 елда – 4,04) булды. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 56% ы мәктәптә укуларын дәвам итәргә карар кылган, калганнары урта махсус уку йортларына гариза биргән.

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен рус теле һәм база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк иде. Рус теле буенча уртача балл – 72,04. Рус теле буенча иң яхшы 10 мәктәп исемлегенә «Елена – Сервис» шәхси мәктәбе, КФУның IT-лицее, «СолНЦе», 131 нче лицей, КНИТУ-КАИның инженер лицее, 7 нче гимназия, Академия лицее, 7 нче лицей-интернат, 19 нчы гимназия һәм 94 нче гимназия керде.

Математика буенча профиль дәрәҗәдәге уртача балл артты һәм 64,5 (2021 елда – 60,42) тәшкил итте. Математика буенча иң яхшы 10 мәктәп исемлегенә 131 нче лицей, КФУның IT-лицее, КНИТУ-КАИның инженер лицее, 2 нче лицей-интернат, 15 нче гимназия, 7 нче лицей-интернат, КФУ лицее, 12 нче гимназия, «Елена – Сервис» шәхси мәктәбе, 19 нчы гимназия керде.

Тулаем алганда, Казан укучыларының имтихан нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак булып чыкты. Әйтик, рус теле буенча нәтиҗәләр – 3,5 баллга, ә профильле математика буенча 7 баллга югарырак.

Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук 14 фәннең 7 се буенча уртача баллны яхшырта алды. Җәмгыять белеме буенча уртача балл – 5, француз теле буенча – 8, немец теле буенча – 10, инглиз теле һәм тарих буенча 2 баллга артты.

Казанның 84 укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры нәтиҗәләре буенча БДИны 100 баллга тапшырды, 6 кеше имтиханда берьюлы ике фәннән максималь балл алды.

Йөз баллны рус теле буенча – 33, әдәбият буенча – 20, профильле математика буенча – 10, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча – 8, химия буенча 5 укучы җыйды. Җәмгыять белеме һәм тарих имтихан тапшыру өчен иң катлаулы фән булды, алар буенча 4 чыгарылыш сыйныф укучысы гына 100 баллны җыя алды.

Йөз балл җыйган мәктәп укучылары арасында өч укучы, югары балл гына алып калмыйча, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урын алдылар. Алар – Александра Рябова (34 нче мәктәп), Илья Тамьяров (КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты), Владислав Шведов (131 нче лицей). Исегезгә төшерәбез, олимпиада сезоны нәтиҗәләре буенча 142 яшь казанлы мәктәп укучылары олимпиадасының Бөтенроссия этабы призерлары һәм җиңүчеләре булды, шуларның 44 е – 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар.

11 нче сыйныфны тәмамлаучы 656 укучы һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 762 укучы отличник аттестатлары алды.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading