16+

Казанның «Ел укытучысы-2020” җиңүчесе билгеле булды

«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды һәм әлеге мәртәбәле исемнең иясе ачыкланды. Ул — Казанның Киров районы 4 нче интернат-гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова.

Казанның «Ел укытучысы-2020” җиңүчесе билгеле булды

«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды һәм әлеге мәртәбәле исемнең иясе ачыкланды. Ул — Казанның Киров районы 4 нче интернат-гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова.

Башкалабыз укытучылары арасында уза торган бу бәйге быел 30 нчы тапкыр үткәрелде. Юбилей-бәйгегә 2019 елның октябрендә старт бирелгән иде. Ул 2020 елның февраленә кадәр дәвам итте.

Бәйге укытучының җәмгыятьтәге статусын күтәрүне, укытучылыкның һөнәри үсешен һәм аның социаль активлыгын күтәрүне максат итеп куя. Конкурсантлар беренче турда «Интернет-ресурслар» дип исемләнгән бәйгедә көч сынашты. Икенче турда укытучы-педагоглар ачык дәрес үткәрделәр. Шулай ук, дәрестән тыш чара уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче тур финалистлар арасында үтте. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү-эзләнү эше алып бару сәләтен бәяләде. Ә түгәрәк өстәл формасында чарада укытучылар мәгарифнең актуаль сораулары буенча үзләренең фикерләрен җиткерделәр.

Казан Ратушасында бәйгенең җүңүчеләрен бүләкләү һәм хөрмәтләү чарасы үтте. Анда Казан мэры Илсур Метшин катнашты һәм бәйгедә катнашучыларны ихластан сәламләде. Илсур Рәисович чыгышында үзенең укытучы һөнәре ияләрен изге кеше итеп кабул иткән буын вәкиле булуын билгеләп үтте.

«Монда башкалабызның иң яхшы укытучылары җыелган, алар ярдәме белән меңләгән укучы белем туплый, алдынгы күрсәткечләргә ирешә, уңышлар казана. Без сезгә ышанабыз, иң кадерле кешеләребез — балаларыбызны ышанып тапшырабыз», — диде. Мэр катлаулы чорларда да укытучылар гел һөнәренә тугры калганын билгеләп үтте, фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Быелгы бәйгедә барлыгы 500гә якын укытучы-педагог катнашты, дип билгеләп үтте мэр. Аларның иң яшенә — 21, иң өлкәненә 73 яшь. «Безнең өчен җиңелгәннәр юк, һәркайсыгызны бәялибез. Тик бәйге бәйге булып кала, конкурс комиссиясенә сайлау авыр булгандыр»,— диде Илсур Метшин.

Музыкаль чыгышлар белән бергә үрелеп барган тантанада бәйгенең 9 номинациядә — «Укытучы — предмет белгече», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Тәрбия эше буенча директор урынбасары», «Педагог-психолог», «Өстәмә белем педагогы», «Ветеран-педагог», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы» кебек номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. Әлеге бәйгедә өзлексез стажы 5 елдан ким булмаган укытучылар катнашкан. Бары тик махсус номинация — “Педагогик дебют” өчен генә искәрмә ясалган. Бу аңлашыла да, әлеге номинация педагогик һөнәрне язмышы итеп сайлаган яшь укытучы-педагоглар арасында үткәрүне күзаллый.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә беренче урынны Мәскәү районы 311 нче балалар бакчасы хезмәткәре Юрий Шулятьев яулады.

«Өстәмә белем өлкәсе педагогы» номинациясендә җиңүгә Киров районы «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәре Аида Горбунова иреште. «Тәрбия эше буенча директор урынбасары» номинациясендә Мәскәү районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 172 нче мәктәбе хезмәткәре Вероника Державина җиңүче дип табылды.

«Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы» номинациясендә җиңүче — Совет районының 161 нче мәктәбе укытучысы Валерий Воробьев. «Педагог-психолог» номинациясендә Совет районы 15 нче мәктәп укытучысы Румия Консбаева җиңүче булды. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

Яшь укытучыларның «Педагогик дебют» номинациясендә 1 нче гимназия вәкиле Гаяз Гыйльманов беренче урынга чыкты.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе «Укытучы — предмет белгече» номинациясендә катнашкан укытучылар арасыннан ачыкланды. Әлеге мактаулы исемне башкалабызның 4 нче интернат-гимназиясеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова яулады. Ул “Ел укытучысы-2020” республика конкурсында Казан шәһәре данын яклаячак. “Һөнәри яктан үсәргә ярдәм иткән мондый сынауларга рәхмәтлемен!”, — диде ул үзенең җавап сүзендә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading