16+

«Күбәләк» күңелле яши

Арча шәһәрендә ерактан ук күренеп, балкып утырса да, безнең 11нче балалар бакчасы яңа гына салынган түгел. Әйбәтләп капиталь төзекләндерелгән генә. Бүгенге көндә бакчабызга 110 бала йөри, аларның күбесе - татар милләтеннән.

«Күбәләк» күңелле яши

Арча шәһәрендә ерактан ук күренеп, балкып утырса да, безнең 11нче балалар бакчасы яңа гына салынган түгел. Әйбәтләп капиталь төзекләндерелгән генә. Бүгенге көндә бакчабызга 110 бала йөри, аларның күбесе - татар милләтеннән.

Алты балабыз - рус, бер үзбәк баласы да бездә тәрбияләнә. Төзекләндерелгәннән соң яңадан ачылганга күрә, әле мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрерлек яшьтәге сабыйлар юк. Аның каравы, кечкенәләр төркеме быелгы уку елыннан татар төркеме итеп үзгәртелде. Балаларыбыз белән 16 педагог шөгыльләнә, санап карасаң, җиде балага бер педагог туры килә. Бу һәр бала белән якыннан торып эшләргә һәм кечкенәдән аларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Моның өчен әйбәтләп җиһазландырылган музыка, физкультура заллары, логопед, психолог, татар теле кабинетлары бар. Юл йөртү кагыйдәләрен өйрәтү бүлмәсе - бакчабызның горурлыгы һәм шатлыгы да. Кечкенәдән юлларда белеп, кагыйдәләрне үтәп йөрергә өйрәнгән малай-кызларыбызның киләчәге матур булыр дибез. Бакчабыз шифаханә төсле дә: анда сабыйлар сәламәтлекләрен дә ныгыта алалар, психолог белән дә аралашалар, ял итү бүлмәсендә йога элементлары ярдәмендә дөрес сулыш алырга да өйрәнәләр. Үзебезнең табигать почмагы, китапханә, хәтта тәҗрибә почмагы да бар. Соңгысын балалар аеруча ярата. Алар анда кечкенә тәҗрибәләр ясап, зур дөнья серләрен ачалар. Милләтебезгә кечкенәдән мәхәббәт уяту һәм буыннар бәйләнешен ныгыту өчен, «Әбием сандыгыннан» дигән музей почмагы да ясап куйдык. Аны тулыландыруда әти-әниләр дә, балалар үзләре дә һәрдаим ярдәм итә.



Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. нинди генә сораулары булса да, алар безнең янга киләләр. Бигрәк тә «Әтиләр киңәшмәсе» дигән башлангычны хуп күрәбез. Һәр төркемдә атна саен әтиләр үзләренең һөнәрләре һәм хыяллары турында сөйлиләр. Мондый очрашулардан соң балаларда кыюлык, әтиләре белән горурлык хисләре, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат арта, бу әтиләрне дә тәрбия эшенә якынайта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading