16+

Халыкара олимпиада җиңүчесе: "Татар телен өйрәнергә бу сәгатьләр генә аз..."

Казанда туган телләр буенча башкарылган бик күп бәйгеләргә йомгак ясалды. Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов премияләре тапшырылды. Шулай ук IX Халыкара татар теле олимпиадасы, “Илһам” яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе жиңүчеләре бүләкләнде. Чарага республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде.

Халыкара олимпиада җиңүчесе: "Татар телен өйрәнергә бу сәгатьләр генә аз..."

Казанда туган телләр буенча башкарылган бик күп бәйгеләргә йомгак ясалды. Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов премияләре тапшырылды. Шулай ук IX Халыкара татар теле олимпиадасы, “Илһам” яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе жиңүчеләре бүләкләнде. Чарага республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кунакларны әлеге вакыйга белән тәбрик итеп, туган телебезне яраткан укучыларга рәхмәтен житкерде.
– Казаныбызда зур бәйрәм. Апрель ае – Тукай туган айда бу күркәм чараны 2014 елдан бирле үткәреп киләбез. Бик күп башкарган эшләргә нәтижәләр ясыйбыз. Бу бик әһәмиятле бәйрәм. Туган телебезне яратканыгыз өчен рәхмәт. Татар теленең киләчәген саклап калуга юнәлтерелгән чараларны үз вакытында  һәм эчтәлекле итеп үткәрүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары зур роль башкара, –  диде ул. 

Җырга-моңга күмелгән тантанада йөзләгән мәктәп укучысының яшел камзуллардан сәхнә тутырып басып торуы, бер-бер артлы бүләкләр алулары горурлык хисләре генә тудыра. Татар теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләре арасыннан йөздән артык укучы бүләкләнеп үтте. Олимпиадада катнашучылар соңгы берничә көн дәвамында Казанда көч сынашты. Үзара аралаштылар, дуслаштылар. Ниһаять, бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде. Алар – өчәү.

Республикадан Халыкара Татар теле буенча җиңүче булып Биектау районы Мүлмә авылы кызы Гөлинә Миңҗәләева танылды. Россия төбәкләре буенча җиңүче Пермь краеннан Ләйлә Назилә һәм чит илләрдәге ватандашларыбыз арасында Гран-при иясе – Төркиядән Гамза Нур Налбант. Җиңүче кызлар камзул-калфак һәм акчалата премиягә лаек булды. Премия дигәннән, сәхнәгә күтәрелгән һәрбер укучы акчалата бүләк һәм дипломнар белән бүләкләнде. 
–    Татар халкының бер вәкиле булуым белән горурланам. Мин дә киләчәгемне татар телем белән бәйләргә, аны өйрәнүемне дәвам итәргә телим. Олимпиада миңа зур тәҗрибә, якты хәтирәләр һәм искитмәле дуслар бүләк итте. Бик зур рәхмәтемне укытучыларыма, гаиләмә әйтәсем килә. Мәңге яшәсен татар халкы. Бу җиңү – даими эш нәтиҗәсе. Берничә ел рәттән катнашып, зур уңышларга ирешә алдым, – дип сөйли Гөлинә Миңҗәләева. 

Пермь краеннан Ләйлә Назина исә үзенең ихлас булуы белән күңелдә калды. “Мин татар гаиләсендә туып үскән гади бер кыз. Миңа әти-әнием, әби-бабайларым кечкенәдән үк татар телемә мәхәббәт хисен уятты. Шуңа күрә татар теленнән башка хәзерге һәм алдагы тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Татар теле 11 сыйныфта юк, әдәбият кына атнага бер тапкыр керә. Татар телен өйрәнергә бу сәгатьләр генә аз.  3 яки 4 сәгать керсә, яхшы булыр иде. Олимпиадага укытучым белән аерым әзерләндем”, – диде ул. 

Ә менә чит төбәкләр арасында җиңү яулаган Төркиядән Гамза Нур барыбызны да елатты. Татар теленә карата мәхәббәте, аны яратуы турында сөйләгәндә бөтен зал елады. Дөресен генә әйткәндә, Гамза Нур үзе дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул бөтен хис-кичерешләрен, үзенең калебеннән чыккан теләкләрен үтемле итеп җиткереп кенә калмады, шигырь юлларына салып сөйләп тә күрсәтте. 
–    Мәктәп укыганда чакта татарча җырлар тыңлап та, гашыйк булган идем телебезгә. Бу да төрки тел, ник мин аны аңлый алмыйм дип елый идем. Аннан төрки телләрне өйрәнә башладым.  Хәзер берничә төрки телдә иркен сөйләшә алам. Ләкин татар теле ул минем өчен  иң мөһиме. Мин - Төркиядә магистрант. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итәмен. Татар теле турында мәкаләләр язам. Аллаһ гомер бирсә, татар теленә гомер буе хезмәт итәчәкмен. Казанда булдым. Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, Колшәриф мәчетен күргәндә үземне Алтын Урта һәм Казан ханлыгы вакытында кебек хис иттем. Шундый  мөмкинлекне безгә биргәнегез, олимпиада оштырганыгыз өчен Татарстан республикасына зур рәхмәтебезне әйтәсем килә. Икенчедән, монда гаиләбез кебек булган остазларыбызга рәхмәт. Өченчедән, бик еракта булсак та, һәркайчан минем янымда булган гаиләмә рәхмәтемне җиткерәсем килә, – дип сөйләде ул дулкынланып.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчеләрен Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау  һәм үстерү мәсьләләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов та сәламләде.
–    Кадерле укытучылар, хөрмәтле укучыларыбыз, килгән кунаклар! Барчагызны республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән кайнар сәламлим. Бүген зур вакыйга. Бу бәйрәмне Тукаебыз исән булса, күреп ничек сөенгән булыр иде. Телебезнең милләтебезнең киләчәгенә ышаныч бар икәнлеген күрер иде.  Бүгенге зур бәйрәм Тукаебызның туган көненә барыбыздан олы бүләк дип кабул итәргә кирәк. Мәгариф министрлыгы никадәр бихисап эш башкарган. Ун еллык юбилей олимпиадасын киләсе елга тагын да зур чара итеп уздырырбыз. Сәхнәдә җиңүчеләр – алар һәрберсе телебез язмышы өчен борчылучы татарны алтын баганалары. Телебез бар, татар ул дәүләтле халык. Безнең телебез - үзенең әдәби нәфислеге, матурлыгы, үзенең байлыгы белән дөньяда таралган иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Без  телебезне белүебез белән, аның камиллеге белән сокланырга тиешбез. Мондый телнең, бу халыкның һичшиксез киләчәге бар! Киләчәктә телебез язмышына, халкыбыз язмышына куанып һәм җиң сызганып эшлик, – диде Марат Әхмәтов.

Тел бәйрәмендә  “Илһам” Бөтенроссия халыкара иҗат бәйгесенең җиңүчеләре дә сәхнәгә күтәрелде. Гран-прины бу юлы Әлки районы Базарлы Матактан Әдилә Мусина яулады. 
– Быел мин журналистика һәм проза номинациясендә катнаштым. Журналистикада Гөлзада  Сафиуллина турында язган мәкаләм белән чыгыш ясадым. Проза номинациясендә “Җан ярасы” дигән яңа хикәям белән катнаштым. Бу бәйгедә өченче тапкыр көчемне сыныйм. Язу осталыгымны ныгытам. Журналистика факультетына укырга керергә   җыенам, – дип сөйли Әдилә. 

Тантаналы чарада шулай ук ике мәртәбәле премия тапшыру  тантанасы да булды. Аларның берсе – Каюм Насыйри, икенчесе Ризаэтдин Фахретдин исемендәге бүләк. Быел беренчесе буенча 17 гариза, икенчесенә 10 гариза кабул ителгән. Нәтиҗәдә, Биектау районы Ямаширмә авылының “Йолдыз” балалар бакчасы һәм шагыйрә, Казан педагогия көллияте укытучысы Эльмира Шәрифуллина җиңүче булып танылды. 

Ризаэтдин Фәхретдин  исемендәге бүләкләр  Арча районы  Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле укытучысы Миләүшә Зариповага һәм Яшел Үзән районының 5 гимназиясенә тапшырылды.

Туган телебезгә зур хөрмәт һәм ярату тулы тантаналы чара бик  яхшы оештырылган иде. Гадәттә залның аягүрә басып “Туган тел”не җырлавы белән тәмамлана мондый милли чаралар. Бу юлы да җырламыйча кала алмадык. Күбрәк булсын иде мондый затлы милли тантаналар. Аның дулкыны башкаладан район үзәкләренә дә күчсен иде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading