16+

Китап яратмасаң, “Аулак өй”нең бусагасыннан узам димә, яисә көлкегә калуың бик тиз

Узган гасырда әби-бабайларыбыз насыйп ярлары белән табышып кавышкач, шулай дигәннәрдер.

Китап яратмасаң, “Аулак өй”нең бусагасыннан узам димә, яисә көлкегә калуың бик тиз

Узган гасырда әби-бабайларыбыз насыйп ярлары белән табышып кавышкач, шулай дигәннәрдер.

Чөнки аулак өйләр клублары -  дискотекалары булмаган татар авылларындагы   гыйшык утында янган яшь йөрәкләр өчен бердәнбер  аралашу урыны булган. Шуңадыр бик кадерле истәлек  булып  яңа гасырга, безнең көннәргә кадәр  килеп җиткән. Төгәлрәге, туган телебезне  гореф-гадәтләребезне югалтасы килмәгән  фидакарь җанлы замандашыбыз, күпбалалы әни,  журналист Сәрия  Җиһаншина-Закирова  китереп җиткерде аны  дисәк тә арттыру булмас. Караганнар күргәннәр яки катнашканнар белә  - гади аулак өй генә түгел бу. Әгәр китап яратмасаң, укымасаң, белмәсәң “Аулак  өй”нең бусагасыннан узам димә, яисә көлкегә калуың бик тиз.

2021 елдан башлап Казан мәктәпләрендә  (беренчесе 180нче гимназиядә булды) укучылар һәм каләм ияләре арасында барды бу көрәш бәйге.  Безнең газетабыз бу матур башлангычны  хуплап беренче көнендә үк “Аулак өй” арбасы дип язып чыкты.  Әйе, бу арбаның тәгәрмәче шактый шомарды инде бүген. Шуңа да ул  башта  республикабызның байтак районнары буйлап тәгәрәде,  соңрак илебез киңлекләренә дә чыкты. Мәскәү, Питер кебек калаларда яшәүче милләттәшләребезне дә кулларыннан җитәкләп диярлек,   гореф-гадәтләребез, туган телебез сагына бастырды.  

Шунда инде аның асыл кыйммәте. Моны аңлаганнар аулак  өй арбасына  утырды.  Кемдер тартты, икенче берәүләр этте, тәгәрмәченә таяк тыгарга маташучылар да булмады түгел булды.  Ә инде барыр юлы билгеле,  кыйбласы анык,  дилбегәсе ышанычлы кулда   булгач,  менә  бу арба  февральнең соңгы көннәрендә  Тукай ватаны Кырлайга килеп җитте. Һәм  анда ике көн буена финал   ярышлары булды. Беренче  көнне  Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай мәктәбе укучылары  Санкт-Питербургның ”Образ” нәфис сүз студиясенә йөрүче балалары белән  көч сынашты. Ике команданың  да бик  нык әзерләнгәне сизелеп тора иде. Сафаҗайлылар хәтта  бишек тә алып килгәннәр.

Ерак ара дип тормаганнар. Бер авыз татарча белмәгән,  төньяк башкаладан самолетта очып килгән  малай-кызлар да түбәтәйләр дә тапканнар, изүләр дә ясаганнар, хәтта чәчәкле алъяпкычлар да япканнар. “Безгә татар халкын  Җәлил, аның шигырьләре яраттырды”, -  диләр беравыздан. Һәм чатнатып шигырьләрен сөйләп бирделәр, сорауларга җавапларны да белделәр. Аларның һәр хәрәкәтләреннән милләтебезгә ихтирам-хөрмәт,  ярату сизелеп торды. Менә шул аларга җиңү бүләк итте дә инде.  Ә бүләк саллы - “Сәләт” кә юллама. Җәйнең матур көнәрендә  җидесе дә  Биләрдә ял итәчәк,  татар телен өйрәнәчәк. 

Шундый  ук юлламага  Чувашстанның  Озын Куак урта мәктәбе балалары да ия булды. Алар  Урмай мәктәбе   укучылары белән  көч сынашты. Урмайлылар былтыргы финалда  җиңеп, “Сәләт” мәктәбен узганнар инде, шуңа кәефләре бик кырылмады. Ә менә  Түбән  Новгородтан килгән милләттәшләребез җиңүгә  бик өметләнгән булганнар,  көн-төн тырышып әзерләнгәннәр. Җиңү елмаймагач, кәефләре шактый төште. 

Дөресен әйтим жюрида мин дә бар идем, безгә бер дә җиңел булмады. Барлык командалар да (алар сигезәү иде) нык әзерләнгәннәр. Җәлилне яттан беләләр. Сораулар күбрәк аның иҗаты буенча иде. Иң талантлылары,  иң булдыра торганнары гына килгән Тукай ватанына.  Ләкин тәҗбрибәле жюри:  җырчы, ЮНЕСКО профессоры Илсур Сафин, Тел-дәдбият сәнгать институты  галимәсе Нуридә Насыйбуллина,  Казан мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш районы бүлеге методисты Илгизә  Ильясова, Питербург каласында татар театрын җитәкләүче  Гүзәл Исмәгыйлева  май чүлмәген тышыннан аера белүчеләр.

Җиңүчеләр арасында Лениногорск районы  Шөгер мәктәбе  һәм Кайбыч районы Кошман мәктәбе  укучылары да бар.  Кайбыч  һәм Мөслим урта мәктәпләреннән, төп җиңүче булмасалар да,  ярты ел буе “Шәһри Казан” газетасы һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы килеп торачак.  Һәрбер катнашучыны үзләреннән ерак урнашмаган театрларда кызыклы спектакльләр көтәчәк. 

 Казан-Арча-Кырлай-Казан. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Аулак өй" нең бусагасын мин 2021 елда, Казанның иң салкын көннәренең берсендә атлап кердем. Очрашу 180 нче гимназиядә иде. Ул очрашуга, Мәскәүдән кадәр , бик кызыксыну белән килдем мин.. Шәһәр балалары татар шагыйрәләре белән очрашуны ничек кабул итәрләр, аңларлармы..Очрашу башында ук барлык икеләнүләрем юкка чыктылар.Мин балаларның матур итеп татарча сөйләшүләренә, татар әдәбиятын яхшы белүләренә, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребез белән кызыксынуларына бик шатланып, бик канәгать булып кайтып киттем."Аулак өй" белән күп районнарда, шәһәрләрдә булырга насыйп булды миңа! Моның өчен проектның җитәкчесе Сәрия Закировага бик рәхмәтлемен. Чөнки 40елдан артык Мәскәүдә урыс мөхитендә яшәп

    • аватар Без имени

      1

      1

      "Аулак өй "нең бусагасын мин беренче тапкыр 2021 ел кышының иң салкын көннәренең берсендә атлап кердем. Ниндидер кызыксыну да, икеләнү дә бар иде миндә.. Шәһәр баларының татар әләбиятына, гореф гадәтләренә мөнәсәбәтләре ничек, аларда кызыксыну булырмы..Тик очрашу барышында бу икеләнүләремнең юкка икәне аңлашылды..Балалар матур итеп туган телдә сөйләшәләр, классик язучыларның әсәрләрен укыйлар, гореф-гадәтләре белән кызыксыналар!"Аулак өй -көрәш"проекты белән мин Татарстанның төрле районнарында, Төньяк башкалабыз Санкт-Петербургта , Нижгар якларында булдым. 40елдан артык Мәскәүдә урыс мөхитендә яшәп инде читләшә башлаган кешене яңадан үзебезнең татар классик язучыларның әсәрләрен укырга, үз тамырларыма кире кайтырга ярдәм иткән проект җитәкчесе Сәрия Закировага бик рәхмәтлемен!Залия Нуриәхмәтова

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йолдыз апа, РӘХМӘТ! «Аулак өй баттл» заманыннан «Шәһри Казан» иҗат коллективы белән дуслык нык булды, рәхмәт редакциягә, редакторга! Күпме укучыларыбызга ярты елга язылу бүләк итеп, укучыларга газета белән танышу мөмкинлеге дә биргән коллектив! Киләчәктә дә бергәләшеп, укучыларыбыз өчен дә матур эчтәлекле газетаны бүләк итеп милләткә хезмәт итәргә язсын!Ихтирам белән, проект җитәкчесе, тРның журналистлар берлеге әгъзасы- Сәрия Закирова

        Мөһим

        loading