16+

“Күп кенә илләр безнең белән хезмәттәшлек итәргә тели”

Сергей Кравцов Казанда мәгариф министрларының Халыкара форумы кысаларында үткән матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Россия мәгариф министры дустанә дәүләтләрнең илебездәге мәгариф системасы белән кызыксынулары көчле булуын әйтеп үтте.

“Күп кенә илләр безнең белән хезмәттәшлек итәргә тели”

Сергей Кравцов Казанда мәгариф министрларының Халыкара форумы кысаларында үткән матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Россия мәгариф министры дустанә дәүләтләрнең илебездәге мәгариф системасы белән кызыксынулары көчле булуын әйтеп үтте.

Исегезгә төшерәбез, бу минутларда Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне күзаллап» Халыкара форумы уза.  Чарага 30дан артык чит ил делегациясе килде, тагын 10ы видеоэлемтә аша тоташты. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, форум күп кенә илләрнең үзара хезмәттәшлек итәргә теләүләрен күрсәтә. Бигрәк тә Африка илләре зур кызыксыну белән килгәннәр.

— Илебез икътисады үсештә. Нинди генә санкцияләргә карамастан, мәгариф системасы динамик үсештә. Президент куйган барлык йөкләмәләр үтәлә. «Мәгариф»милли проекты гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме – уку нәтиҗәләре бар. Без барлык халыкара тикшеренүләр, халыкара олимпиадалар нәтиҗәләре буенча беренче, без башка илләр белән тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, – диде Сергей Кравцов  журналистлар белән аралашу вакытында.

Форумның төп максаты булып Россиянең үзендәге тәҗрибәсен башка илләргә тарату тора. Мәгариф министры сүзләренчә, чит ил делегацияләре «чит илләрдә рус укытучысы» проекты, югары технологияле проектлар, шул исәптән БДИ үткәрү белән кызыксынган. Талантлы балаларга ярдәм итү белән бәйле проектлар да кызыксыну уяткан. Шулай ук мәктәпләр төзү дә хакында да сораулар булган. 

Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендә иң яхшы үрнәкләрне тапшырганда, һәр илнең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карарга кирәклеген онытмаска кирәк.

—  Күп кенә министрлар традицион кыйммәтләрне яклау турында сөйләделәр. Без Европа илләре һәм АКШ тарафыннан үз кыйммәтләрен һәм мәгариф системасын санкцияләү, басым ясау һәм мәҗбүриләүнең бернинди дә яхшылыкка китермәячәген аңлыйбыз, – диде Кравцов.
Билгеле булганча, министрлыкта аерым илләрдәге укытучыларның белемен күтәрү буенча эш тә алып барыла. Гомумән, укытучыларның белемен күтәрү, педагогик белем бирүне үстерү буенча 34 педагогик югары уку йорты эшләп килә. Аларның һәрберсе теге яки бу дус илгә беркетелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading