16+

Мәктәпләр нигә “яу кыры”на әверелде?

Мәктәпләр бала өчен иң куркынычсыз урын булырга тиеш кебек. Гамәлдә исә башкачарак килеп чыга.

Мәктәпләр нигә “яу кыры”на әверелде?

Мәктәпләр бала өчен иң куркынычсыз урын булырга тиеш кебек. Гамәлдә исә башкачарак килеп чыга.

Уку йортларына һөҗүмнәр илебезнең инде ничә шәһәрендә кабатланды. Узган атнада янә шомлы хәбәр – Брянск гимназиясендәге атыш нәтиҗәсендә, 5 бала яраланган, 2 бала үлгән. Гомере белән саубуллашканнарның берсе – мәктәпкә һөҗүм иткән 8нче сыйныф укучысы, кыз бала.

Соңгы тапкыр мондый фаҗигале хәл 2022 елның сентябрендә Ижауда булган иде. 34 яшьлек Артем Казанцев үзе тәмамлаган мәктәпкә килеп, 15 кешенең гомерен өзде, тагын 24 кеше төрле җәрәхәтләр алган иде. Аңа кадәр, 2021 елда, Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында булган атыш нәтиҗәсендә, 6 кеше һәлак була, 23 кеше яралана. Һөҗүмче шушы ук уку йорты студенты – Тимур Бекмансуров.  Казан да читтә калмады. 2021 елның маенда 175нче гимназиядә бер гаепсез балалар һәм укытучылар каны коелды. Атышны янә шушы мәктәпне тәмамлаган зат – 20 яшьлек Илназ Галәвиев оештырды. Аның кулыннан 9 кеше һәлак булды. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була. Россиядә беренче шундый очрак 2014 елда булган.

Брянск фаҗигасе янә күңелләрне кузгатты. Моңа кадәр коралга олы кешеләр алынса, бу юлы җинаятьченең әле үзе дә бала гына булуы тетрәндерде. Өстәвенә, бу әле кыз бала да. Илебездә мондый хәлнең бер дә булганы юк иде әле.

14 яшьлек кызны мондый куркыныч адымга нәрсә этәргән, ни өчен әтисенең коралы өйдә тиешенчә сакланмаган, мәктәпләрдә иминлек мәсьәләләренә нигә әле дә салкын карыйлар? Сораулар күп – төгәл җаваплары гына юк. Казанда Илназ Галәвиев кылган җинаятьтән соң Россиядә корал әйләнешен дә чикләделәр, ләбаса. Хәзер 21 яшькә кадәрге кешеләргә аны сату тыелды. Әмма барыбер мылтык 8нче сыйныф баласы кулына эләккән. Әтисенең сейфыннан урлаган диләр. 

Фаҗигале хәл булган саен мәктәптә куркынычсызлык мәсьәләләре турында сөйли башлыйлар. Вахтада утырган әби-бабайларны профессиональ сакчыларга алмаштыра башлады, уку йортына теләсә кем үтмәсен өчен кодлы йозаклар куялар, видеокүзәтү системалары урнаштыралар. Тик күргәнебезчә, иминлеккә тиешле игътибар бирмәүчеләр әле дә бар. Фаҗига булган мәктәптә дә, әнә, сакчылар белән килешү озайтылмаган, металл рамкалары эшләмәгән. 
Үсмерне, бигрәк тә кыз баланы, бу адымга нәрсә этәрүе әлегә төгәл билгеле түгел. Сыйныфташлары кыерсытуы, заманчалатып әйтсәк, буллинг сәбәп булган дигән сүзләр йөри. Моңа кадәр булган фаҗигаләрдә дә төп этәргеч дип нәкъ менә шушы күренеш аталган иде.

Гомумән, буллинг – бүген үсмерләр, яшьләр сөйләмендә еш яңгыраган сүзләр рәтендә. Чит илдән килеп кергән «хейт», «хайп», «троллинг» ише модалы терминнарның берсе генә түгел бу, соңгы елларда аеруча җитди төс алган проблема. Һәр өченче бала шәхес булып җитлегү дәверендә шушы күренеш белән очраша, ди психологлар. Инглизчәдән ул «куркыту», «кыерсыту», «җәберләү» дип тәрҗемә ителә.

Күреп торабыз, җәмгыятьтә агрессия артты, үз фикереңне өстен куеп, башкасын кабул итмәү, бар дөньясына ачу саклау, юктан гына да кабынып китеп, талаш-ызгышлар килеп чыгу, хәтта физик көч куллануга кадәр җиткән очраклар турында ишетеп-күреп торабыз. Олылар арасында шундый вазгыять булганда, психик яктан җитлегеп бетмәгән балалар һәм үсмерләрнең үзара мөнәсәбәтләре кискенләшүе гаҗәп хәл түгел. Әмма өлкәннәр тормыштагы мондый күренешләргә каршы торыр хәлдә булса, яшь буын вәкилләре күңелендә мәктәп елларындагы җәберләүләр төзәлмәс яра калдырырга мөмкин.
Психологлар белән аралашып, бу күренешнең асылына төшенергә, аңа каршы тору юлларын ачыкларга тырыштык.

Айсылу Әхмәдиева, үсмерләр һәм олылар психологы:
Буллинг темасы бар иде һәм хәзер дә бар. Бу яңа күренеш түгел. Хәзер  миңа да мондый мәсьәләләр белән ешрак мөрәҗәгать итәләр. Чөнки хәзерге әти-әниләрнең бу юнәлештәге белем дәрәҗәсе югарырак һәм алар үзен кыюрак тота. Балалар үзләре дә психология белән кызыксына. Бу хакта укый, өйрәнә, үзләре психологларга мөрәҗәгать итә. 
Буллинг, баланы кулына корал алырга этәрергә мөмкинме, дигән сорау шактый катлаулы. Яшүсмерләрдә үлем бик нык романтизацияләнгән. Алар аны ахыр нокта буларак кабул итми. Мисал булып күпкатлы йортлар тәрәзәләреннән ташлануны китерергә мөмкин. Әгәр дә бала даими рәвештә ата-аналары, укытучылар, сыйныфташлары ягыннан җәберләүләргә дучар булса, ул корбан сыйфатында кимсетү ачысын тоймас өчен, үзе үк кыерсытучыга әверелергә мөмкин. Көч куллану һәрчак көч куллануны тудыра.
Брянскта булган фаҗиганең сәбәбе бу яки теге дип төгәл әйтеп булмый. Бердәм рецепт юк. Әгәр дә үсмер ата-анадан ябылса, аның газаплануын, депрессиясен сизмәскә дә мөмкиннәр. Балаларда ул өлкәннәрдәге кебек ачык чагылмый.

Гүзәл Шәйхетдинова, Казанның 182нче лицее психологы, нейропсихолог:
Буллинг темасы бүген бик актуаль, чөнки мәктәпләрдә бу турыда күп һәм ачыктан-ачык сөйләшәләр. Даими рәвештә балалар, ата-аналар һәм педагогик состав белән профилактик чаралар үткәрелә. Әмма кызганычка, буллинг очраклары барыбер булып тора. Психологик тестлар мәктәп психологына куркыныч төркеменә кергән балаларны ачыкларга бик нык ярдәм итә. Әмма психологик тестка карап кына диагноз кую һәм бала үз-үзен ничек тотачагын алдан күзаллау мөмкин түгел. Әгәр дә баланың сәламәтлеге өчен куркыныч янауны күрәбез икән, без әти-әниләргә белгечләргә (медицина хезмәткәрләренә) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Әмма кайберәүләр бу киңәшләргә салкын карый. 

Буллингка дучар булганнарның һәрчак эмоциональ проблемалары бар. Еш кына кимсетүләргә үзбәяләве түбән булган, өйдә аңлау һәм хуплау күрмәгән балалар дучар була. Бала проблема белән берүзе генә калмасын өчен, әти-әниләргә балалар белән күбрәк вакыт уздырырга, аларны тәнкыйтьләмәскә киңәш итәм. Ярату һәм аңлау мохитендә үскән балаларның яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары да кимрәк була. Ябылу, апатия, мәктәпкә барырга теләмәү сагайтырга тиеш. Гомумән, буллинг темасы – бик катлаулы, һәр очрак индивидуаль һәм кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. 

Миләүшә Хәйретдинова, Казан федераль университеты мөгаллимәсе, психолог:
Консультацияләргә мәктәптә буллинг күренешенә зар белдереп килүчеләр шактый. Әмма, мине кыерсыталар, түбәнсетәләр, кыйныйлар, дип турыдан-туры әйтүчеләр сирәк. Күпчелектә, ата-аналар балада үзбәяләве түбән булуга, мәктәптә өлгерешлеге аксауга, аның ялкаулык күрсәтүенә, күңел төшенкелегенә, мәктәпкә барырга теләмәвенә, начар яраклашуына, дуслары булмавына борчыла. Бала һәм әти-әни белән сөйләшә башлагач, проблеманың үзәгендә нәкъ менә буллинг икәне ачыклана. 

Буллинг нигезендә баланың кичерешләре ята. Буллинг белән шөгыльләнгәненә дә, буллингка дучар булганына да, бу күренешне күзәткәненә дә нидер җитми. Балада аралашу күнекмәләре булмау, үз фикерен анык, ачык һәм адекват итеп җиткерә белмәве аркасында ул шушындый үз-үзен тотыш формасын сайлый да. 
Баланың буллингка дучар булуны ничек сизеп була соң? Психик киеренкелектә озак торганда, бала организмы стресс кичерә, адреналин гормоны күпләп бүлеп чыгарыла. Ул ашкайнату системасы эшчәнлеген тоткарлый, бала начар ашый башлый яки бөтенләй ашаудан кала. Шулай ук баш мие аппараты өлешчә яки тулысынча «сүнә». Бала начар укый, мәктәпкә барырга теләми, мәктәп турында яки сыйныфташлары турында сүз чыкканда, ирексездән еларга тора, күңел төшенкелеге, ялкаулык билгеләре барлыкка килә, үсмер үз-үзенә кул салу турында да уйларга да мөмкин. Шулай ук, киресенчә, бала агрессия күрсәтә башлавы ихтимал.

Буллингтан котылу өчен нишләргә? Беренче чиратта, бала әти-әнисе беләнме, укытучысы беләнме, ышанычлы мөнәсәбәтләрдә булырга тиеш.  Кечкенәдән үк үзенә куркыныч янаганда ярдәм итәрдәй, аның яклы булырдай кеше барлыгын белеп торуы мөһим. Ул ярдәм сорауның көчсезлек билгесе түгеллеген белеп торырга тиеш. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading