16+

Математиклар җыелды

Бүген Казанда «Россиядә математика фәнен укыту концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге» дип аталган форум уза.

Математиклар җыелды

Бүген Казанда «Россиядә математика фәнен укыту концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге» дип аталган форум уза.

Чарада республиканың математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнаша. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый зур чара республикабызда беренче тапкыр оештырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, форумда Татарстанда «фәннәр патшасы» үсеше турында фикер алышачаклар һәм гомумән Россиядә математик белем бирүнең концепциясенә күзәтү ясаячаклар. Чара кысаларында, Казанның 12 мәктәбенең - математик белем бирү үзәкләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Форумда катнашучылар өчен ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр һәм төрле остаханәләр дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading