16+

"Миллилекне саклап калулары, балаларның чиста татар телендә сөйләшүе гимназиянең көче турында сөйли"

Казанда Белем бәйрәмендә 18нче татар гимназиясенең яңа корпусы ачылды. Ул “Галәм” дип атала. Исеме үк бик зур төшенчәне аңлаткан әлеге уку йорты балаларга зур мөмкинлекләр ачар төсле. Андагы матурлык, миллилек, заманча технологияләр һәм балалардан да күбрәк сөенгән ата-аналар йөзләрен күреп, үземнең дә шунда белем аласым килеп китте.

"Миллилекне саклап калулары, балаларның чиста татар телендә сөйләшүе гимназиянең көче турында сөйли"

Казанда Белем бәйрәмендә 18нче татар гимназиясенең яңа корпусы ачылды. Ул “Галәм” дип атала. Исеме үк бик зур төшенчәне аңлаткан әлеге уку йорты балаларга зур мөмкинлекләр ачар төсле. Андагы матурлык, миллилек, заманча технологияләр һәм балалардан да күбрәк сөенгән ата-аналар йөзләрен күреп, үземнең дә шунда белем аласым килеп китте.

Гимназия Кол Гали урамы 18 йорт адресы буенча урнашкан. Татар гимназиясенең нәкъ менә шул исемдәге урамда булуы да юкка түгелдер сыман. Яңа уку елында парталар артына 670 укучы утырачак, шуларның 95 – беренче сыйныф балалары. Белем бирүгә 41 укытучы җиң сызганып керешәчәк. 

Гимназия ике корпустан тора. Элеккеге корпус 1982 елда балалар бакчасы буларак төзелгән һәм 1994 елда гимназия итеп үзгәртелгән. Халык тыгыз яшәгән районда урнашкан уку йорты мәйданны киңәйтүгә мохтаҗ булган. Элегрәк мәктәп укучылары 240 урынлык проект куәте булган 2600 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинада шөгыльләнгән. Яңа төзелгән корпус – өч тапкырга зуррак, аның мәйданы якынча 10600 квадрат метр, өстәмә урыннар саны – 300.

Яңа мәктәп ачылышы белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин килгән иде. 

Уку елы быел кертелгән яңалык буенча Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Яңа корпусның беренче катында мәктәп рестораны форматындагы ашханә урнашкан, анда берьюлы 200дән артык укучы туклана алачак. Шулай ук яңа корпуста балконлы 350 урынга исәпләнгән актлар залы, спорт залы һәм заманча уку класслары бар. Яңа корпусның дүртенче катында якты ял итү зонасы бар. Биредә укучылар аралаша, кул көрәштерә, шахматта үзләрен сыный, төрле уеннар уйный, китап укый алалар. Аның планы һәм дизайны стратегик сессиядә укучылар һәм укытучылар белән берлектә эшләнгән.

– Без мәктәпнең проблемаларына игътибарсыз кала алмадык. Шуларны күтәреп, Президентыбызга мөрәҗәгать иттек, ул идеяләрне хуплады. Һәм, ниһаять, биредәгеләр шундый матур Президент бүләгенә ия булдылар. Мәктәп, чыннан да – үзенең эчтәлеге белән өлге, үрнәк булырлык уку йорты. Заманында Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керүе күп нәрсә хакында сөйли. Россиядә мәктәпләр бик күп. Ул исемне матур сүз өчен түгел, ә эш эчтәлеге өчен бирәләр. Еллар нинди халәттә булуга карамастан, миллилекне саклап калулары, балаларның чиста татар телендә сөйләшүе гимназиянең көче турында сөйли. Киләчәктә тагын да камилләшер өчен хәзер мөмкинлекләр артты инде. Әлеге гимназияне алдагы елларда да башкалабызга һәм башка шәһәр-районнарыбыздагы мәктәпләргә үрнәк булырдай, алдан юл салып бара, яңа эш һәм тәрбия алымнары эзли торган, килеп кызыксынырлык тәҗрибә үзәге булыр дип өметләнәм, – диде Марат Әхмәтов. 

Яңа корпуста урта һәм өлкән сыйныф укучылары дәресләре узачак. Төп бинага капиталь ремонт ясалган һәм класслар башлангыч мәктәп сыйныфлары буларак җиһазландырылган.

Ишек алдында урнашкан матур уен мәйданчыгы балларның яраткан урыны булачак. Парта артында утырып арганнан соң, укучылар тәнәфесләрдә актив ял итә алачак. Моны кайгырткан укытучыларга, җитәкчеләргә “афәрин!” диясе генә кала. 

Исегезгә төшерәбез, Казанда соңгы елларда демографик үсеш күзәтелә. 2005 елда башкалада 11 мең бала туган булса, узган ел бу сан 20 меңгә якынлашкан. Туучылар санының максимумы 2015 һәм 2016 елларга туры килә, ул чакта туу турында 24 мең һәм 24,5 мең акт теркәлгән.

Нәтиҗәдә, агымдагы уку елында парталар артына 167 меңнән артык бала утырачак, алар арасында 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы бар. Беренче сыйныф укучылары саны буенча Киров районының 188нче “Бионика” лицее һәм Совет районының 185нче лицее рекордчы мәктәпләр булды. Аларда 812 беренче сыйныф укучысы өчен 15 сыйныф ачылды.

Соңгы 5 елда, 2017 елдан башлап, Казанда 16,1 мең урынлык 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпуслары, 7,6 мең бала өчен 34 балалар бакчасы төзелде. 24 мәктәп һәм 51 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән. Бу миллионлы шәһәрләр арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading